Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Күгәрчен мәктәбе укучылары колагына студентлар ни пышылдаган

Мәктәп тормышында укудан тыш, күңелле, шул ук вакытта файдалы чаралар да үткәрелеп тора. Әмма монысы үзгәрәк калыпларда узды.

Шушы көннәрдә Күгәрчен мәктәбе канат ныгытып очырган кошчыкларын "Студентлар очрашуы"на җыйды.
Кичәне 9-11 нче сыйныф укучылары оештырды. Студентлар да шактый кайтканнар иде. Быелгы очрашу, башка еллардан аермалы буларак, чәй табыны артында үткәрелде. Пешекче апаларыбыз кайнар коймаклар белән сыйладылар. Ризыклы мул табыннар артында күңелле, кызыклы уен-сораулар, җыр-әңгәмәләр белән үрелеп барган кичәбез барыбызга да ошагандыр дип уйлыйбыз.
Очрашуга кайткан студентлар үз уку йортлары белән таныштырдылар, 9-11 нче сыйныф укучыларына киңәшләрен бирделәр, алдагы имтиханнарында уңышлар теләделәр. Укыткан укытучылары да теләкләр теләп, олы тормышка юл күрсәттеләр. Соңыннан барыбыз да дискотекада күңел ачтык.
Педагог-оештыручы Фирдәвес апага, үзенең моңлы тавышы белән кичәгә ямь биргән 11нче сыйныф укучысы Миләүшә Әмировага, мәдәният йорты директоры Васил абый Мөбәрәкшинга, сәнгать җитәкчесе Гөлфирә апага Кәлиева зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Инзилә Сәләхиева,

Күгәрчен мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев