Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Күгәрченнән Инзилә Сәләхиева кемне горурлыгы саный

Минем бабамның әтисе Сөләйман бабам - Икенче Бөтендөнья сугышында илебезнең азатлыгын яклап сугышкан солдатларның берсе.Бүгенге көндә тормышыбызның матур,күгебезнең аяз,иртәләребезнең тыныч булуында аның да өлеше бар.

Сәләхетдинов Сөләйман Сәләхетдин улы 1900 нче елның 21 сентябрендә Казан губернасы Лаеш өязе Урахчы волосте Балтач авылында, гаиләдә өченче бала булып туа.
Әтисе Мөхәммәдиев Сәләхетдин Мөхәммәт улы урта хәлле крестьян була,күп итеп терлек һәм 90 баш умарта тота.

Авыл мәдрәсәсендә 3 ел гарәп телен өйрәнә.Революциядән соңгы давыллы еллар бу нык,таза хуҗалыкны да читләтеп узмый.1930-1935нче елларда авылларда кулакларны сыйныф буларак юкка чыгару сәясәте башлана.Бу исемлеккә урта хәлле крестьяннарны да керткәннәр.Хуҗалыктагы барлык мал-мөлкәт тартып алына.Сөләйман бабайның әти-әнисе бу кайгыны күтәрә алмыйлар,озак та узмый вафат булалар.

1942 елда авыр яралана һәм контузия ала.Сәламәтлеге какшау сәбәпле, өйгә кайтарыла.Ә авылда ачлык-ялангачлык,авыр хезмәт көтә.Ир-атлар сугышта,бөтен авыр хезмәт хатын-кызлар,балалар һәм сугыштан яраланып кайтучы солдатлар җилкәсенә төшә.Фермада да,балта остасы булып та эшләргә туры килә аңа.Хатыны Маһикамал белән 5 малай тәрбияләп үстерәләр.Сугышта алган яралар еллар үткән саен үзләрен ешрак сиздерә бара. 1982 нче елның 15 нче апрелендә вафат була.

Сөләйман бабам Ватаны өчен үзенең гомерен дә кызганмыйча, авыр сугышны җиңеп, дөньяны зур афәттән коткарып, туган илебез бәхетле тормышта яшәсен өчен, көчен кызганмый.Мин, әлбәттә ,Җиңүгә зур өлешен керткән батыр бабам белән горурланам.

Сәләхиева Инзилә - Күгәрчен урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев