Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Мондый сугышны кабат күрергә язмасын иде.

1941 нче елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Илебезне фашистлар басып ала. Аны саклар өчен авылыбыздан бик күп ир-атлар: әтиләр, абыйлар,егетләр сугышка китәләр. Безнең әтинең бабасы Мингарипов Габделгазиз сугышның беренче көненнән алып азагына кадәр яуда булган,исән-сау әйләнеп кайткан.

Әнинең бабасы Пулатов Мөстәкыйм дә Берлинга кадәр барып җиткән,исән-сау әйләнеп кайткан.

Ә авылда әби-апалар, эшкә яраклы балалар, үзләрен аямыйча, тыл өчен,фронт өчен нинди генә авыр эшләрне башкармыйлар. Сыерларын җигеп,хәтта җир сукалыйлар,тырмалыйлар.Тормышлары бик авыр була,туйганчы ашарга ризык юк. Ачлыктан газаплана торгач,черек бәрәңгегә кадәр ашарга туры килә,төрле үләннәр белән туеналар.

Сугыштан кире өйләренә әйләнеп кайта алмаганнар хисапсыз. Исән кайтканнарның аягы яисә кулы юк,контузия алганнары да куп була.

Мондый сугышны кабат күрергә язмасын иде. Үткәннәрне искә алып сөйләргә генә булсын! Һәрвакыт күгебез аяз булсын,тыныч тормышларда яшәсәк иде.

Мингарипова Әдилә - Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев