Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылы чишмәләргә бай

Югары Тегермәнлек матур табигатьле, чишмәләргә бай авыл.

Укытучым Дилә апа безгә туган җиребезнең чишмәләре турында кызыклы тарихларны еш сөйли. Алар безнең авылыбызда бик күп, чишмәләребез төбәгебезнең күрке саналалар. Әгәр эзли китсәң, безнең авылдагы кебек чишмәләр беркайда да юктыр сыман. «Аръяк», «Ат чишмәсе», «Каюм бабай», « Галәүләр», «Был-Был», «Чу-Чу» - исемнәрен генә күрегез сез, ничек матур яңгырыйлар. Авылыбызда тагын бик матур изге чишмәбез бар, ул - «Зариф бабай» чишмәсе. Һәр ел саен шул чишмә янында "Изгеләр ашы" үткәрелә. Тәмле ашлар әзерләнә, табыннар корып, намазлар укыла. "Изгеләр ашы"на еракта яшәүче авылдашларыбыз да сөенеп , шатланып кайталар, изгеләр, вафат булган әти- әниләре, туганнарының рухларына дога кылып китәләр.
Без дә чишмәләргә игътибар күрсәтәбез, һәр ел саен укытучыбыз белән аларның янәшәсен чүп-чардан, кыргый үләннәрдән чистартабыз, матурлыйбыз.
Авылыбызны бизәп торучы саф сулы, шифалы, дәва бирүче чишмәләребез булуына бик сөенәм. Борынгы бабаларыбыз әйтүенчә, чишмәләр булган жирдә тереклек, яшәеш бар. Димәк, авылыбыз яшәр, чәчәк атар, тагы да матураер, ә шул суларны эчеп үскән, чишмәләргә үз итеп караган балалар акыллы, игелекле, тәртипле , шәфкатьле, миһербанлы булып үсәрләр.
Дамир Сәлахиев,
Югары Тегермәнлек мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев