Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә - 90 яшь!

Район сулышы - газета битләрендә

«Авыл офыклары» - «Сельские горизонты» газетасы 1931 елда “Крепи, колхоз” исеме белән дөнья күрә башлый. «1935-1938 елларда “Сталин юлы” дип исемләнә һәм бер басма битле итеп таратыла.

Бу елларда типографиянең полиграфик базасы бик зәгыйфь була. Кадрлар җитешми. Хәрефләрне кулдан җыялар. Ул вакытта басмага кирәкле техник җиһазларның да күбесе булмаган. Шулай да, газета район эчендә булган мәсьәлә, проблемаларны чишәргә тырышып яшәгән. Коммунистик тәрбия эшенә баштан-аяк чумып, район партия оешмасына ярдәм итәргә теләп, күп мәсьәләгә җавап эзләгән. Газетаның беренче язмасы, хәбәре, хикәясе дә нәкъ менә җир эшенең беренче уңышлары, районда коллективлашу барышы турында сөйли.

Беренче көннәрдән үк кечкенә генә редакция коллективы тирәсенә эшчеләр активы, авыл хәбәрчеләре туплана башлый. Газетаның тугры, ялны белмәүче әлеге дуслары матбаганы чыгаруга күп көч куйган. Алар ярдәме белән газета ныгыган, укучы-басма арасында дуслык арткан.” (Ильясов И.И. 55 лет Рыбно-Слободский районной газете “Октябрь юлы”./брошюра/. Рыбно-Слободская типография.- 1986г.)

Газета еллар үтү белән яңалиф, латин хәрефләре белән басылган. Басманың 38 елгы беренче санының беренче битендә урып-җыюга әзерлек, дәүләткә икмәк сату турында информация бирелгән. Бер хәбәрдә мондыйрак юллар бар: “Степан Разин исемендәге колхоз үз чиратында 450 центнер икмәкне 4410 сумга саткан. Әлеге квитанциягә колхозны ныгыту, төзәтү өчен кирәк-ярак алына. Боларга: кадак, чүкеч, сортлы тимер, велосипедлар, цемент һәм башкалар керә. Шулай ук ат караучылар да читтә калмый. Алар өчен махсус өс һәм аяк киемнәре алына.”

Икенче биттә “Рождество бәйрәме турында дөреслек”, “Комсомоллар эшсез йөриләр”, “Кадрлар әзерлеген өзделәр” исемле мәкаләләр басылган. Ә шул ук елның 54 нче санында мәкаләнең баш, автор исеме кириллицадан, текст өлеше латин басмасында бирелгән.

Газетаның дүртенче битендә “кыска сигналлар” рубрикасы чыккан.  Анда тәнкыйть язмалары урын алган. Әлеге мәкаләләр газета мәйданының яртысыннан күбрәген били. Аннан шунысы игътибарны җәлеп итә, ул елларда “Күрүче”, “Каләм”, “Ике кеше”, “Колхозчы”, “Йолдыз” дигән псевдоним белән язучылар күбрәк очрый. Автор исеме урынына инициаллар гына куелган очраклар да бар.

Газеталарны караштыргаганда гадәти кара буяулар белән басылган арасыннан бер зәңгәр буяулы басма игътибарны җәлеп итте. 1937 нче елның 5 май саны икән. Матбугат көне уңае белән шулай басылган ул.

Газета тарихы турындагы әлеге язманың дәвамын киләсе саннарда дәвам итәчәкбез.

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса