Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Күгәрченнән 500 кеше сугышка киткән, аларның яртысы кайтмаган

Кугәрчен авылыннан да 500 дән артык ир-ат сугышка киткән.Шул кешеләрнең 250 гә якыны туган якларына кире әйләнеп кайткан.

Минем дә бабам Нәҗип Фатыйхов сугыш авырлыгын кургән кеше. Аны 1942 нче елда сугышка алып китәләр . Бабам полк разведкасында хезмәт иткән. Ә бу инде адым саен үлем белән очрашу дигән сүз. Бик каты авырлыклар күреп, немец фашистларын җиңеп, ул исән-сау гына туган ягына кайта .

Авылга кайткач, бабам бөтен авыр хезмәтне башкара. Бөтен тирә-юньдә юклык, җимереклек. Ашау -эчүгә кытлык була. Сугыштан соң күп еллар гомер кичергәч, бабам үпкә чиреннән вафат була. Мин бабам белән чын күңелдән горурланам. Ул безнең ватаныбыз, гаиләбез өчен онытылмаслык батырлыклар курсәткән.

Галиуллин Ирек-Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев