Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә - 90 яшь!

Идрис Аметов : "Киңәшләре һәрчак истә "

Күп еллар дәвамында үзем хезмәт куйган газета редакциясе баш мөхәррире Луиза Ананьева районыбызның горурлыгы булган, татар әдәбиятында дан казанган шагыйрь Кадыйр абый Сибгатуллин турында истәлекләр белән уртаклашуымны сорагач, озак уйланып йөрдем. Чыннан да уйланырлык шәхес бит.

Без Кадыйр абый белән иңгә-иң торып бары өч ел гына эшләсәк тә, ул мине бик күп күркәм яхшы гадәтләргә өйрәтте. Үз өстемдә эшләү, производстводан аерылмыйча югары уку йортына керүемә дә ул сәбәпче. Кадыйр абыебыз туры сүзле, гадел, кыю журналист, бик тә ярдәмчел, намуслы кеше иде. Һәм туган җирен халкын яраткан, хисләргә бай булган көчле шагыйрь буларак хәтеремдә уелып калды ул.

1975 елның май аенда редакциягә килеп кергәч тә ул мине үз туганыдай якын итте. Редакциябезнең дәрәҗәле хезмәткәре, хатлар бүлеге мөдире буларак ул безнең кебек яшь (22 яшь иде) хезмәткәрләргә һәм газетабызның актив хәбәрчеләренә бервакытта да каты бәрелмәде, тавышын күтәреп сөйләшмәде. Бүлмәсенә кергәч башын күтәрмичә язуын дәвам итсә, без комачауларга базмый идек. Аңа сокланып карап чыгып китү ягын карый идек. Эш вакытында бервакытта да аның шәхси эше белән утыруын күргәнем булмады. Вакыты бик тыгыз булмаганда үзе үк безгә “Әйдә, энекәш, Чулман буена төшеп саф һава сулап менәбез,”- дияргә ярата иде. Диңгезне хәтерләткән Чулман елгасы буенда су өстендә уйнап очып йөргән акчарлакларны, гудок кычкыртып үтеп киткән пароходларны күзәтергә ярата иде ул, ә инде аның халәтен аңламаучы авыл агайларына бераз кырыслык та күрсәтә белде. Әле дә хәтеремдә, кайсыдыр бер авылдан хикәяләрен күтәреп бер абзый килеп керде аның бүлмәсенә. Кадыйр абый өстәлдәге бу язманы игътибар белән карап чыккач, мәкаләнең җитешсез якларын әйтеп, беркадәр төзәтмәләр кертергә кирәклеген белдерде, киңәшләрен биреп озатып калды. Бер сәгать үттеме икән, әлеге агай: “Менә төзәтеп чыктым”, дип кабат килеп керде. Кадыйр абый зур сабырлык белән генә каршысындагы әлеге язмага күз салды да:

-Иптәш, сез ручкагызның икенче ягы белән языгыз яме, - дип озатып чыгарып җибәрде. Аннары ул безгә бу сай эчтәлекле язма авторының бер атна элек кенә шуны күтәреп килүе турында сөйләде.

Редакция бусагасын атлап кереп, беренче иҗади адымымны ясау белән мин аңа рәхмәтле. Ул бик таләпчән журналист иде, һәр гамәлен уйлап эш итте. Әле дә хәтеремдә, Кадыйр абый янәшәсендә бер елдан артык йөреп үземне беркадәр үз кеше дип санап аның бүлмәсенә килеп кердем. Кадыйр абыйның бу вакытта җаваплы сәркатип вазыйфасын башкарган вакыты иде. Гадәт буенча һәр хезмәткәр үзенең иҗат җимешен, мәкаләләрен аңа кертеп бирә, мин дә бер-берсе белән охшаш фоторәсемнәр күтәреп кердем. Ул аларга күз салды да бер сүз әйтмичә өстәленнән идәнгә сыпырып төшерде. Бу хәлгә аптырап гаҗәпсенеп карап торуымны күргәч, тыныч кына:

-Инде бездә бер елдан артык эшлисең, энем, иҗади эшләргә өйрәнергә вакыт җитте сиңа,- диде. Берничә минут тавыш-тынсыз торганнан соң өстәп: “Син колхозга баргач бер урыннан тиз генә дүрт-биш хезмәт кешесенең фотосын алып кайтканчы, анда барып бер-ике көн кун, әмма бер дигән фото алып кайт. Аны республика газеталары гына түгел, Мәскәү матбугаты да  бик теләп бастырсын”, - диде.

Шушы аңлашудан соң билгеле инде, тәҗрибәмне, белемемне арттырырга керештем. Кадыйр абыйның киңәшләре бик ярап куйды. Районыбыз уңганнары республика газетларында гына түгел, Рәсәйнең “Комсомольская правда”, “Сельская жизнь”, “Советская Россия” газеталарында да дөнья күрделәр.

 Алда әйткәнемчә, райондашларым арасында шагыйрьнең дәрәҗәсе зур иде. Хезмәт урынында Кадыйр абыйның эше һәрвакыт тыгыз булса да ул хатлар тикшерергә, хезмәт кешеләре белән танышырга бик еш чыга иде. Аның белән өч ел гына эшләсәк тә шагыйрьнең халкыбыз белән аралашуы миңа бик ошый иде. Кадыйр абый көчле журналист, гаять талантлы шагыйрь буларак, бик мактаулы исемнәргә лаек булса да, туры сүзле булуы аркасында җитәкчеләр бик өнәп бетермәде аны. Аның каравы  районыбызның бик күп данлыклы шагыйрьләре арасында әле беренчеләрдән булып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче язучы, шагыйрь Факил Сафин Кадыйр абыйның тормыш юлын, иҗатын тирәнтен өйрәнеп “Кадыйр Сибгатуллинның иҗат дөньясы” дигән темага фәнни диссертация яклау бәхетенә иреште, филология фәннәре исеменә лаек булды. Бу районыбызда фәнни яктан тирәнтен өйрәнелгән бердәнбер шагыйрь.

 

Идрис Аметов,

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X