Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

   Гомер буе саклаган истәлек

   Менә минем каршымда  моннан  73 ел элек язылган  солдат хаты һәм  сугыш чоры балаларының истәлекләре язылган дәфтәр һәм тагын 1950 нче ел белән даталанган шигыръләр дәфтәре.    Күпме гомерләр узган һәм инде авыр сугыш еллары ерагайган. Ә бу истәлекләр үзеннән-үзе сине шул чорга алып кайта.

Бөек Ватан сугышына бәйле истәлекләрне өйрәнгәндә Оркыя апаның өенә барып, аның белән озаклап сөйләшеп утырырдык. Моңа да инде  нәкъ егерме ел вакыт узып киткән. Әтисе Кашаф абый сугышта һәлак булганнан соң ул әнисе Бәдербанат апа белән генә гомер итеп дөнья куйды. Аның белән очрашу ул вакыт өчен гади дәфтәрләр, әтисенең кадерле истәлеге булган әйберләрне, бүген инде музейлар һәм безнең буын кешеләре өчен кыйммәтле экспонатларны бирде миңа. Бу хатлар сугыш еллары авазы, гаиләсенә карата җылы хисләр, тирән сагыну тойгылары,сабый баласына булган аталар мәхәббәте белән сугарылган. « …кызым балакаем Оркыягә әткәңнән бик сагынып догаларыгызны үтенеп күп-күп сәлам...»

     Кашаф абый 1901 нче елда туган.Сугышка 1941 нче елның 26 нчы августында китә.Башта аңа 9 ай   Суслонгерда булырга туры килә Аннары фронтка җибәрәләр аны. Иң авыр 1942 нче елның 26 нчы августында һәлак була ул.  Әлеге хат та шуннан язылган. Оркыя апа бүген инде арабызда юк, узган гасырның 90 нчы елларында гүр иясе булды. Ә менә фронттан килгән хатка өстәп мәктәптә укыганда язышкан истәлек дәфтәре, әтисенең үлеме турында хәбәр килгәннән соң Оркыя апа күңелендә туган сагыш тулы юксыну шигыре безнең мәктәп музеенда урын алды.

      Кашаф абый барлыгы җиде хат язган була. Алар Оркыя апа өчен бик тә    кадерле иде, шуңа күрә хатның берсен генә бирде. 

                          Асия Фазулина.

              Күки урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса