Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Булат Галимов; "Әбиемне өзелеп сагынам"

Сугыш башланганда, минем әбием Фәрзекәева Гаишә 13 яшендә була. Ирләр сугышта булганга, бөтен эш хатын-кыз һәм үсмерләр җилкәсенә төшә. Бөтен эш кул көче белән башкарыла.

-Иртәдән кичкә кадәр эшләргә туры килә иде. Ярар иде, тамагың тук булса, ашарга да юк бит,- дип искә ала иде әбием. - Җәй көне әче таңнан алып, кояш баеганчыга кадәр кырда печән чабабыз, аны эскерткә өябез. Көз көне глубинкага икмәк кертәбез. 80 кг капчыкларны күтәреп ташырга туры килә. Мин көчле булганмын, күрәсең, бригадир бу эшкә мине сорап ала иде. Яз көне Балык Бистәсенә симәнә алыштырырга бара идек. Иртүк китәбез, төшкә әйләнеп кайтабыз. Кыр казлары шикелле чана тартып тезелешеп кайтабыз, хәле киткәннәргә булышабыз. Кайтып җиткәндә, аяктагы чабаталар тишелеп бетә, аяклар юешләнә. Шуның белән генә бетсә, бик сөенер идек, сукалаган җир өсте буйлап симәнәне чәчкечкә кертергә дә туры килә иде. Балык Бистәсенә баруны ярата идек. Шомбытка бару бик авыр, чөнки аның таулары биек, чана тартып үргә менү бик читен иде. Кыш көне урман кисәргә җибәрәләр иде. Юньле кием юк, ач-ялангач. Көне буе урман кисәбез, баракка кайтабыз, кием киптерергә дә урын юк. Ашарыбызга беткәч, качып авылга кайтып китәбез. Төнгә көчкә кайтып егылабыз. Кайтканыбызны авыл советында белсәләр, яңадан куалыйлар иде. Өйдә ашарга булса бик ярый да,өйдә дә юк бит. Әзрәк бәрәңге, алабута кушып пешерелгән ләпәшкә алып китә идек. Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын иде, балакайларым. Сугышлар була күрмәсен"- дия иде карт әбием. Шундый авырлыклар күрсә дә, әбием 87 яшен тутырып үлеп китте. Әбиемне мин бик сагынам.

Оныкчыгы Галимов Булат - Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев