Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Үзе, хезмәте–халык күңелендә

    Һәрберебез белгәнчә, шәхес буларак та, хезмәте белән дә гасырлар, еллар буе халык күңелендә калып, яратып, макталып сөйләнелгән, искә алынган кешеләр күп. Алар эшләп калдырган игелекле хезмәт, төзеп калдырган биналар озак еллар халыкка хезмәт итә. Шундый мактаулы эш-гамәлләре белән авылыбызда, районыбызда, хәтта республиканың күп район, шәһәрләрендә макталып искә алына торган авылдашым-укытучым,...

    Һәрберебез белгәнчә, шәхес буларак та, хезмәте белән дә гасырлар, еллар буе халык күңелендә калып, яратып, макталып сөйләнелгән, искә алынган кешеләр күп. Алар эшләп калдырган игелекле хезмәт, төзеп калдырган биналар озак еллар халыкка хезмәт итә. Шундый мактаулы эш-гамәлләре белән авылыбызда, районыбызда, хәтта республиканың күп район, шәһәрләрендә макталып искә алына торган авылдашым-укытучым, районыбыздагы, күрше авыллардагы укытучыларның укытучысы-ул Габдулла Сибгат улы Сибгатуллин. Исеме бүген дә мактау белән искә алына. Аның яшьлеге сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. 12 яше тулганда ул инде колхоз эшендә ныклап катнаша башлый. 7 сыйныфны тәмамлагач гаиләнең матди хәле сәбәпле укуын ташлап тора. Ул елларда 8-10 сыйныфларда уку өчен (ул чор өчен зур сумма булган) 150 сум акча түлисе иде. Колхозда ат җигеп эшли. 1945 елда Олы Солтан мәктәбе 10 еллык (урта мәктәп) итеп үзгәртелә. Мәктәп директоры итеп көчле рухлы, нык характерлы Хәнифә Рәхимова билгеләнә (Ленин ордены иясе). Ул яшь Габдулланың белемгә тартылуын белеп, аңлап, укуын дәвам итәргә өнди. Шулай итеп, яңадан укуын дәвам итеп, урта мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлый. Габдулла шул ук елны армия сафларына чакырыла. Ленинград хәрби округында артиллерия гаскәрләре составында хезмәт итә.
    Язмыш бит-я кызганычка, яки шатлыккадыр, бер хәрби өйрәнү вакытында аягын авырттыра һәм хәрби комиссия аны солдат хезмәтеннән азат итә. Авылга кайтуга мәктәп директоры Хәнифә апа аны мәктәпкә укытучы итеп чакыра. Бик теләп кабул итеп ала бу тәкъдимне яшь егет, аның педагогик хезмәте башлана. Читтән торып Казан дәүләт университетына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлый. Тырыш хезмәтен күреп район мәгариф бүлеге җитәкчелеге аны Олы Әшнәк җидееллык мәктәбенә директор итеп билгели. Бу җаваплы, мәшәкатьле вазыйфаны 13 ел башкара. 1967 елда Олы Солтан урта мәктәбенә директор итеп "кодалыйлар" аны. Ул чорда база мәктәбе булган Солтан мәктәбенә Олы Әшнәк, Кече Әшнәк, Зәңгәрле, Чирмешән, Тулуш, Ырга авылларыннан килеп укыйлар иде. Мәктәп бинасы утын ягып җылытыла. Бер ягу сезонына 450-500 кубометр утын хәзерләргә кирәк. Укытучыларга тиешлесе 150 кубометр. Барысын да вакытында хәзерләп кайтарырга кирәк. Интернат-мастерской, ашханә-барысы да кечкенә, кысан бүлмәләргә урнашкан. Аларны яңарту бик кирәк. Бер уку ел тәмамлануга төзелеш эшләренә ныклап керешә Габдулла абый. Яңа 3 бүлмәле интернат бинасы төзелә. Ашханә яңа аерым бинага күчерелә. Габдулла Сибгат улының күңеле болар белән генә тынычлана алмый, мәктәп бинасы тузган. Ничек яңа мәктәп бинасы төзергә?! Хыялдагы уйларын ул чактагы мәгариф бүлеге мөдире Владимир Данилович Читров һәм Солтанда колхоз рәисе булып эшләүче, үзе дә Солтан мәктәбендә белем алган Николай Григорьевич Мамаковка белдерә. Уйлашып уртак бер фикергә килеп район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәләр. Солтанда типовой мәктәп төзүдә ярдәм итүне сорыйлар. Каршы килми район җитәкчеләре. Габдулла абый, Владимир Данилович, Николай Григорьевичның тәвәккәл башлангычы юл яра, тиз арада проект документлары табыла. Колхоз рәисе бу төзелешкә һәрчак ярдәм итә. Төзелештә барлык колхозчы, авыл кешеләре, 8-10 сыйныфларда укучылар актив катнаша. Колхозның трактор, автомашиналары төзелеш өчен материал ташуга тартыла. Материалларның күпчелеге Казан шәһәреннән кайтарыла. Ул вакытта Казан-Мәскәү трассасы юк. Түзә, тырыша Габдулла абый, күпләр белән уртак тел таба. Шулай итеп, уртак тырышлык белән 1972 елда яңа мәктәп төзелеп файдалануга тапшырыла. Яңа парта, өстәлләр кайтартыла, химия, физика дәресләрендә лаборатор эшләр өчен аерым класслар булдырыла. Иркен спортзалда мәктәп укучылары, авыл яшьләре физик күнегүләр уздыра. Мәктәптә белем бирү сыйфаты күпкә яхшыра. Ул елларда Солтан мәктәбе уку һәм спорт ярышларында район буенча беренчеләр рәтенә күтәрелә, республикакүләм ярышларда җиңүләр яулый. Техникага укыту, кул хезмәтенә, агач-тимер эшләренә өйрәтү өчен аерым биналар төзелә. Болар "РСФСРның мәгариф отличнигы" исеменә лаек булган Габдулла Сибгат улының зур тырышлыгы җимешләре. Киләчәккә зур өмет-планнар, хыял белән яшәгәндә тормышның кырыс сынаулары үзен белдерә-Габдулла абыйга инфаркт булып, аны медицина комиссиясе инвалидлыкка чыгара. Яраткан хезмәтен калдырырга туры килә. Нишлисең бит, язмыш! 58 яше тулганда ачы үлем аны безнең арадан алып китте. Үзе безнең арада булмаса да, әле дә күпләрнең күңелендә ул. Төзеткән мәктәп биналары бүген дә балаларга белем бирүдә хезмәт итә. Габдулла абыйдан белем алган укучылар инде югары белем алып, аның мактаулы хезмәтен дәвам итеп, яшь буынга белем бирәләр.



    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: