Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Җырлыйм укытучым турында

    Табигатьнең моңсу да, шул ук вакытта күңелгә рәхәтлек өсти торган чагы. Шушы матур, алтынсу-ямансу көннәрдә илебез укытучылар көнен билгеләп үтә. "Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң-укытучы бул!" дигән бер галим. Хак сүзләр... Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер-төзүче, язучы, сатучы да булмас иде. Балаларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә...

    Табигатьнең моңсу да, шул ук вакытта күңелгә рәхәтлек өсти торган чагы. Шушы матур, алтынсу-ямансу көннәрдә илебез укытучылар көнен билгеләп үтә.
    "Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң-укытучы бул!" дигән бер галим. Хак сүзләр... Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер-төзүче, язучы, сатучы да булмас иде. Балаларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта урын табарга булышкан кеше дә-укытучы! Һәрберебез тормышта мәктәп бусагасын атлап чыгабыз, гомеребездәге иң күңелле мизгелләрне - мәктәп сукмакларын үтәбез. Мәктәптә укыган чакта җанга ятышлы, яраткан укытучың була торгандыр ул. Син аның дәресенә һәрвакыт әзерлек белән киләсең, дәресендә кызыксынып тыңлыйсың, һәрбер әйткән сүзенә колак саласың һәм гомумән аңа охшарга тырышасың.
    Мәктәптә яраткан фәннәрем география белән әдәбият иде. Бу фәннәрдән бервакытта да әзерлексез килмәдем. География дәресендә Гөлйөзем апа Хәбибуллинаның безнең җиребез, андагы илләр, халыклар турындагы сөйләүләрен үтә дә кызыксынып тыңлый идем. Мәктәп бусагасын атлап чыккач та онытылмый икән ул яраткан укытучы.
    Гөлйөзем апа Хәбибуллина инде менә 22 ел Балык бистәсе районы Бәтке урта мәктәбендә балаларда җиребезгә ихтирамлы караш, география, биология фәннәренә мәхәббәт тәрбияли.
    -Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Балачакта урамда җыелып укытучы уенын уйный идек, - дип башлап җибәрде ул әңгәмәне. - Аннан беренче укытучым Маһруй апа бик зур этәргеч ясады бу һөнәрне сайларга. Минем дә аның кебек буласым килде. Укыган чакта: "Үскәч кем буласың килә?"- дисәләр, бершиксез: "Укытучы"- дип җавап бирә идем. Туган авылым Олы Елгада урта мәктәпне тәмамлагач та, ике дә уйламыйча Казан дәүләт педагогия институтының география факультетына укырга кердем. Студент еллар күңелле узды. Лекцияләр, практик эшләр һәм дә беренче дәрес… Беренче дәресемне практикада чакта үткәрдем. Олы Елга авылында, җитәкчем үземнең география укытучысы иде. Иртәгә дәрес дигән көнне төннәр буе дәрес планын, конспектларын карап чыктым. Дәрес ничек үтәр, кабул итәрләрме дигән сораулар да беренче вакытта бимазалап тора. Укучылар янына кергәндә дә каушау, дулкынлану була торган хәл инде ул. Аннан бишенче курста укыган чакта Кукмара районындагы авыл мәктәбендә химия, биология фәннәрен укыттым. Бу авыл мәктәбе үземә дә бик ошаган иде. Укучылар да дәресләргә бик теләп йөрделәр. Мөгаен, мәктәпкә яшь укытучы килүе аларга да яңалык булгандыр. Ул заманнарда мәктәпләрдә укучылар саны күп. Ләкин балалар хәзерге замандагы кебек кырыс түгел иделәр.
    Институтны уңышлы тәмамлап, 1990 елда Бәтке урта мәктәбенә кайттым. Бу уку йорты да күңелемә хуш килде. Укучылар саны күп, коллектив тату.
    Укыта торган фәнем бик тә кызыклы. Укучыда фәнгә мәхәббәт уяту иң мөһиме. Ә моның өчен бар көчеңне кызганмыйча эшләргә кирәк. Географиядә дә гел китаптан гына укыту бер дә кызык булмас иде. Мәсәлән, химиядә укучыда кызыксыну лаборатор эшләр белән уяна. Ә географиядә исә, тирә-ягыбызга экскурсияләр, карталар, хәзерге заман яңа технологияләрен куллану белән уяна. Гомумән, география бөтен өлкәне ала торган фән ул. Заман кешесе географиясез тора алмый. Кешенең аңын, кызыксынуын арттыру өчен география менә дигән фән.
    -Гөлйөзем апа, хәзерге заман укытучысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш.
    -Иң беренче чиратта, баларны яратырга, аларны аңлый белергә, аларның иң якын дусларына әйләнергә кирәк. Һәрбер бала аерым шәхес ул. Заманадан артта калмыйча, яңа технологияләр куллану, бөтен өлкәдә хәбәрдар булу, үз фәнеңне яхшы белү шулай ук укытучы өчен мөһим таләпләр.
    -Укытучы һөнәре сезнең өчен нәрсә ул? Укытучы булмасагыз кем булыр идегез?
    -Укытучы һөнәре ул минем тормыш, яшәү рәвешем. Мин үземне бары тик укытучы ролендә генә күрәм. Үз профессиямне үлеп яратам.
    Чыннан да, минемчә, Гөлйөзем апа бары укытучы гына була ала. Аның йөзеннән нур балкый, балаларга булган мәхәббәте чиксез.
    Хәзерге заманда тырыш, актив укытучының хезмәте бәяләнә. Гөлйөзем апа да "Безнең иң яхшы укытучы" грантын откан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Почет, район методик үзәге грамоталары белән бүләкләнгән.
    Тормышта да бик тырыш Хәбибуллиннар. Әле күптән түгел генә яңа йорт җиткереп чыктылар, йорт-җирләре, нигезләре нык. Гөлйөзем апа инде 22 ел мәктәп яны участогын җитәкли. Мәктәп коллективы елның-елында мул уңыш ала. Продукциянең күп өлеше ярминкәләрдә сатыла, калган өлеше мәктәп ашханәсенә калдырыла. Тырыш җитәкчегә үзенең хезмәт җимешләрен күрүе тагын да сөенечледер, күрәсең.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: