Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә - 90 яшь!

Гамьле тормыш бүләк итә

  70 - 80 нче еллар... Элеккеге Советлар иле тизрәк коммунизм төзеп бетереп, тамагы тук, өсте бөтен, рухи-әхлакый нык җәмгыятьтә яшәү максаты белән дәртләнеп эшли, укый, иҗат итә...

Иҗат итә дигәннән, шул елларда нәшер ителгән “Октябрь юлы” (хәзерге “Авыл офыклары”) газетасындагы, дусларча, эшлекле мохит, киләчәктә җөмһүриятебезнең иң данлыклы бүләген – Г.Тукай премиясен алачак, фән галимнәре булачак, язучы, шагыйрь, журналист булып җитешәчәк шәхесләр белән бүген дә аралар өзелмәвенә шөкерана итәсе генә кала.

Ул еллардагы баш мөхәррир Харис Әшрәфҗанов, мөгаен, иң мәртәбәле җитәкче – журналист булып хезмәттәшләре һәм күп санлы газета укучылары хәтерендә бүген дә тирән ихтирам хисләре белән сакланадыр. Югары партия мәктәбендә, мөхәррирлек эшен вакытлыча өзеп торып укыганга  микән, Харис абый югары дипломатик сыйфатларга ия иде. Акылы-фигыле, эш урыны нинди булуга карамастан, һәркемгә сүзе үтемле булды. Ул вакытта газета КПССның Балык Бистәсе район комитеты, башкарма комитеты иганәсендә чыга иде. Иҗат коллективы белән райком арасындагы каршылыкларны җиңә белүне, булдырмауны иң беренче бурычы итеп санады ул. Чөнки әлеге чорда җитәкчеләрне, партия әгъзаләрен тәнкыйтьләү гадәти хәл иде. Каршылыклы фикерләрне кабул итәсе килмәгән җитәкчеләр дә табылгалап торды шул.

Соңыннан Х.Әшрәфҗанов КПССның өлкә комитетында эшләде. Казан дәүләт университетында галим–тарих фәннәре кандидаты буларак, студентларга белем бирде. “Татарстан яшьләре” газетасын җитәкләүне үз кулына алып аның тиражын 100 мең данәдән арттырып җибәрде. Татарстан китап нәшриятында директор булып та, республика китап палатасын җитәкләп тә абруй казанды. Иң мөһиме: “Балык Бистәсе район газетасында эшләү чорым иҗади һәм рухи үсеш мәктәбе булды”, - дигән сүзләрне ул очрашкан саен кабатлый иде. Безнең гаиләнең якын дусты буларак сугыш һәм тыл ветераннары әтием Ибраһим, әнием Гыйззелбәнатка ихтирамы бик зур  булды. Алар да Харис абый һәм хатыны Тәнзилә апаны үз балаларыдай кабул иттеләр.

Күренекле шагыйрь, романтик, татар рухлы шигырь-җырлар, хикәя-повестьлар иҗат итеп, соңга таба татар әдәбияты күгендә балкыган Нияз Акмал да редакция, район әдәби тормышының тынгысыз җаны булды. Ул чорда газетада әдәбият-сәнгатькә игътибар көчле иде шул. Бәлки, аның атнага өч тапкыр укучылар кулына килеп керүе, белдерү, рекламалардан азат булуы да әлеге теманы тулырак чагылдыруга сәбәп булгандыр.

Бүген инде Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, барлык татар дөньясын шаулаткан дистәләгән тарихи романнар авторы, республикада тел, тарих, әдәбият, сәнгать, театр проблемаларын ачыктан-ачык күтәреп чыгучы, алай гына да түгел, аларны чишү юлларын күрсәтүче “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире туры сүзле Вахит Имамов та газета тарихында үз исемен булдырган шәхес. Редакциядә эшләгән елларда Вахит Имамов аягы басмаган бер генә авыл, колхоз, социаль оешмалар да калмады. Газетаның һәр санында диярлек, авыл, аның горурланырдай хезмәт кешеләре, хәтта җитешмәгән яклары хакында да саллы -саллы язмаларын район укучылары укып хозурланды, сөенде, көенде...

“Татарлар Пугачев явында” дигән тарихи-документаль әсәрендә шул чор Балык Бистәсе районы тарихы киң чагылыш тапты. Әлеге әсәр нигезендә үземә дә, укучыларыма да, фәнни мәкаләләр язып, аларны газета, китапларда бастыру насыйп булды.

Вахит Имамов бүген дә барлап – күзәтеп тора, безнең як журналистлары, язучы-шагыйрьләре Рәсимә Гарифуллина, Рамазан Ибраһим, Вазыйх Фатыйхов язмаларына газетада киң урын бирә килә.

Әле соңгы очрашуларның берсендә әйткән сүзләре бүген тагын искә төште: “Россия, Татарстан архивларында эшләп-эзләнеп утырганда Балык Бистәсе төбәгенә кагылышлы ифрат бай тарихи материалларга тап булам. Насыйп булса район тарихына кагылышлы әдәби-документаль күләмле әсәр дә туар”.

Кадыйр Сибгатуллин исеме телгә килсә, шагыйрьнең гыйбрәтле язмышы, иҗатына вакытында бирелмәгән бәя искә төшеп, йөрәкләр сыкрап куя. Әмма аның “Октябрь юлы” газетасындагы эшчәнлеге чоры хатирәләрен барлаганда горурлык хисләре кичерәсең. Аның журналистикасы нинди темага язса да, иҗади, хисләр дөньясы белән сугарылган иде. Шуңа да газета укучыларыбыз аның язмаларын йотлыгып укыды, кирәгенчә бәяли дә белде. Күп санлы залларда булган әдәби очрашуларның үзәгендә булды Кадыйр абый. Заманында безнең гаиләдә еш кунак булуы, хәзер инде республика, район матбугатында аның иҗатын анализлаган, бәяләгән күләмле язмаларның дөнья күрүен - үткән белән бүгенгенең очрашуы дип тә кабул итәм.

Менә шундый илаһи шәхесләрнең район газетасын җитәкләп, укучы күңеленә хуш килердәй язмаларын ташка бастыруы Балыкбистәлеләр күңелендә һәрчак горурлык һәм рәхмәт хисләре уята.

Әлбәттә, республиканың әдәбият, мәдәният өлкәсендә мактаулы исемнәргә лаек булган, газета үсеше тарихында тирән эз калдырган Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина, Идрис Аметов, Ислам абый, Фәрваз һәм Кадрия апалар хакында аерым бер язма әзерләү кирәклеге көн кебек ачык.

Узган гомер – аккан су, диләр бит. 90 еллык юбилеен бәйрәм итүче “Авыл офыклары” газетасының шанлы вә данлы тарихыннан кайбер өзекләр генә әле бу. Шулай да, ниндидер нәтиҗәләр ясау да комачау итмәс. Баксаң, һәрберебезгә гамьле тормыш бүләк иткән яраткан газетабыз бит ул.

Рамазан Кәбиров,

Татарстанның атказанган укытучысы, К.Сибгатуллин исемендәге әдәби бүләк, Муса Җәлил медале иясе, ТРның Журналистлар союзы әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса