Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Күгәрчен мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Әдилә Мингарипова: " Мин Өфедә булдым"

Кышкы каникул көннәре бик истәлекле үтте. Без гаиләбез белән Башкортстан республикасының Салават шәһәренә туганнарга кунакка бардык. Сигез сәгатьлек юлда мин тирә-як табигатен кузәтеп бардым. Төрле шәһәрләр,таулы юллардан үтәргә туры килде. Минем өчен иң истә калганы-Уфа шәһәрендә куелган Салават Юлаев һәйкәле. Мин аны үзебезнең Кремль янында урнашкан Муса Җәлил һәйкәле белән...

Тау башында балкый бер кала,

Ул кала Уфа дип атала-дип, җырларда җырлана. Чыннан да, тау башына урнашкан бу калага сокланмый мөмкин түгел.

Салават шәһәре дә бик ошады. Бөтен җир бәйрәмчә бизәлгән. Әкияти бер паркта бергәләп тау да шудык. Нинди генә төрдә шугычлар юк анда.

Туганнарыбыз белән күңелле генә ял иткәч, кабат кайту ягыбызга - туган Татарстаныбызга юл тоттык. Табигать үзен төрле яктан күрсәтте: әле бөтерелеп-бөтерелеп кар яуды,әле көчле җилләр исте. Кар бөртекләренең җемелдәве күзләрне камаштырды.

Ниһаять, кайтып та җиттек. Туган авылым,туган йортымны сагынып кайттым,туган якның табигате дә якын, үзенә бер төрле күңелгә ял бирә.

Мин үземнең сәяхәтемнән бик канәгать. 2017 нче ел гел шулай күңелле истәлекләргә бай булсын! Илебездәге барлык халыкларга тынычлык,татулык,исәнлек - саулык, зур бәхетләр телим!

Әдилә Мингарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев