Ул Ленин ордены кавалеры

Тыңгысыз күңелле кешеләр өчен һәр мизгел кадерле. Андыйлар тормышта үз урыннарын табалар, уңышка ирешәләр. Югары Тегермәнлек участок амбулаториясендә электрчы булып эшләүче Йолдыз Фәйзрахман улы Галимов та икмәкне балачактан ук тир түгеп табарга өйрәнә.
7 нче сыйныфны тәмамлагач, Лаеш һөнәри училищесында механизаторлыкка укый ул. Илленче елларның урталарында, Казахстан далаларында чирәм җирләрне күтәрү башлана. 1961 елда Йолдыз абый да шунда җибәрелә. 1967 елда туган якларына кайтып Роза апага өйләнгәч, аны да үзе белән алып китә. Анда тракторчы, комбайнчы булып эшли. Өйләнгәнче башка хезмәттәшләре белән палаткаларда яшиләр, аннары торыр өчен квартира бирәләр. Чирәм җирләрне уңдырышлы чәчү җирләренә әйләндерү өчен бик күп көч, тырышлык таләп ителә алардан. Кайчандыр бары чүп үләннәре генә үскән далаларда чыннан да мул уңыш җыеп ала башлыйлар.
1972 елда урып-җыю вакытында беренчелекне алган Йолдыз абый "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены белән бүләкләнә. Ә тагын сигез ел үткәч, 1980 елда Ленин орденына лаек була.
Механизаторлыкка укыса да, ул гомеренең күп өлешен электрчы һөнәренә багышлый. 1973 елда гади электрчы булып эшли башлаган Йолдыз абыйга, тиз арада баш энергетик вазифасын йөклиләр. Тырыш кеше нинди генә һөнәргә алынса да, әллә каян күзгә ташлана, башкалардан аерылып тора шул.
Әмма кайда гына булсаң да, анда нинди генә уңышларга ирешсәң дә, барыбер туган як, туган туфрак үзенә тарта. Казахстанда тормышы җайлы гына барса да, Йолдыз абый да гаиләсен алып 1997 елда Югары Тегермәнлеккә кайтып төпләнә. Бүгенге көндә тормыш иптәше һәм бер улы белән шул авылда гомер итәләр. Ә икенче улы гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши.
Тормышыннан канәгать икәнлеге күзләреннән күренеп тора Ленин ордены кавалеры Йолдыз Фәйзрахман улы Галимовның. Ул бүген дә яраткан хезмәтендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 июнь 2022 - 16:35Безгә үзгәрергә кирәк Тормышыбызның көе китте, яме бетте, дигән сүзләрне бүген райондашларымнан күп ишетергә туры килә.10000
-
23 июнь 2022 - 16:30Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен, Челтерәүләреңнең аһәңе... Туган төбәгебез, районыбыз, авыллардагы елга-күлләргә, чишмәләргә игътибарны бервакытта да онытмаска иде.10600
-
23 июнь 2022 - 16:26Тормышымның яме идең, әни... Сүнде кояш... Бермәл дөнья, яшәеш тукталып калгандай булды.11000
-
23 июнь 2022 - 16:20"Илне саклау изге бурыч",- диләр ир-егетләр Гомер-гомергә Ватанны саклау ир-егетләрнең изге бурычы булып саналды. Хәрби хезмәттә булу ир-ат өчен үзе бер дәрәҗә булды.12700
-
23 июнь 2022 - 16:16Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итү оештыра 5 июльдә, район прокуратурасы бинасында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан чираттагы мәртәбә оештырылган эшмәкәрләрне кабул итү узачак.9400
-
23 июнь 2022 - 16:13"ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсында балыкбистәлеләр дә актив катнашты Күптән түгел "ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсына йомгак ясалды.9300
-
23 июнь 2022 - 16:10Олы Әшнәк авылында Гаффаровлар туып-үскән йортка истәлек тактасы куелды Олы Әшнәк талантлы шәхесләрне биргән төбәк. Республикага танылулы язучылар, журналистлар, артистлар чыккан аннан.18700
-
23 июнь 2022 - 16:00“Кулон- Агро”хуҗалыгы уңганы Ирек Камалиев: "Үз эшем җанга шифа" Мәктәп елларыннан ук яхшы хезмәт чыныгуы алып үскән балалар гомерләре буена мактала. Аларның мөстәкыйль яшәү рәвешенә әзер булып үсүләре өлкәннәр һәм үзләре өчен дә бик мөһим.10100
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!36500
-
21 июнь 2022 - 15:47Балык Бистәсе районында "Яшел урак" башланды Һава торышының көйсезлегенә карамастан, районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү эшенә керештеләр.16300
-
21 июнь 2022 - 15:42«Изгеләр чишмәсе» аланында Халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары районнарда гына түгел, һәр авылда да үзенчәлекле. "Изгеләр ашы» үткәрү йоласы да безнең районның кайбер авылларында гына яшәп килә.30400
-
21 июнь 2022 - 15:29“Марат” крестьян-фермерлык хуҗалыгы, яңа культуралар, заманча сортлар игү хакында уйлана Бер карашка “Марат” крестьян-фермер хуҗалыгы башкалардан әллә ни аерылып та тормый кебек.13100
-
21 июнь 2022 - 15:14Гөрләде «Чүк», бәйрәм итте халык Узган якшәмбе көнендә Каз.Чаллы белән Иванай авыллары арасындагы аланлыкта “Чүк” бәйрәме гөрләп узды. Керәшен халкының элеккедән килгән йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап килүче, күктәге чирүләрне искә алу бәйрәм ул.30400
-
24 май 2022 - 14:46Балык Бистәсе район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
10 июнь 2022 - 08:00Порядок технологического присоединения к электрическим сетям, возможность получения услуг через электронные порталы Согласитесь, что возможность получения любых услуг через электронные порталы значительно облегчает нашу жизнь?!19700
-
9 июнь 2022 - 10:29Памятки по электробезопасности для школьников Закончился учебный год, у школьников начались долгожданные каникулы.19700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика