Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Үзе китте, эзе калды авыл тарихында якты нур булып

    ...Ул көн иртәдән үк шомлы булды. Төштән соң күз ачкысыз буран чыкты.

    Дөньяның асты-өскә килә диярсең. Әйтерсең, табигать тә ниндидер бер югалту буласын сизгәндәй сыкрана, елый иде. Юкка гына булмаган икән. Күп еллар армый-талмый балаларга белем биргән, укучыларның, авыл халкының хөрмәтен яулаган Любовь Ивановна Павлова мәңгелек йортка күчте.

    Каты авыру аны арабыздан алып китте. Мәктәп коллективы, авыл халкы аны юксына, күңелләрендәге хатирәләрне яңарта. Ә сөйләр хатирәләр искиткеч күп икән бит!

    ...1974 нче ел. Мәктәп директоры Шәйдуллин Гариф ага Шагиевич район мәгариф бүлегендә очрата аны.Ул вакытта укытучыларны кайсы мәктәпкә эшкә җибәрүне район хәл итә торган була. Любовь Ивановна Актаныш кызы Хисмәтуллина Рушания Заһитовна белән кайсы мәктәпкә билгеләгәннәрен көтә. Гариф ага бу ике сөйкемле кызны күрү белән үзеннән калдырмый, авылга алып та кайтып китә. Калдырмассың да шул! Алтынсу бөдрә чәче, күк йөзедәй зәңгәр күзе, сөйкемлелеге белән һәркемне көнләштерерлек була яшь кыз. Квартир мәсьәләсен дә директор тиз арада хәл итә. Кызны Шәмселбанат исемле апага урнаштыралар. Яшь кыз жаны-тәне белән мәктәп эшенә чума. Шушы көннән башлап лаеклы ялга киткәнче математика фәне укыта. Дәрестән соң түгәрәк эшен алып бара, төрле җыелыш, конференцияләрдә докладлар белән чыгыш ясый. Кызның ташып торган энергиясен, сәләтен күреп аңа сыйныф эшен дә йөклиләр. Ул вакытта Ямаш укучылары да безгә төшеп укыйлар иде. Сыйныфта 28 бала . 6 ел буе аларның сыйныф җитәкчеләре, шул ук вакытта икенче әниләре дә була ул. Бүгенге көндә авылыбыз китапханәсендә балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләүче, төрле кызыклы чаралары белән сөендереп, иҗади эшләүче Минеханова Нәзирә апа шул укучыларның берсе. Нәзирә апа әле дә укытучысы белән беренче тапкыр очрашуын бүгенгедәй хәтерли. " Безгә дулкынланып торган алтынсу бөдрә чәчле , бик матур апа килеп керде. Өстендә биш чәчәк төшерелгән шәмәхә җилет, ак кофта, юбка һәм аякларында лакированный кара туфлиләр иде. Минем белән янәшә басып торган туганым: - Кара әле, нинди матур апа!- дип әйтеп куйды.Бу матур апа үзе белән таныштырып: -Люба апаең булам- диде." Люба апага бала белән өйдә утырырга да ирек бирми аның укучылары. "Синнән башка булмый Люба апа"- дип килеп алалар. Люба апа да күрәсең аларны бик яраткан, укучыларының үтенечен кире какмый , эшкә чыга. "Без аны мәктәпкә килгәнче үк сагына башлый идек. Ул яшәгән урамның икенче ягына чыгып, тәрәзәдән кайчан күренер икән дип карап йөри идек." - дип күңел хатирәләрен барлауны дәвам итте Нәзирә апа. " Кая гына алып бармады ул безне! Казан, Кокушкино, Алабуга, хәтта Чаллыны күрсәтергә алып барды. Ачык машина өстендә салам җәеп , шунда җырлашып бардык."

    Әйе, Люба апа бар яктан да килгән, эштә дә, гаиләсендә дә үрнәк иде. Ишле гаиләгә килен булып төшеп, ике каенана, каената белән гомер итәргә туры килә аңа. Тормыш иптәшенең әбисе урын өстенә калгач та авырсынмый ул. Яшь бала кебек күтәреп мунчага алып барып юындыра, тәрбияли. Аларга кайчан гына керсәң дә искиткеч пөхтәлек, чисталык , тәртип була торган иде. Ничек барысына да өлгерде икән ул! Укытучы кешене бетмәс-төкәнмәс кәгазь эше баскан. Ул эш өйгә дә ияреп кайта. Ярты төнгә кадәр уты сүнми торган иде Люба апаның. "Бик таләпчән, тырыш, чиста-пөхтә, төпле белеме белән аерылып торды. Хәтта укытучыларга да таләпчән иде. Һәр җыелышта нинди дә булса үз тәкъдимен кертә иде," -дип искә ала, мәктәбебездә күп еллар уку-укыту бүлеге мөдире булган Гөлзаһирә апа Гариповна. Үз эшен чын күңелдән яратып башкарган актив укытучы булган ул. Методик киңәшмәнең җитәкчесе, районда олимпиада, чыгарылыш сыйныф укучыларының эшләрен тикшерүдә комиссия члены, озак еллар профсоюз рәисе булып эшли. Районда алдынгы укытучыларның берсе була. Ул укытып чыгарган укучыларның күбесе аның юлын сайлаганнар. Барысы да тормышта үз юлларын тапканнар. Мөгаен, алар үз укытучыларына бик тә рәхмәтледер. Юкка гына соңгы юлга озатырга бердәм булып шулай килерләр иде микән? Каян гына кайтмаганнар иде алар яраткан укытучыларын озатырга! Урам халык белән тулы иде. Люба апа китте, ләкин аның турында якты истәлекләр, матур кичерешләр калды. Ул безнең хөрмәт иткән коллегабыз, остазыбыз, авыр чакта сердәшебез дә иде. Аның юлыннан киткән кызы Лилия Маратовна да коллективның хөрмәтен яулаган, укучыларның яраткан укытучысы. Люба апа кебек кешеләр күңелендә матур хатирәләр генә калдырырлык итеп яшәсәк иде!

    Фәйрүзә Бәйдамшина,

    Юлсубино авылы.

    Фото:http://www.respublikaidei.ru/novosti/praktika-ekspluatacii-malokomple

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: