Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

“Собибор” филмын балаларга күрсәтергә ярыймы?” (Бер фикер)

Быел Собибор үлем лагеры әсирләренең азатлык өчен баш күтәрүләренә 75 ел була. Бу төрле ил,милләт кешеләренең берләшеп фашистларга каршы күтәрелүе турында  уникаль тарихи вакыйга.


1943 елның 14 декабрендә нацистлар лагерында үлемгә дучар ителгән, кимсетелгән, хәлсезләнгән әмма рухи яктан сынмаган әсирләр совет офицеры Александр Печерский житәкчелегендә баш күтәрәләр. Әсирләрнең күбесе бу бәрелештә һәлак булалар. Печерский бер төркем көрәштәшләре белән лагерьдан качып партизаннарга кушыла һәм фашистларга каршы көрәшен дәвам итә. Сугыштан исән кайта һәм 60 нчы елларда Собибордагы  баш күтәрү турында китап яза. Фильм да шул истәлекләргә нигезләнеп төшерелгән.
Константин Хабенскийның режиссерлык дебюты булган “Собибор” тарихи лентасы прокатка 3 майда чыкты. 8 майда район Мәдәният йортында күрсәтелде.
Бу баш күтәрүне әзерләгән тоткыннарның батырлыгы, ныклыгы, зирәклеге турындагы вакыйга. Шул ук вакытта анда үлем машинасы белән идарә итүчеләрнең, газ камераларында кешеләрне үтерүчеләрнең вәхшилеге турында да сөйләнә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Собибор” фильмының социаль әһәмиятен исәпкә алып, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатынан мәктәп укучыларына, студентларга оешкан төстә күрсәтүне, соңыннан фильм турында фикер алышуны оештыруны  тәкъдим итте.
“Авыл офыклары” газетасында басылган “Собибор”ны балаларга күрсәтергә ярыймы” дигән мәкалә  авторы белән килешә алмыйм. Бу уңайдан үз фикерләремне җиткерәсем килә. Мин, хатын-кыз, ана, әби, тамашачы буларак, мәкалә авторына, барлык ата-аналарга балалары белән бергәләп әлеге фильмны карарга тәкъдим итәм. Интернетта язылган фикерләр аша гына нәтиҗәләр ясау дөрес түгел. Кешеләр төрле, шуңа күрә фикерләр дә бер төрле була алмый. 12 яшьлек үсмер–шәхес, аларның интернетта нәрсәләр караганын сез күз алдына да китерә алмыйсыз. 12 яшьтә мондый фильмны балаларга күрсәтергә кирәк дип саныйм, чөнки 16 да инде соң булуы бар. “Собибор”–тарихи вакыйга, трагедия. Фашизмның нәрсә булуын, кешелеккә никадәр кайгы-хәсрәт китерүен белү, истән чыгармау өчен бу фильмны карарга кирәк.
  

 Лидия Давыдова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса