Тарихны саклаучылар
17 май көнне без Халыкара музейлар көнен билгеләп үттек. 2012 ел Татарстан республикасында тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шуңа да республикада музейлар эше үсеш алачак. Безнең туган якны өйрәнү музее да мәдәни тормыштагы бу мөһим вакыйгалардан читтә калмас.
Балык бистәсе туган якны өйрәнү музее иң элек хәрби һәм хезмәт даны музее буларак оештырылды. Узган гасырның 60 нчы елларында ук Балык бистәсе мәктәбенең тарих укытучысы Виталий Иванович Шурыгин Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында материаллар җыя башлый. Берникадәр вакыттан соң ул туган якны өйрәнү түгәрәге оештыра. Бу түгәрәккә йөрүче балалар сугышта катнашучыларның шәхси әйберләрен, документларын, фотосурәтләрен, хатларын җыялар, туплыйлар. Безнең районда туган Советлар Союзы Геройлары белән хат язышалар.
Сугыш һәм хезмәт ветераннарының үтенечләре, КПСС район комитеты беренче секретаре М.Виноградов күрсәтмәсе белән Бөек Җиңүнең 40 еллыгына музей ачу турында карар кабул ителә. 1985 елның 8 маенда ул тантаналы төстә ачыла. 1992 елга кадәр ул җәмәгать башлангычында эшли, аннары ТР Дәүләт музее филиалы була. Бүгенге көндә музей юридик зат статусына ия. Аның Котлы Бөкәштә һәм Олы Елгада филиаллары да бар.
15 ел дәвамында музейда 1200 экспонатны үз эченә алган хәрби тематика буенча коллекция формалаштырылды. 2001 елда музейның профиле үзгәртелү сәбәпле, яңа экспозиция төзелде. Бүгенге көндә музей фондында 5000 данәдән артык экспонат саклана. Алар арасында сирәк очрый торган китаплар, документлар, кораллар, кулланма сәнгать предметлары һәм башкалар бар. Музейда традицион рәвештә бүләк итү көннәре үткәрелә. Район халкы, ветераннар, укучылар музейга төрле тарихи предметлар алып киләләр. Хәер, музейга ел әйләнәсендә бүләкләр тапшырырга мөмкин.
Балык бистәсе туган якны өйрәнү музеена ел саен 3000 якын кеше килә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 июнь 2022 - 16:35Безгә үзгәрергә кирәк Тормышыбызның көе китте, яме бетте, дигән сүзләрне бүген райондашларымнан күп ишетергә туры килә.10000
-
23 июнь 2022 - 16:30Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен, Челтерәүләреңнең аһәңе... Туган төбәгебез, районыбыз, авыллардагы елга-күлләргә, чишмәләргә игътибарны бервакытта да онытмаска иде.10400
-
23 июнь 2022 - 16:26Тормышымның яме идең, әни... Сүнде кояш... Бермәл дөнья, яшәеш тукталып калгандай булды.10900
-
23 июнь 2022 - 16:20"Илне саклау изге бурыч",- диләр ир-егетләр Гомер-гомергә Ватанны саклау ир-егетләрнең изге бурычы булып саналды. Хәрби хезмәттә булу ир-ат өчен үзе бер дәрәҗә булды.12500
-
23 июнь 2022 - 16:16Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итү оештыра 5 июльдә, район прокуратурасы бинасында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан чираттагы мәртәбә оештырылган эшмәкәрләрне кабул итү узачак.9300
-
23 июнь 2022 - 16:13"ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсында балыкбистәлеләр дә актив катнашты Күптән түгел "ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсына йомгак ясалды.9300
-
23 июнь 2022 - 16:10Олы Әшнәк авылында Гаффаровлар туып-үскән йортка истәлек тактасы куелды Олы Әшнәк талантлы шәхесләрне биргән төбәк. Республикага танылулы язучылар, журналистлар, артистлар чыккан аннан.18700
-
23 июнь 2022 - 16:00“Кулон- Агро”хуҗалыгы уңганы Ирек Камалиев: "Үз эшем җанга шифа" Мәктәп елларыннан ук яхшы хезмәт чыныгуы алып үскән балалар гомерләре буена мактала. Аларның мөстәкыйль яшәү рәвешенә әзер булып үсүләре өлкәннәр һәм үзләре өчен дә бик мөһим.10000
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!36500
-
21 июнь 2022 - 15:47Балык Бистәсе районында "Яшел урак" башланды Һава торышының көйсезлегенә карамастан, районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү эшенә керештеләр.16300
-
21 июнь 2022 - 15:42«Изгеләр чишмәсе» аланында Халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары районнарда гына түгел, һәр авылда да үзенчәлекле. "Изгеләр ашы» үткәрү йоласы да безнең районның кайбер авылларында гына яшәп килә.30100
-
21 июнь 2022 - 15:29“Марат” крестьян-фермерлык хуҗалыгы, яңа культуралар, заманча сортлар игү хакында уйлана Бер карашка “Марат” крестьян-фермер хуҗалыгы башкалардан әллә ни аерылып та тормый кебек.13000
-
21 июнь 2022 - 15:14Гөрләде «Чүк», бәйрәм итте халык Узган якшәмбе көнендә Каз.Чаллы белән Иванай авыллары арасындагы аланлыкта “Чүк” бәйрәме гөрләп узды. Керәшен халкының элеккедән килгән йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап килүче, күктәге чирүләрне искә алу бәйрәм ул.30300
-
24 май 2022 - 14:46Балык Бистәсе район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
10 июнь 2022 - 08:00Порядок технологического присоединения к электрическим сетям, возможность получения услуг через электронные порталы Согласитесь, что возможность получения любых услуг через электронные порталы значительно облегчает нашу жизнь?!19700
-
9 июнь 2022 - 10:29Памятки по электробезопасности для школьников Закончился учебный год, у школьников начались долгожданные каникулы.19700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика