Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Балык - Бистәсендә яңа кибет ачылу көтелә

Безнең тирә-юньдә яшәүчеләр яхшы хәтерлиләрдер булса кирәк, техникумның тулай торагы астында кибет эшләп килде. Ни хикмәттер, ул бина соңгы елларда буш торды.

Күпләр белән бу хакта сүз куертып карасак та, сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамлана килде. Менә, ниһаять, техникумның яңа директоры Мансур Маннанов район җитәкчелеге, "өстәгеләр" белән килешенеп бу бинага яңа сулыш кайтарырга йөри. Биредә яшәүчеләргә азык-төлек кибете ачылачагына ышандыра ул. Күпме халык рәхмәтле булыр иде. Техникум янәшәсендә генә дә 500 якын кеше яши бит. Безнең 80 фатирлы йорттан гына 20 гаиләнең бакчасы юк. Алар яшелчә, җиләк-җимешне кибеттән алалар. Бер үк вакытта техникум үзе җитештергән продуктны ярминкәләргә чыгарып сатарга мәҗбүр. Мәсьәләне хәл итү, бер атуда ике куян мәкаленә тиң булыр иде. Район хуҗасына зур рәхмәтлебез, моңа кадәр аның фатыйхасы белән хәл ителгән автобус безнең кебекләрне атнасына бер тапкыр район үзәгенә кибетләргә, башка ихтыяҗларыбыз өчен йөртә килде. Әле бит аның транспортта йөри алмаганы да байтак. Кибет ачылу мәсьәләсендә Ходай насыйп итсә иде дигән теләктә калыйк.
Райлә Дудко,
күп фатирлы йорт хуҗабикәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев