Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә - 90 яшь!

“Авыл офыклары” газетасының быел юбилей елы

 “Авыл офыклары” газетасының быел юбилей елы. Аңа 90 яшь.

Бу чорда аны нәшер итүдә ничә буын эшләп алышынды! Арабыздан киткән хезмәттәшләр дә бар. Алар белән бергә эшләгән еллар әле дә күз алдында, хәтердә саклана.

1987 нче елның сентябрь ае. Редакциядә хезмәт урынына вакансия барлыгын белгәч, мин, уналты яшьлек кыз, бирегә эшкә урнашырга килдем. Текә баскычлардан икенче катка мендем. Төз буйлы, шакмаклы костюм кигән ир-ат йөзендәге елмаю белән редактор Ислам Ильясовның чираттагы ялда булуын әйтте һәм миңа аның урынбасары Кадрия Харис кызына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

Кадрия апа минем белән әңгәмә үткәргәннән соң алдагы көннән эшкә чакырды. Тик иң яхшы хезмәткәрне сайлап алыр өчен вакансиянең ачык икәнен әйтте.

Бу көнгә кадәр миңа текстлар баса торган машинкада эшләргә туры килмәгән иде. Миндә моңа өйрәнү теләге көчле булды. Иң кызыгы журналистлар үзләренең кулдан язылган мәкаләләрен алып килә башлагач булды. Мин аларны ялгышсыз һәм тиз арада басарга тиеш идем. Редактор Ислам Ильясов, журналистлар Раиф Газизов, Дамир Бәдриев, Шамил Шәкүровларның язу рәвешләре аерылып тора, сүзләре матур язылган, юллары тигез.

Җаваплы сәркатип Шамил Шәкүров редакциянең “йөрәге” иде. Газетага теге яисә бу материалны, фотоларны урнаштыру тәртибен билгеләү зур җаваплылык сорый. Бу эш - макетлау дип атала.

Минем эш биографиям менә шулай башланып китте. Коллективта яңа кеше буларак миңа хезмәткәрләрнең үзара мөнәсәбәтләре, газета чыгару процессы кызык булды. Һәрбер эштә хезмәт күнекмәләре алу, өйрәнү өчен күпмедер вакыт кирәк. Мин дә акрынлап кына газета чыгару эшенә төшенә башладым.

Озак та үтми миңа чираттагы ялга киткән корректор урынында эшләп торырга кирәк булды. Бу зур җаваплылык сорый торган эш. Корректор газета полосасын укыганда янәшәсендәге бер кеше верстка вакытында җөмләләрнең бер-бер артлы килү тәртибен, журналистлар, редактор төзәтмәләре кергәнлеген тикшереп бара. Полосаның беренче җыелмасын типографиягә төшереп ул янәдән төзәтелә, кулдан чыгарыла. Корректор янәдән полосаның дөреслеген укый, дежур журналист, җаваплы сәркатип, редактор керткән төзәтмәләрне үзгәртү белән типографиягә, беренче катка төшереп бирәләр иде. Һәр нокта, өтер төзәтелеп беткәнче шулай эшләнә.

Иң мөһиме, коллективта дустанә мөгамәлә булып өлкәннәр сабыр гына яшьләрне өйрәтәләр иде. Дубляж бүлегендә корректор урыны бушау сәбәпле мин үземне шунда күчерүләрен сорадым. Биредә мин корректор Татьяна Бобровадан эшемнең күп нечкәлекләренә өйрәндем. Ә Сурия Шәвәлиева декрет ялыннан чыккач икебезгә дә татар һәм рус телләрендә текстлар биреп кайсыбызның тәрҗемәсе яхшы икәнен тикшерделәр. Минем русчага тәрҗемә ошады булса кирәк, мин дубляж бүлегендә, редактор урынбасары Кадрия Ильясова һәм өлкән тәрҗемәче Алоиз Шәрипов янында эшли башладым, ә Сурия апа татар бүлегендә эшен дәвам итте.

Тәрҗемә итү – иҗади эш. Биредә ике телне дә яхшы белергә кирәк. Татарча таныш булмаган сүзләр очраганда аның мәгънәсен табасы килеп сүзлектән файдалана идем. Ә инде авырлык туса Алоиз абый ярдәмгә килде.

Ислам Ильясович иртәнге киңәшмәләрдә яңа чыккан газетаны кулына алып коллектив белән бергә аны тикшерә торган идек. Бу алга таба эшебезне тагын да камилләштерү, язмалар язганда, тәрҗемәләрдә ялгышлар җибәрмәү максатында эшләнде. Без олы хезмәттәшләребезнең тәнкыйть сүзләрен дөрес аңлап тагы да тырышып эшли идек. Мәктәпне тәмамлаганнан соң эшкә урнашкан кеше буларак бу мохиттә хезмәт кую миңа бик ошады. Кадрия апа белемне арттыру турында гел әйтә килде. Еллар узган саен мин аңа аналарча кайгыртуы өчен бик рәхмәтле.

Казан дәүләт университетында уку вакыты минем тормышымда аерым чорны биләп тора. Анда укыганда минем эш тәҗрибәм булуы бик ярдәм итте. Сессияләрне тапшыру өчен газетада язмаларымны бастырып теоретик белемне практикада ныгыта ала идем.

Газета өчен язу үзе бер аермалы төр. Журналистлар төрле темаларга язалар иде. Әдәби стиль белән сугарылган очерклар, зарисовкаларны тәрҗемә итү катлаулырак булуга карамастан кызыклы иде. Үзебезнең тәрҗемәләрне кәгазь битләренә яза идек. Тиешле дәрәҗәдә тәрҗемә итәргә өйрәнер өчен вакыт кирәк булды. Баш тәрҗемәче Алоиз Фазылҗан улы лаеклы ялга китәргә вакыт җиткәч эштән китәргә уйлаган иде. Тик баш мөхәррир Вазыйх Фатыйхов тәкъдиме белән тагын ике ел эшләде. Аннан ул эшне миңа башкарырга туры килде. Алыштырмаслык кешеләр булмый дисәк тә, кабатланмас затлар була шул. Бу әйтем нәкъ менә Алоиз абыйга туры килә сыман.

Күптән түгел без аның янында булып район газетасындагы хезмәт еллары турында хатирәләрне яңарттык.

- Мин эшкә урнашкан вакытта редакция әле яңа гына эшчәнлеген башлаган иде. Аңа чаклы районнарны эреләндерү нәтиҗәсендә бер газета гына булган. Һәм менә Балык Бистәсе районы янәдән тергезелгәч редакция дә оештырылды. Эшкә мине беренче редактор Хәйретдинов алды. Бу 1965 нче ел иде. Мин башта корректор идем. Тәрҗемәче булырга миңа Ислам Ильясов тәкъдим итте. Берничә ел ике эшне бер ярым ставкага алып бардым. Дубляж буенча редакторның урынбасары итеп беренче И. Ишморатов эшләде. Аннан соң бу вазыйфаны Мустаев, Александра Прокофьева, Кадрия Ильясова һәм Вячеслав Родионов башкардылар.

Газетаны күп очракта типографиядә кичке вакытта, төнлә бастыру сәбәпле дежур итү оештырылган иде,- дип искә ала Алоиз абый.

Тумышы белән Котлы Бөкәштән булган бу зат үзенең тыйнаклыгы, белеме, эрудициясе белән аерылып торды. Ул кешелекле, һәрвакыт ярдәмгә килә. Байлыкка кызыгу аңа хас түгел. Мин беркайчан да аның кешеләр белән ачуланышканын белмим. Алоиз абый озак еллар дәвамында әнисен хәстәрләде. Аңа бакыйлыкка күчкәндә 102 яшь булган. Бу үзе бер игътибарга лаек. Без 84 яшьлек ветеран коллегабызның хәзерге тормышына сөенеп кайттык.

Язмамны тәмамлап безне газета чыгару эшенә өйрәткән һәркемгә һәм коллегаларыма озак елларга ныклы сәламәтлек телим. Интернет, социаль “челтәр”ләр газетаның басмасын кысрыклап чыгарырга теләсә дә, аны һәм әбүнәчеләребезне саклау безнең бурыч. Әле бергә алдагы юбилейларны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса