Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Язмышыңа язылса, кем дә буласың

    Өммегөлсем Маннанова гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Тугыз бала арасыннан кечкенәдән бик чая, эшчән була.

    Әнисенә ияреп, каршыда гына урнашкан мәктәпнең миченә ягарга, идән юарга йөри. Урамда уйнап йөргән җиреннән күрше Шәрифел апасы да: "Эшләгәнең минем өчен булса өйрәнгәнең үзең өчен булыр,"-дип, каз йолкырга да алып керә аны. Әтисенең дә яраткан кызы Гөлсем була. Ул аны хәтта Казанга кадәр 5-6 сарыкны куып алып бару өчен үзе белән ала. Никүчтем, Арышхәздә авылларында кунып, ике көндә җәяү Казанга килеп җитәләр. Сарыклар әтисенә шул кадәр ияләнәләр ки, Казан кибетләренә дә, артыннан ияреп керәләр. Сарыкларны туганнарында эшкәртеп саталар. Сатуы да җиңел түгел, чөнки 150-200 граммлап ала итне шәһәр халкы ала. Әтисе янәшәсендә түзә Гөлсем.
    Сугыш елларында иртә язда җир чыга башлауга, чабата белән бозлы су ерып, Бәтке кырларына кадәр йөгерә Гөлсем. Өйгә һәрвакыт тулы чиләк-көянтә бәрәңге белән кайта ул. Өшегән бәрәңге кабыгыннан тиз әрчелә, аннан коймак, бәрәңге боламыгы пешерәләр. Авыр, ач тормыштан шул черек бәрәңге аларны саклап кала да инде. Сугыш еллары ачлык, ялангачлыгы белән Гөлсемнең дә үзәгенә үткән.
    Табигать аның туендыручысына, матди ярдәмчесенә әйләнеп куя.Кукы, җиләк, чикләвек җыюда аңа тиңнәр юк, аның җыйганы һәрвакыт иптәшләренекеннән күбрәк була. Чикләвек җыеп, шәл бәйләп, аларны сатып акча эшли. Шул акчага ул киемнәр-пәлтә, костюмнар ала.
    Көндезләре эш белән узса, кичләрен аулак өйләрдә була ул. Аулак утыручылардан шешәгә салып керосин җыеп чыгалар. Аулак өйләрдә түгәрәк уеннар уйнап, җырлашып утыра торган булалар. Башлап җырлаучы да, уен уйнатучы да Гөлсем апа була. Шулай бервакыт яшьләрнең берсе: "Кайсыгыз иң озак, арганчы бии?"-дип әйтеп сала. Кызыл матур атластан тегелгән күлмәк кигән Гөлсем апа идән уртасында бии башлый. Шул чак тәрәзә буеннан Гөлсем апаның әтисе узып барган була. Икенче көнне әтисе Гөлсем апага: "Ай-яй, кызым, бирдең биеп, күрсәттең кызыл күлмәгеңне,"-дип әйтеп сала.
    Аулак өйләрдә, әлбәттә, егетләр дә була. Гөлсем апа авылның бер егете Ф. (исемен билгеле сәбәпләр аркасында язмыйм) белән очраша башлый. Шул егет Гөлсемгә күктән беренче тапкыр зур "Җидегән йолдыз"ны күрсәтә. Яше сиксәнгә якынлашса да шушы йолдызны кичләрен күрүгә, аның йөрәге "дерт" итеп куя, шушы йолдыз аны яшьлек елларына илтә, сөйгәнен искә төшерә.
    Ләкин язмышмы, ялгышмы-көтелмәгән бер очрашу кызның язмышын, киләчәген бөтенләй башкача бора да куя. Казанга кунакка бара ул. Яншыкка кайтырга дип Арча кырына (хәзерге Совет мәйданы) чыга. Шунда Балыклы Чүкәйдән Минехан абый Мәннанов хезмәт иткән җиреннән ялга кайтып килеше. Ә апасы Минзифа авылга озатырга дип Арча кырына чыккан була. Бу кызларның күрше авыл- Яншыкка кайтып барышларын белеп, бик шатлана Минзифа апа.
    -Менә энемә кайтырга иптәшләр дә булды,-дип озатып кала. Рауза һәм Гөлсем апаларның чанасына Минехан абый чемоданын куеп, чаналарын тартып кайта. Яшьләр Шәле авылында төн кунырга тукталалар. Гөлсем апа хуҗаларда самовардан чәй ясап өстәлгә ташый башлый. Кайнар чәйле тулы стаканнан чәй түгелеп Гөлсем апаның кулын пешерә, ләкин ул берни сиздермичә, стаканны өстәлгә кадәр китереп куя. Минехан абый бу хәлне күзәтеп, үзенә нәтиҗә чыгара: "Стаканны ташламады, тавыш чыгармады, бу яхшы тормыш иптәше булачак".
    Шулай егет белән кыз арасында хатлар йөри башлый. Минехан абый солдат хезмәтен тутырып авылга кайта.
    Берничә көннән Гөлсем апага Яншык авылына килүен хәбәр итә.
    Шушы очрашуыннан аны Минехан абый Чүкәйгә алып кайтып китә.
    Яншыктагы егете Гөлсем апаның бу адымын бик авыр кичерә. "Гөлсем кебек күренәсең",-дип, Гөлсем апаның әнисе артыннан ияреп кибетләргә керә, елый. Аптыраган әти-әнисе егетне Казанга җибәрә.
    Гөлсем апа туган авылы Яншыкны бик сагына, Шынгый, Шитерәх, Ата Ушна, Кыскал асларын юксынып яши, туган авылы, аның табигатен оныта алмый. Чүкәй авылына авыр ияләшә ул.
    Еллар арты еллар уза.Гөлсем апа белән Минехан абыйның бер-бер артлы өч кызлары туа. Шулай матур гына яшәп ятканда, аяз көнне яшен суккандай, коточкыч хәбәр-Минехан абыйда начар авыру табыла. Гөлсем апа аны больницага алып китә. Юлда җизнәләре очрап, Яншыктагы егетенең кинәт кенә үлеп китүен, аның әле моргта булуын әйтәләр. Хәленең авыр булуына карамастан, Минехан абый Гөлсем апаны: "Әйдә барабыз, моргка",-дип, шунда алып китә. Имәндәй төз гәүдәле ир-егетнең өйләнмичә бакыйлыкка күчүе икесенә дә бик авыр тәэсир итә. Шулчак Минехан абый: "Мин Ф. дан ике ел артык яшәдем (чөнки ул Яншыктагы егеттән ике яшькә олырак була). Моның үлеме җиңел, минеке бик авыр булачак",-дип куя. Шушы вакыйгадан соң 40 көн узуга 39 яшьлек Гөлсем апаны ирсез, балаларын әтисез, әнисен улсыз калдырып, декабрьнең суык, карлы кичендә бу дөньядан Минехан абый да мәңгелеккә китеп бара.
    Тормыш арбасын ялгыз тарту, балаларга ятимлекне сиздертмәү, ай-һай авыр була аңа. Йокламаса йокламый, җигелсә җигелә, балаларын олы юлга чыгара. Йөрәк януын, җан әрнүен эш белән баса ул. Утыз ел мәктәптә, аннан медпунктта техник хезмәткәр булып эшли. Колхозның сезонлы эшләреннән дә калмый. Җитмеш яше тулганчы сыер, сарыклар асрый. өстәленнән сый-нигъмәте өзелми. Йорт җирен карап, төзекләндереп тора. Ир-атлы кешеләрдән ким яшәми.
    Гомер юлының авыр вакытларында ярдәм иткән, булышкан авылдашларына бүгенгә кадәр рәхмәтле Гөлсем апа. Хәзер исә: "Ходай сәламәтлегемне бирде, бүген көнемдә ач-ялангач түгелмен, 80 яшькә җиттем, мең рәхмәт Аллаһ Тәгаләгә",-дип шөкерана кылып яши хөрмәтле әни, хөрмәтле дәү әни.
    Әлфинур Билалова,
    Балыклы Чүкәй авылы.
    Фото: redrs@mail.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: