Балык Бистәсе легендар газетасына – 90 ел!
...Авыр иде типография хезмәткәрләренең эше.
Күз иярмәс җитезлектә махсус кассалардан хәреф җыюлары, аларны текст итеп полосага тезүләре бүген дә күз алдымда. Текстларны аерып торучы линейкаларны, Казаннан эшләнеп кайткан фотоларның клишеларын куеп кына гәҗит бите әзер дигән сүз түгел. Аңа кадәр һәр нәрсәне үлчәп планлаштырырга кирәк. Газетага язмалар җитмәскә, я булмаса артып та калырга мөмкин. Бу инде янә өстәмә мәшәкать тудыра.
(20 елдан артык Балык Бистәсе типографиясендә хезмәт куйган Минниса Зыятдин кызы Галимова турындагы язманы газетабыз битләреннән укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа