Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Балык Бистәсе районы Корноухово авылында студентлар нигә җыелганнар( фотолар)

Кичә Корноухово авылы мәдәният йортында студентлар очрашты.

Очрашу "Исәнме, студент дус!" дип исемләнгән иде. Әлеге бәйрәм мәдәният йорты кысаларында әле икенче елын гына үткәрелүенә карамастан, студентлар, мәктәп укучылары, авылыбыз яшьләре тарафыннан бик яратып кабул ителеп, аларның көтеп алган бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Быел да күтәренке рухта үтте әлеге чара. Кичәгә төрле уку йортларында белем алучы студентлар гына түгел, авылыбыз яшьләре дә килгән иде. Уен - көлке, кызыклы конкурслар белән үрелеп барган бәйрәмдә студентлар бик актив булдылар.Кемнәрдер тормышта булган кызыклы мизгелләре белән, кемнәрдер үзләренең уй - хыяллары белән уртаклашты. Бу көнне җитезлек, аң - белем, зирәклек ягыннан да сынау узды студентларыбыз, һәм сынатмадылар. Күңелле дискотека, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланган кичә һәркемнең күңеленә хуш килгәндер, дип ышанып каласы килә.


Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев