Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Балык Бистәсе Корноухово авылы балалар бакчасында чара узган

Ә сезнең балтадан әзерләнгән ботка ашаганыгыз бар идеме? Юктыр шул. Ә менә Корноухово авылы "Теремкәй" балалар бакчасына йөрүче сабыйларга әле шушы көннәрдә генә әлеге ризыкны авыз итеп карау бәхете эләкте. Мәдәният йортында эшләп килүче "Сәйлән" театр түгәрәгенә йөрүче балалар сабыйлар өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Балтадан ботка" ("Каша из топора")...

Ә сезнең балтадан әзерләнгән ботка ашаганыгыз бар идеме? Юктыр шул. Ә менә Корноухово авылы "Теремкәй" балалар бакчасына йөрүче сабыйларга әле шушы көннәрдә генә әлеге ризыкны авыз итеп карау бәхете эләкте. Мәдәният йортында эшләп килүче "Сәйлән" театр түгәрәгенә йөрүче балалар сабыйлар өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Балтадан ботка" ("Каша из топора") рус халык әкиятен сәхнәләштерделәр. Саран хуҗабикәнең кыланмышларыннан көлеп, хәйләкәр Солдатның зирәклегенә сокланып, Песи белән Маэмайны кызганып, тын да алмыйча карап утырды балалар. Бигрәк тә Содатның балтадан ботка пешерүе шаккаттырды аларны.

Сабыйлар бу көнне әкият геройларына кушылып биеделәр, алар белән бергә фотога төштеләр, Солдат егетнең балтадан әзерләнгән тәмле боткасыннан да авыз иттеләр.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Мәдәният йорты мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев