Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә - 90 яшь!

Тансылу Мингазоаа: Үткәннәрне барлый күңел

Киләсе елда «Авыл офыклары» - «Сельские горизонты» газетасы  90 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Әлеге вакыйга уңаеннан газетаның барлыкка килү тарихы һәм басма тормышына гомерләрен багышлаган кешеләрнең истәлекле язмалары сериясен башлап җибәрәбез.

Газетаның 90-еллыгы безнең коллектив, бигрәк тә газета эшенә иң яхшы елларын биргән өлкән буын хезмәткәрләре өчен дә истәлекле вакыйга. Редакциягә килгән көнне һәрберебез бүгенгедәй хәтерли.

Редакциядә безнең яшьлек  еллары үтте. Мин эшли башлаган елларда (1987 ел) “Октябрь юлы”-“Путь Октября” газетасының редакторы Ислам Ильясов иде. Ул таләпчән, принципиаль һәм гадел кеше булды. Ә тормыш иптәше Кадрия Харис кызы редактор урынбасары булып эшләде. Фәрвәз апа Галиуллина җаваплы секретарь иде. Алар безне кызыклы,  шул ук вакытта бик җаваплы һөнәр серләренә өйрәттеләр. Алай  гына да түгел,  алар безне тәрбияләделәр, гаиләдә килеп туган проблемаларны җайга салырга булыштылар. Без аларга бүгенге көнгә кадәр рәхмәтле.

Җаваплы сәркатип вазыйфасын Шамил Шәкүров башкарды. Хөрмәтле һәм талантлы кеше, журналист, шагыйрь. Ул санаулы минутлар эчендә күңел түренә кагылышлы шигырьләр һәм поэмалар иҗат итә иде.

Журналистлар Раиф Газизов, Габдрәхим Бакиров, Идрис Аметов, Илгиз Җамалиев, Дамир Бәдриев, Рәсимә Гарифуллина, Вячеслав Родионов һәм башкалар үзләренең уй-фикерләрен үтемле мәкаләләр, очерклар, фельетоннар, юморескалар аша газета укучыларына җиткерә иделәр. Тәнкыйть мәкаләләрендә алар проблемалы мәсьәләләрне күтәреп, тормышның тискәре якларын яктырттылар.

 Хатлар бүлегендә эшләгән Рәсимә Гарифуллина белән Дамир Бәдриев редакциягә кергән сигналларны тикшерү өчен командировкаларга чыгып, хатта язылганнарның чынбарлыкка туры килү-килмәве, бәхәсле ситуацияләрдә низаглы якларны тыңлап, кыска вакыт эчендә материаллар әзерли иделәр. Шулай ук район мәдәният йортында әдәби кичәләр оештырганнары, район халык театры спектакльләрендә уйнаганнары истә.

Ул елларда атнага өч тапкыр чыга торган газетаның тиражы 6 мең данәдән артты.  Татар телендә чыгучы «Авыл офыклары» газетасы төп газета булып саналды һәм рус теленә тәрҗемә ителә иде. Журналистларның татар телендә язылган мәкаләләрен Алоиз Шәрипов тәрҗемә итте. Өлкән тәрҗемәче мәкаләне кулына ала, башыннан ахырына кадәр укый, татар җөмләләре өстендә үзе өчен билге ясый һәм машинисткага турыдан-туры тәрҗемә текстын әйтеп тора иде. Ә Тамара Тихонова санаулы минутлар эчендә кулъязманы машинкада сыйфатлы итеп  җыя иде. Татар телендәге кулдан язылган журналист текстларын җыеп машинистка эшен күңел биреп Гандалиф Гаффарова башкарды.

Газета эшендә корректорларга аерым урын бирелә. Татар бүлегендә Фәрвәз Каюмова, дубляжда Татьяна Боброва эшләде. Алар ярдәмендә газеталар хатасыз дөнья күрде.

Ул елларда редакциядә газета чыгару буенча иҗат хезмәткәрләренең кизү торуы оештырылган иде. Барлык журналистлар да язылган материаллар өчен җаваплы иде. Газета корректор, журналистлар һәм редактор тикшерүен  узмыйча, кизү торучы  имзасын куймыйча басылмый иде.

Редакция һәм типография коллективлары ике катлы бинада хезмәт куйдылар. Беренче катта типография, икенче катта редакция булды. 1994 елдан башлап коллектив Вазыйх Фатыйхов җитәкчелегендә эшли башлады. Мөхәррир журналистлар өчен планеркалар үткәрде. Анда журналистларның кайсылары теге яки бу мәкаләне әзерлиячәге һәм аларның кайсылары газетаның чираттагы санына урнаштырылачагы планлаштырылды. Миннегарәфетдин Габитов җитәкчелегендә эшләгән типография хезмәткәрләре Мәдинә Камалова, Минниса  Галимова, Мария Бегунова, Наталья Камаева редакциянең җаваплы сәркатибе һәм редактор урынбасары төзегән макетлары буенча полосаларны кулдан, типография машиналарында җыйдылар. Анда Людмила Гребенщикова һәм Татьяна Ананьева эшләде. Людмила Гребенщикова рус телендә бик дөрес итеп текстлар җыя иде.

Җыелма цехтан печатник 25 килограммлы полосаны басма цехка алып киткән һәм саксызлык аркасында аны тартып алган очраклар да булды. Без барыбыз да коллектив белән типографиягә төшеп хәрефләрне, текстларны, полосаны яңадан җыюда булыша идек. Әлбәттә, моңа бик күп вакыт сарыф ителә иде. Печатниклар өйгә төнлә генә кайта иде. Газетаны басуда Евгений Бобров озак еллар эшләде.

Шул вакыттан бирле күп еллар узды. Бүгенге көндә аларның күбесе лаеклы ялда,  кайберләре гүр ияләре инде.  Газета да күптән  компьютерга җыела һәм “Идел Пресс” (Казан) типографиясендә бастырыла. Район газетасының кулдан чыгарылган еллары безнең хәтеребездә, төрле еллардагы газеталарның фотосурәтләрендә һәм төпләнмәләрендә генә саклана.  Хәзерге вакытта «өлкән гвардия»леләрнең берничәсе генә редакциядә  эшли. Без бүген дә газета укучыларыбызга тугры хезмәт итүебезне дәвам итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса