Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Нигә Иске Арыш авылы чүп-чарга күмелгән?

Язгы ташу инде үткәндә калса да Иске Арыш авылында ташудан калган ерганаклар әле дә саклана. Авыл халкы ул ерганаклардан котылу чарасы итепме ул чокырларны чүп-чар тутырып куюны кулайрак күреп, күмеп куясылары килгән  күрәсең. Элеге фотолар шуларның дәлиле булып тора.

 Кайчандыр авыл уртасында бик күп еллар дәверендә халыкка хезмәт күрсәткән кибетне узган ел сүтеп алганнар. Әммә аннан калган чүп өемен җыеп, җыештырып куярга куллары җитмәгән. Шул чүп өеме Иске Арыш авылы халкына хезер дә кибетнең кайчандыр барлыгын исләренә төшереп тора.

 Ә менә бу фотодагы күпер халыкка да, хәйваннарга да хезмәт күрсәтә.

Һәр иртән мәктәп  балалары бу “искитмәле күпердән” укырга баралар. Алар өчен өйдә борчылып  калган әти-әни алар кайтып күзгә күренми җан атып тора.

Нигә Иске Арыш авылы шул кадәр пычыракка батып, чүп-чарга күмелеп яши? Бу сорауга килгән җавапны без киләсе язмабызда сезнең игътибарыгызга ирештерергә тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса