Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә - 90 яшь!

Идрис Аметов: " Яшьнәп яшәлгән хезмәт юлы"

 Район газетасының 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үткәндә типография коллективын телгә алмасак  язмабыз  тулы булмас кебек.  

Чөнки район матбугатын соңармыйча, үзвакытында халыкка җиткерүдә типография коллективының хезмәт өлеше гаять зур булды. Без ике коллектив булып исәпләнсәк тә бер-беребездән башка яши алмадык. Чөнки типография һәм редакция коллективы бер-берсен тулыландырып газетаны нәшер иттеләр. Башта “Октябрь юлы”, соңрак үзгәртелеп “Авыл офыклары“ район газетасы дөнья күрде.

Журналистлар тарафыннан машинкада бастырылган язмаларны типография хезмәткәрләренә - кулдан, соңрак линотипта кургаш хәрефләрне  бөртекләп җыюлары бер дә җиңел булмады. Хәтерлим, мин редакциягә эшкә килгән вакытларда әлеге эшне олы яшьтәге  Капитолина Забатова  белән  Мария Бегунова башкара иделәр. Алар эш барышында шактый гына яшьләрне дә бу  авыр һәм четерекле хезмәт серләренә өйрәттеләр. Нәтиҗәдә Минниса Галимова белән Наталья Камаева үз хезмәтләренең чын осталарына әверелделәр. Машина белән хәреф җыеп, газетабызны нәшер итүдә Татьяна Ананьева, Людмила Гребенщикова, Мәдинә Камалова кебек осталарның тырышлыгы зур булды. Ярдәмчел иде алар, кулга-кул тотынып эшли белделәр. Алар каршысына без – журналистлар, газета битен кат-кат укып чыгып, табылган хәреф хаталарын төзәтергә бик еш килә идек. Шулай берничә кат укып төзәткәч кенә газетаның 2-3 нче һәм 1-4 нче битләрен олы форматлы кәгазьгә төшерә иделәр. Ә бу эштә күп еллар дәвамында коллективта хезмәт куйган Әлфия апа Ахунова барыбызның да олы хөрмәтен яулады. Ул әлеге  һөнәр нечкәлекләрен Евгений Бобров белән Нәсимә Шәфигуллиналарга төшендереп, өйрәтеп лаеклы ялга чыкты. Бу хезмәт сөючән нәшрият хезмәткәрләре баштагы елларда газетабызны атнага өч мәртәбә, аннары ике мәртәбә чыгардылар. Үзләренең буш вакытларында  оешма-предприятиеләр, колхозлар өчен төрле бланкалар эшләүдә  күп көч, зур тырышлык куйдылар.

Тагын бер әһәмиятле нәрсәне әйтми мөмкин түгел. Нәшриятның тоткарлыксыз эшләвендә коллектив җитәкчесе Миннегарәфетдин Зәйнетдин улы Габитовның тырышлыгы аеруча зур булды. Бу коллективка ул редакциядә берничә ел хатлар бүлегендә эшләгәннән соң билгеләнә. Хезмәттәшләре өчен бик яхшы, таләпчән һәм ярдәмчел җитәкче була белде. Олыларга да, кечеләргә дә хөрмәте тигез иде. Җитәкче булудан бигрәк, бар эшкә дә кулы ятып тора иде аның. Хәреф җыю, газета басу машиналары нык искергәнлектән аларны төзәтергә, сафка бастырырга шәһәрдән осталар чакыртуны бөтенләй кирәккә санамады Гарәфи абыебыз. Станоклар, машиналар төзек, һәрвакыт эштә булдылар, тукталып эшне кичектермәделәр. Газетабызның 9-10 ар мең тираж белән басылган вакытлары булды.

Алда әйткәнемчә, без ике коллектив һәрвакыт бергә булдык. Өмәләрдә, бәйрәмнәрдә, колхоз-совхозларга булышуда тигез дәрәҗәдә актив катнаша идек. Гөрләтеп эшли дә, күңелле итеп ял итә дә белдек без ул елларда. Коллективта  20 шәр кеше хезмәт куйды. Газета өчен Казан шәһәре базасыннан министрлык разнарядкасы нигезендә редакциягә 2-3 тонна кәгазь бирә иделәр. Аны алырга бару вазыйфасын гадәттә коллективта иң яшьләрдән булгангамы еш кына миңа йөкли иделәр. Без күбесенчә район “Сельхозтехника”сыннан Ишмөхәммәтов, Хәбирҗан Газизов, Сәүдахан абый Гайнетдинов һәм АТП дан  Камил абый Галиев, Илсур Җамалиев автомашиналарында  юлга чыгып китә идек. Алар көтелмәгән кыенлыклар алдында бервакытта да югалып калмадылар, тәҗрибәлеләр,  ышанычлы булдылар. Шулай итеп газетабызның данлы үткән юлы типография коллективы белән тыгыз үрелеп озак дәвам итте. Тормышыбызга компьютер кебек заманча технологияләр үтеп кергәч кенә 2004 елда район типографиясе үз эшчәнлеген туктатты.

Идрис Аметов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса