Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районга 95 ел

Александр Власов халык күңелендә хаман да яши

Күп кенә газета укучыларыбыз соравы буенча данлыклы хуҗалык җитәкчеләре, легендар шәхесләребез хакында сөйләүне дәвам иттерергә булдык. 

Күпләр өчен  билгесез булып кала барган, районыбызда беренче мәртәбә “миллионер колхоз” исемен йөрткән Олы Кулга авылының элеккеге “Новая жизнь” хуҗалыгы җитәкчесе, фронтовик, Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры Александр Константинович Власов әнә шундыйларның берсе. 
Ни кызганыч, бүген авылда аның данлы эшләре хакында белүчеләр генә бик сирәк калган. Хәтта кунакка кайткан кызы Валентина Александровнадан да тулы мәгьлүматлар ала алмавыма борчылып кайткан идем.  Ярый әле районыбызның тарихын барлап торучы, Балык Бистәсендә эшләүче туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре бар. Тиз арада  кирәкле документлар белән тәэмин иттеләр. Менә шуларга таянып һәм үземнең хәтер дәфтәремдә актарынып чираттагы  язмама керештем.
Александр Константинович гади крестьян гаиләсендә туган. Һәрбер авыл малае кебек ул да  5 сыйныфны тәмамлап өлкәннәргә хуҗалык эшләрендә булышкан, кечкенәдән олы хезмәт чыныгуы алып үскән. Бәлки әле нәкъ менә шуның нәтиҗәсе буларак  авылдашлары аны бик яшьли кырчылык бригадасы җитәкчесе итеп сайлап куйганнар. Ә ул елларда колхоз 4 авылны берләштергән. Егетнең үзенә йөкләнгәнне зур җаваплылык  белән башкаруын һәм барыннан да бигрәк көчле оештыру сәләтенә ия булуын күрә белгәннәр җитәкчеләре. Аннары авыл җирендә барысы да уч төбендәге төсле, кемнең нәрсәгә сәләтле булуы бик тиз күренә, барысы да бер-берсен яхшы беләләр, эшенә гадел бәя дә бирәләр. Шулай итеп берничә ел дәвамында күңелен биреп эшләп йөргән җиреннән егетне авыл халкы олылап 1939 елда хәрби хезмәткә озаталар. Ул Кавказ артына тупчылар частенә билгеләнә. Колхоз производствосының алгы сызыгында булган егет хәрби хезмәттә дә сынатмый. Ике елдан артык дәвам иткән хәрби хезмәтендә уңышларга ирешкәне өчен аны туган авылына 10 тәүлек ял белән бүләклиләр. Бар дөньясын онытып авылдашлары, дуслары, туганнары янәшәсендә бергәләшеп болыннарда печән чабып  йөргәндә барлык кешелек дөньясын тетрәндереп сугыш башлану хәбәре килеп ирешә. Ул икенче көнне үк, законлы ялын тәмамларга да өлгермичә кире үз частенә чыгып китә. Якташыбыз өлешенә тигән фронт юлы бер дә җиңелләрдән булмый. Аңа Кырымны, Сталинградны фашист илбасарларыннан азат итәргә туры килә. Ә менә Курск дугасындагы мәхшәрдә күрсәткән кыюлыклары өчен совет солдатының иң олы бүләге “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр үзен. Украина, Молдавияне азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен аңа  икенче мәртәбә кабат әлеге медальне тапшыралар.  Ә Румыния  азатлыгы өчен барган яу кырында  яраланып өч ай госпитальдә дәваланганнан соң кабат фронтка кайта. Бу юлы инде хезмәттәшләре  белән алар Көньяк Пруссия җирен азат итүгә керешәләр. Тик менә Кёнигсберг (хәзерге Калининград) өчен барган каты бәрелешләрдә  кабат  каты яралана. Җәрәхәте җитди була егетнең. Аяк сөяге чәрдәкләнә, хәрби табиблар  сөякләрен берәмтекләп җыеп катлаулы операция ясыйлар. Шулай итеп аңа көтеп алынган җиңү көнен госпиталдә каршы алырга туры килә. Ә инде хәле беркадәр җиңеләйгәч, 1945 елның ноябрендә хәрби хезмәтен дәвам итә алмау сәбәпле аны туган ягына озаталар. 
Ә авылда исә хәлләр тагында кискенрәк, бер сүз белән әйткәндә  бик катлаулы була. Җимереклек, колхозда эшләргә эшче көчләр, бигрәк тә ирләр кулы җитешми, маллар нык кимегән, атлар саны да юк дәрәҗәсендә. Сугыш кырында партия сафына кандидат буларак кабул ителгән фронтовик, авылда бердәнбер партия әгъзасы булганлыктан аны авыл Советы рәисе итеп билгелиләр. Район үзәгенә партия комитеты җыелышларына аңа күбесенчә  15 чакрым юл үтеп авылдан җәяү йөрергә туры килә. Биредә 8 ел эшләгәч  авылдашлары фронтовик егетне 1953 елда “Новая җизнь” колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Ә бу колхоз өчен иң авыр еллар була. Колхозда ни бары 60 баш савым сыер калган, аларның да ашарларына азык запасы исәпле. Ел дәвамында алар дәүләткә нибары 1 мең килограмга якын гына сөт савып алып озатканнар. Шуның өстенә әле фермалар җимерек, күп бригадаларда терлекләрне читәннән үреп ясалган, түбәсенә салам түшәлгән  биналарда асрыйлар. Район газетасында беренче хезмәт юлын башлаганда үземә дә Осиновка авылы читендәге ярым җимерек  мондый биналарны күргәнем булды. Тик алар инде файдаланудан чыгып тарихи бина ролендә калган иделәр. Шул чорларда легендар колхоз рәисе белән күп мәртәбәләр күзгә-күз очрашырга насыйп булды. Аның һәр кеше белән бик гади, үз тиңедәй күреп җылы аралашуы нык күңелемә сеңеп калган иде. Кайберәүләр кебек бервакытта да үзен башкалардан өстен куймады, безнең яшь белгечләргә кимсетеп карамавы белән дә күңелдә якты хисләр калдырды.  Аннары тагын шунысы да нык истә калган, биш сыйныф белемгә генә ия булса да ул игенчелек һәм терлекчелек технологиясен баш белгечләрдән дә яхшырак белә иде. Әһәмиятле саннарны да һәрвакыт хәтерендә  саклый белде, кайбер мөһим күрсәткечне бер вакытта да кәгазьгә карап әйткәне булмады. Аннары сүзен уйлап, үлчәп сөйләве һәм үтә дә гади, тыйнак әмма бик тә хуҗалык җанлы булуы  күңелемә хуш килде. Кайчан гына барып керсәң дә ачык йөз белән каршылады, үз тиңедәй күреп аралашты, кайберәүләр кебек вакытым бик кысынкы, дип бервакытта да үз эшләре буенча чыгып качу ягын карамады. Гомумән, мин аның беркайчан  да зарлануларын ишетмәдем. Шушы җаваплы хезмәт урынында 22 ел  эшләп авылдашлары алдында йөзе якты, күңеле тыныч, шат булды аның. Үзенең туган төбәген мәктәпле, балалар бакчалы, мәдәният йортлы итте. Авылдашлары өчен торак йортлар төзеп бирде һәм электр челтәре, су үткәргечне дә ялгышмасам районда беренчеләрдән булып үз авылына сузучыларның берсе иде ул. Шул ук вакытта үз йорт-җирен яңарту, шәхси мәнфәгатьләрен өстен кую,  хатыны Зинаида Ивановнаны, балаларын җиңелрәк эшкә урнаштыру кебек гадәтләр аның өчен чит, ят күренеш иде.  Кыскасы, барлык авылдашлары төсле бер дәрәҗәдә эшләде һәм яшәде ул. Бәлки үзенең гадел, ачык йөзле булуы һәм гадилеге,  халкы белән җиңел аралашып гомер итүе аңа дан өстәгәндер дә. Бар гомерен колхозын үстерүгә, авылдашларының тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга багышлаган ветеран үзенең 80 яшьлек юбилееннан соң озак яши алмыйча 1999 елда вафат булды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса