Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә - 90 яшь!

Рәсимә Гарифуллина : " Үземнең халыкка хезмәт итүем, ярдәм сорап килүчеләргә булыша алуым өчен сөенеп эшләдем."

Сагыну. Йөрәк түреннән чыга торган хис. Татлы да, моңсу да ул.

 Җанны айкап, хәтерләрне актарып онытылган хатирәләрне уята. Бу араларда бигрәк тә нык тәэсир итә ул. Югалтулар күп булганга, кадерлеләр арабыздан еш киткәнгә күрәсең.

Сагыну хисе дә төрлечә була. Монысы гомернең матур еллларын, яшьлекне, туганнарны, дусларны, хезмәттәшләрне сагыну.

Быел Балык Бистәсе район газетасы оешуга 90 ел тула. Шушы форсаттан аны нәшер итүдә зур хезмәт куйган каләмдәшләрем турындагы истәлекләрне яңартасым килә.

...1978 нче елның 1 нче Май бәйрәме. Минем Балык Бистәсе район газетасында эшкә чыккан беренче көнем. Урам тулы халык – бөтен район бәйрәм итә. Күңел күтәренкелеге, тантана хөкем сөрә. Редакция хезмәткәрләре баш мөхәррир урынбасары Ислам Ильясов, типографиядә эшләүчеләр директор Гарәфетдин Габитов артына баскан. Йөзләрдә елмаю, күңелләрдә бәйрәм рухы. Чулман ягыннан искән кырыс җилне дә сизмибез кебек. Әллә нинди рәхәт бер хис биләп алган. Бәйрәм башланганны көтәбез.

“Октябрь юлы” газетасының баш мөхәррире Харис Әшрәфҗанов инде иртәдән үк район пария комитетында. Безнең агымга ул батырлар һәйкәленә чәчәк салганда кушылачак. Тәгаенләнгән минутлар җитә. Тавыш көчәйткечтән марш уйный башлыйлар һәм бердәм төстә марш уңаена атлап китәбез. Тантананы алып баручы бәйрәмдә катнашучы оешмалар белән таныштыра.

– Тәрҗемә бүлеге мөхәррире Кадрия Ильясова сөйли, – ди газетаның җаваплы сәркатибе Фәрваз апа Галиуллина бер горурлык хисе белән. Районда уза торган зур бәйрәм тантаналарын гел ул алып бара, сценарийны да үзе яза. Бүлек мөдирләре Габдрәхим Бакиров, Рашат Мифтахов, хәбәрчеләр Николай Баширов, Владислав Родионов, корректор Зоя Галиева, фотограф Идрис Аметов кулында транспорантлар җилферди: “Яшәсен – 1 Май!”, “Мир –Труд –Май!” Янәшәмдә тәрҗемә бүлегеннән Александра Прокофьева, Алоиз Фазылҗанов, Татьяна Боброва, Тамара Щепеткова, хисапчы Галина Боброва, типографиядән Мәдинә Камалова, Рамилә Закирова, Мария Бегунова, Нәсимә Шәфигуллина, Евгений Бобров баралар.

Хәзер шул көннәрне сагынып уйланам да, йөрәгем кысылып куя: күбесе безнең арада юк бит инде. Үзләреннән соң якты эз калдырып бакыйлыкка күчтеләр.

Мин хатлар бүлегендә хәбәрче булып эшли башладым. Беренче айларда әле бер, әле икенче журналистка ияреп командировкаларга чыгам, зур булмаган зарисовкалар, репортажлар язам. Аларны шул кадәр канатланып язам ки, минекеннән дә шәбрәк мәкалә юктыр сыман. Кош тоткандай сәркатиб өстәленә кертеп куям. Бу юлы тәгаен генә мактар инде, турыдан-туры полосага урнаштырыр дип өметләнәм. Фәрваз апа язманы укучы хозурына чыгарганчы, гадәттәгечә, газета стиленә ярашлы итеп үзәртә, аннары гына баш мөхәррир өстәленә сала. Харис Әшрәфҗанов кул куйгач кына, минем су буе итеп язган зарисовкам кечкенә генә алхәбәр булып беренче биткә урнаша. Ләкин минем өчен моннан да зуррак шатлык юк. “Мин яздым”, – дип бөтен кешегә күрсәтеп йөрисем килә. Газетаның типография буявы кибеп тә өлгермәгән исенә кадәр тәмле.

Остазларым миңа авыр сүз әйтмичә, каты бәрелмичә әнә шулай итеп, әкрен генә язарга өйрәттеләр. Тәҗрибә туплап, үзем дә башлап язучыларның мәкаләләрен тикшергәндә нәкъ менә аларның итәгатьле эш алымнарын кулланырга тырыша идем.

Бердәм, тату, уен-көлкене аңлый торган, киң күңелле, туры сүзле кешеләр белән эшләдем мин. Журналист хезмәтен яратып башкардым. Үземнең халыкка хезмәт итүем, ярдәм сорап килүчеләргә булыша алуым өчен сөенеп эшләдем. 25 ел газетада эшләү дәверендә баштан төрле хәлләр узды. Тәнкыйть мәкаләләрем өчен җавапка тартылган чаклар да булды. Журналистларны гаепләргә маташучыларга Харис Әшрәфҗанов: “Тәнкыйть, кәнфит түгел ул”, – дип җаваплый иде. Ул Казанга “Татарстан яшьләре” газетасына мөхәррир булып китеп баргач, аны Раиф Газизов алыштырды.

Редакция үстергән кадрларны җаваплырак эшкә озаткан саен Фәрвәз апабыз русчалатып: “Редакция кузница кадров”, – дип нәтиҗә ясап куя. Бу чыннан да шулай иде. Берсе Олы Әшнәк, икенчесе Югары Тегермәнлек егете булган Рашат Мифтаховларны, радакция мәктәбен узып армия сафларында хезмәт итеп кайткан Камил Кәбировны, җирле радиотапшыруларын алып баручы Вәзыйх Фатыйховны бер-бер артлы район партия комитетына эшкә ала тордылар. Раиф Газизов та бераз мөхәррирлек иткәч, район мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде. Аны бөтен гомерен газетага багышлаган фидакарь зат Ислам Ильясов алыштырды.

Хатлар бүлегендә штаттан тыш хәбәрчеләр белән нык элемтәдә торып эшләргә кирәк иде. Авылларга чыгып даими төстә газета укучылар белән очрашулар оештырабыз. Бу чаралар газетага язылучылар санын арттыру өчен дә, штаттан тыш хәбәрчеләребезгә ярдәм итү йөзеннән дә эшләнә. Аларны халык алдына чыгарып, авылдашлары каршында дәрәҗәләрен күтәрәбез, мактау кәгазьләре белән бүләклибез. Бик кирәкле һәм җитди эш башкарулары, газетаның урыннардагы ышынычлы ярдәмчеләре булулары турында сөйлибез. Алар бер башка үсеп, тагын да ныгытыбрак эшли башлыйлар.

Күгәрченнән Гомәр Әгъзәмов, Бикчурай Чаллысыннан Гөлсинә Гаянова, Югары Тегермәнлектән Рафик Гәрәев, Биектаудан Лира Федорова шундыйлардан иде. Шулай ук шигырь, көй язучы үзешчәннәрне дә игътибар үзәгендә тотабыз. Алар белән “Кама таңнары” берләшмәсе оештырып җибәрдек. Әдәби-музыкаль кичәләр белән авыл яшьләрен үз янәшәбезгә тупладык. Яңа Арыштан Гөлнур Архипова, Балык Бистәсеннән Мәрзия Яруллина, Геннадий Евдокимов, Олы Елгадан Вәкыйф Мингалиев, Ямаштан Расил Әхәтов, җырчылар Венера Дормидонтова, Фирдания Бәдретдинова катнашындагы очрашулар гөрләп уза.

Гөлнур Архипова һәм Мәрзия Яруллина белән шигърияттән башланган дуслыгыбыз озак елларга – аларның соңгы көннәренә кадәр дәвам итте. Икесен дә сагынып искә алам, бик юксынам. Якын дусларыңны югалту бик авыр шул...

 Дәвамын газета битләреннән укый аласыз.

 

Рәсимә Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса