Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Яшьлек хатирәләре

Без Чаллыбаш авылында туып үскән кешеләр. Балачагыбыз шунда үтте. Һәркайсыбыз төрле якларга таралып, гаилә корып яшәсәк тә, авылыбызны онытмыйбыз. Җае булган саен бәйрәмнәрдә бергә җыелып туган нигезгә кайтабыз, урам әйләнәбез, яшьлек вакытларын искә төшерәбез.

Соңгы очрашуыбызда балачак, яшьлек хатирәләрен яңартып Сикерсәнә урманына юл тоттык. Безнең барыбызга да ул урман бик таныш. Анда әти-әниләр белән печәнен, утынын әзерли, җиләкләр җыя идек. Урманга килеп керү белән хәйран калдык, ул бик үзгәргән, җиләк җыеп йөргән аланнарны агач баскан, урман эчендә без йөргән юллар, сукмаклар да юкка чыкан. 
Балачак истәлекләрен яңартып, озак кына сөйләшеп утырдык. Балаларыбыз безне тыңлап, хәйран калдылар. Аларга бу күренеш әкияттәге кебек тоелды. Сөйләшеп утырганнан соң, самовар кайнатып чәйләр эчтек. Соңыннан кайтыр юлга чыктык. Кечкенә энебез Якуб: "Мин сезне хәзер Ибрай елгасы аша алып кайтам",-диде. Елгага килеп кергәндә Олы абыйның үзе салган, туган-тумачалар белән җыелышып утыра торган йорты бар. Йорт моңсуланып, оныттылар мине, дигәндәй, ялгыз тора. Өй эчендә хәтер сандыгы сыман хатирәләр саклана. Шушы Ибрай елгасына бала вакытта күрше кызлары белән уйнарга йөри идек. Әниләр анда иртән бозау арканларга йөрде. Без исә төш вакытында бозауларга су эчерергә киләбез. Менә шулай үткәннәрне уйлап, барысын да искә төшереп, туганнар белән ял итеп кайттык. Гомер дигәне, туктап тормый уза да китә икән ул.  
Без бүгенге көндә биш бертуган исән-саулар, Аллага шөкер. Барыбыз да дус-тату яшибез. Төп йортка бәйрәмнәрдә җыелабыз. Йортыбызда әниебез,  Якуб, киленебез Тәгъзимә көтеп алалар, кунак итеп озатып калалар. Әнә шулай исәнлектә аралашып яшәүләргә ни җитә?!
                         

 Минсара Хәйриева (Имамиева).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса