Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Инсаф Әгъзәмов( Балык Бистәсе): Туганнарымнан үрнәк алуны мең хәерлерәк саныйм

Борын-борын заманда, әле сез дә булмаганда, әле без дә булмаганда, Бохара шәһәре янында Әбүгалисина дигән галим яшәгән. Ул шундый тырыш, акыллы, зирәк булган, үзенең белемен гади хезмәт кешеләренә ярдәм итү, тормышларын җиңеләйтү өчен файдаланган. Галимнең даны еракларга таралган.

Мин җиденче сыйныфта белем алам. Киләчәгемне табиб һөнәре белән бәйлисем килә. Билгеле, бу җиңел һөнәрләрдән түгел, чөнки кеше язмышына кагылышлы һөнәр. Беләм, моның өчен башта мәктәптә бик тырышып укырга кирәк. Аннары югары уку йорты... Саный китсәң, алда әле зур сынаулар, киртәләр көтә. Шушы сынау-киртәләрне үткәннән соң да, үзеңдә бик күп уңай сыйфатларны тупларга тиешсең. Авыруга ни кирәк? Әлбәттә инде, иң беренче чиратта игътибар, җылы сүз, савыгачагына ышандыру... Бу хакта мәшһүр татар кардиохирургы Ренат Акчурин болай дип яза: "Табиб үзе дәвалый торган авыруы турында һәрвакыт уйларга тиеш... Кайда гына булмасын, эш көнеме, ял көнеме, бәйрәмме-операция ясалган авыруы бер генә минутка да уйдан чыкмый. Бу иң мөһим таләп. Табибларны башка һөнәр кешеләреннән аерып торган сыйфат".

Әти-әнием табиб булмасалар да, нәселебездә бу изге һөнәрне сайлаучылар шактый. Туганнан туган абыем Госман Әгъзәмов кырык елдан артык гомерен терапевт һөнәренә багышлаган. Табиб буласы килү хыялы аның мәктәптә укыганда ук туган. Алты ел дәвамында Госман абый Казан Дәүләт медицина институтында укып, терапевт белгечлеге ала. Шуннан бирле күпме авыруларны дәвалаган, күпмесен аякка бастырып, тормышка кайтарган. Әле ул хәзер дә үз эшен ташларга җыенмый. Менә ничә ел рәттән Хаҗ сәфәренә юл алучыларны озата барып, аларга да медицина ярдәме күрсәтеп, бик тә игелекле, саваплы эш башкара.

Госман абыйның энесе Рәфкать Әгъзәмов абый да шулай ук үзенең гомерен табиб профессиясе белән бәйли. Шулай ук Казан Дәүләт медицина институтында укый. Бу профессияне сайларга аңа абыйсы юл күрсәтә. Рәфкать абый 37 елдан артык шушы һөнәренә тугрылыклы.Әтиемнең бертуган сеңлесе Ләйсән апам да унбиш елдан артык районыбызда шәфкать туташы булып хезмәт куя. Аны да бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Туганнан туган Фирдәвес апам да Казан шәһәрендә шәфкать туташы булып эшли. Мин бу туганнарым белән бик тә горурланам. Үзем дә шулар юлыннан китәргә хыялланам. Табиблар турында язылган китапларны, теле-, кинофильмнарны зур кызыксыну белән укыйм һәм карыйм. Уңай геройлардан үрнәк алсам, тискәреләреннән гыйбрәт алам.

Киләчәктә үземнең табиб туганнарымның юлын дәвам иттереп, һөнәремнең чын остасы да булырга телим. Ә хәзер минем алдымда шундый максат: мәктәпне яхшы билгеләренә генә укып, имтиханнарны уңышлы тапшырып, медицина югары уку йортына керү, табиб булып, кешеләрне дәвалау, халыкка һәм илебезгә хезмәт итү.

Инсаф Әгъзәмов,

Күгәрчен мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев