Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә - 90 яшь!

Идрис Аметов : " Гаделсезлекләргә, җитди кимчелекләргә бервакытта да күз йоммадык."

Өлкән буын вәкилләре белән яшьләребезнең үзара мөнәсәбәтләрен күзәтәм дә, үземнең яшьлек елларымның иң матур вакытларга туры килүенә чын-чынлап сөенеп куям.

Бер-береңә хөрмәт, ышану, ярдәмчеллек - ул чор кешеләренә хас сыйфатлар булган. Күпчелек яштәшләрем кебек мин дә хезмәт юлымны 8 нче сыйныфны тәмамлагач башладым. Уналты яшем тулып заводка эшкә килгәч, олы яшьтәге агайларның мине үз балаларыдай якын күрүләренә, аларның миңа биргән акыллы киңәшләренә бүген дә исем китә, әле дә сокланып искә алам үзләрен...

Ә инде 1975 нче елның май аенда Казан шәһәреннән бер дә белмәгән, гомер ишетмәгән Балык Бистәсенә килгәч “Октябрь юлы” район газетасы редакциясендә дә бик җылы кабул иттеләр үземне. Ул вакыттагы баш мөхәрриребез Харис абый Әшрәфҗанов канун тәртипләре буенча бер ай сынау шарты белән фотохәбәрче вазыйфасына эшкә кабул итте. Беренче көннәрдән үк район белән танышуга керештем. Остаз каләмдәшләрем Ислам абый Ильясов, Габдрәхим абый Бакиров, Кадыйр абый Сибгатуллин, миннән алты айга алданрак эшкә килгән Вахит Имамов белән без редакциянең иске ГАЗ-69 автомашинасы белән еш кына авылларга, колхоз-совхозларга чыгып китә идек. Шоферыбыз Марсель Газизов бервакытта да машина ватык, бензин юк дип зарланмады. Кая планлаштырсак шунда алып барып исән-имин кайтарып җиткерә иде. Мөхәрриребез язмаларыбызга игътибарлы булды. Хезмәт коллективларындагы мактаулылар да, башбаштаклыкка юл куючылар да газетабызда урын алды. Гаделсезлекләргә, җитди кимчелекләргә бервакытта да күз йоммадык.

Беренче көннәрдә үк Рәхим абый белән Олы Солтан авылында бик тә дәрәҗәле мәктәп директоры Габдулла абый Сибгатуллин белән танышуыма мин чиксез шат булдым. Бик укымышлы, югары эрудицияле, кешелекле, районыбызда гына түгел, республика күләмендә олы хөрмәткә ия булган җитәкче иде ул. Лаеклы ялга киткәндә дә үз урынына төпле, акыллы, коллективларында көчле математика укытучысы буларак ихтирам яулаган Таһир Садретдиновны калдырды. Шуннан соң без аның белән дә дуслашып киттек.

Аннан соң Ислам абый белән районыбызның иң ерак кайсыдыр бер авылына (исеме генә һич истә түгел) Мәшләкне узып баруым нык хәтердә

калган. Ул елларда бүгенгедәй тигез асфальт юллар юк. Мәшләктән безне җигүле ат арбасында алып бардылар. Ислам абый ферма эшчеләре белән бик тиз уртак тел тапты. Читтән генә аның терлекчеләр белән аралашуын тын да алмый күзәтеп йөрдем. Кайткач, хәтерем ялгышмаса, шул хуҗалыктагы җитешсезлекләрне кискен тәнкыйтьләгән “Сыерлар читән кимерә” дигән баш астында мәкалә дә дөнья күрде. Ул урыннардагы кимчелекләрне, җитешсезлекләрне әнә шулай тәнкыйть утына ала белде.

Вахит белән дә без беренче көннәрдән үк дуслашып киттек. Шулай ук аның белән беренче мәртәбә урып-җыюның кызган бер вакытында Калинин исемендәге колхоз ындыр табагында йөргән чаклар хәтердә уелып калган. Биредә безне район партия комитетында эшләгән бер җаваплы хезмәткәр күреп кайткан икән. Икенче көнне ул райкомдагы иртәнге киңәшмәдә “редакция сотрудниклары кызу урак өстендә эшләүчеләрнең ачуын китереп ак туфли белән йөриләр иде”, дип Харис абыйга шелтә белдерүләрен сораган. Харис абый шул вакытта да югалып калмаган: “Минем хезмәткәрләрем үз эшләрен яхшы беләләр,” дип җавап кайтарган. Бу хакта безгә берничә ел үткәч бер җаваплы хезмәткәр сөйләгән иде.

Кадыйр абыйның Үрнәк авылына алып барган вакыты да хәтердә саклана. Дөресрәге, без анда Биектау авылыннан кайтканда кагылган идек. Элек ул якларга юллар начар, әйләнгечтән бик ерак булганга Биектау, Яңа Сала, Чаллыбаш авылларына урман аша йөриләр иде. Шул ерак юлларны гизеп кайтып килгәндә Кадыйр абый белән урман аланындагы гаҗәеп матур, яхшы күңелле, ярдәмчел халык яшәгән Үрнәккә тукталдык. Һәр йортта диярлек аны беләләр, бик хөрмәтлиләр, кунакка чакыралар иде. Шул авылда әле безне гаҗәеп тәмле тозлы гөмбә белән дә сыйладылар. Бер олы яшьтәге апаның сугыш еллары хакында үзе күргән-белгәннәрен сөйләгәннәре истә калган.

Хәтерем ялгышмаса, 1977 елларда коллективыбызга Казан дәүләт университетын тәмамлап якташыбыз, Олы Әшнәк авылы егете Рашат Мифтахов белән аның якын дусты, курсташы (бөек шагыйрь булып танылган шәхес) Нияз Акмалов кайттылар. Харис абый коллективны яңарту турында даими кайгыртып яшәде. Яшьләр эшли башлагач газетабызның йөзе, эчтәлеге тагын да нык үзгәрде, кызыклы, чәнечкеле, җитди тәнкыйть материаллары аеруча күп басыла башлады. “Хат юлга чакырды”, “Ваемсызлык бәласы”, “Безнең рейд”, “Басылганга кире кайтып” һәм башка шундыйрак рубрикалар астында бик күп язмалар дөнья күрделәр. Бигрәк тә яңа ел саннары кулдан кулга алып укырлык күңеле, кызыклы булып чыга иде. Әлбәттә инде, тираж да артты. Аның гомуми саны 8-9 меңгә җиткән чаклары булды. Әле дә хәтеремдә, ел дәвамында төрле яктан “танылырга” өлгергән берничә җитәкче, газета чыгышыннан соң безгә “чара күрелде” дип күз буяу өчен җавап җибәрүче хат авторлары яңа ел санында еш урын ала иделәр.Элеккеге кирпеч заводы директоры Фәйзрахман абый Салихов турында шаян язма да басылды. Анда районыбыз җитәкчеләренең “тирләп-пешеп иҗат эшләре белән шөгыльләнүләре” турында аңлатмалар бирелде. Аларның кыскача гына үзләре хакында язмасы һәм янәсе алар иҗат иткән берничә куплетлы шигырьләрен бастырдык. Кирпеч заводы директорын “айлык, кварталлык һәм еллык премияләр лауреаты” дип таныштырган идек. Барысы да кызыклы, чәнечкеле иде аларның, әнә шуның бер куплеты гына истә калган.

“Без ясаган кирпечләрдән,

Йортлар төзи күрмәгез.

Төзесәң дә җимерелеп төшәр,

Тирә-юньдә йөрмәгез”.

Менә шундый язмалардан соң да безгә үпкә саклап, ачуланышып, тавышланып йөргәннәре булмады. Халык шаяруны яхшы аңлаган, аны дөрес кабул итә белгән күрәмсең.

Коллективыбызда югары җитәкче постлар биләгән шәхесләр дә күп булды. Шуларның берсе Раиф абый Газизовны без “аяклы энциклопедия” дип атап йөрттек. Чөнки аның хәтере шулхәтле яхшы иде, районыбыздагы җитәкчеләрне һәм баш белгечләрне аның кебек яхшы белүчеләр, хәтта туган елларын, көннәрен хәтерләүчеләр бик сирәк булгандыр. Язмалары да аның төгәл, җөмлә төзелеше килешле, матур була иде. Күпләребезгә фатирлы булуда, иҗади үсешкә ирешүдә, яхшы якка үзгәрергә дә ул ярдәм итте. Еш кына ашыккан чакларда язмаларыбыздагы “артына өч тәгәрмәчле арба таккан” яисә “хуҗалыкларында биш көпчәкле тракторлары бар” кебек җөмләләрне җыеп үзебезнең коллективта айга бер мәртәбә чыга торган “Төтен” стена газетасына куялар иде. Иң мөһиме, анда язма авторлары күрсәтелмәде. Үз гаебен һәркем яхшы аңлады. Кешене кимсетү, түбәнсетү, мыскыллау аның стилендә түгел иде. Элеккеге җитәкчеләребез Харис абый Әшрәфҗанов, Ислам абый Ильясов кебек үк Раиф абый да без - яшьләр, шулай ук коллектив өчен бар яктан үрнәк булып тордылар. Кеше белән сөйләшү, җитәкчеләр белән аралашу нечкәлекләренә без алардан өйрәндек дисәм, һич тә арттыру булмас.

Кыскасы, югарыда телгә алган җитәкчеләребез яхшы, ярдәмчел, кешелекле булдылар. Без - яшьләргә беркемнән дә тел-теш тидертмәделәр, яклый белделәр. Һәркайсына орден бирерлек иде аларның. Эшкә без бәйрәмгә баргандай йөрдек, күңелебез тыныч, шуңа эшләве дә рәхәт булды. Ул елларда коллектив белән җомга-шимбә көннәрендә колхозларга бәрәңге алуда, урып-җыюда, ындыр табагында ашлык чистартуда, чөгендер утау һәм алуда, яфрак азык хәстәрләүдә булышырга еш алып баралар иде. Мондый чаралардан берәү дә читтә калмады. Һәм ул бик күңелле, шаян сүзләр белән сөйләшеп, җанлы аралашып үтә иде. Шуңа күрә без бер-беребез белән якын туганнардай, бер гаиләдәй дус-тату яшәдек.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса