Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яшел байлыгыбызга игътибар

    2013 ел-Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы булса, 21 март-Халыкара урман көне булып билгеләп үтелә. Ул киң җәмәгатьчелек игътибарын урманнарны саклауга тарту максатына юнәлтү өчен оештырылган.

    Чыннан да урманнарны һәм аның байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү бүген иң мөһим чара булып тора. Чөнки табигать байлыклары, урманнар елдан-ел кими. Җәй айларында күзәтелгән янгыннар, контрольсез кисү, агачларның төрле бөҗәкләр һәм авырулар белән зарарлануы урманнарның кимүенә сәбәп була. Ул исә әйләнә-тирә мохиткә һәм яшәешебезгә тискәре йогынты ясый. Юкка гына урманнарны планетаның үпкәсе дип атамыйлар бит. Алар кислород чыганагы булып исәпләнәләр.

    Төрле зарарлы газлардан чистарталар, кош-кортларның, җәнлекләрнең яшәү һәм туклану урыны, туфракның уңдырышлылыгын, сулыкларның саегуыннан да саклыйлар. Ә агач материалларының көнкүрешебездә тоткан әһәмиятле урынын бәяләп бетерерлек түгел.


    Халыкара урман көнен билгеләп үтеп халыкның игътибарын урманнарның торышына, аларны саклауның кирәклегенә һәм урман мәйданнарын арттыруга юнәлтү актуаль мәсьәлә. Кайчандыр республикабызның 30-32 процентын урманнар биләсә, хәзер 17 процентка да җитми. Ә 25 проценттан ким күрсәткеч экологик торышның начар булуын дәлилли. Бу күрсәткечне бары тик авыл хуҗалыгында яраксыз хәлгә килгән ерганакларга, чокырларга урман утыртып кына саклап калып, арттырып була.

    Кырларга, юл буйларына урман полосалары утырту да зыян итмәс иде.


    Төптән уйланылмаган урман кодексы кабул итү дә урманнарыбызга тискәре йогынты ясады. Яшел байлыгыбызны саклаучылар һәм яклаучылар саны киметелде. Ә менә агачларны кисеп яңартып тору мәсьәләсе нык йомшарды. Нәтиҗәдә картайган урманнар мәйданы артты. Ә бу исә, үз чиратында, корыган агачларның ишәюенә китерә. Соңгы вакытларда еш кабатланган корылыклар да каен, чыршы агачларының күпләп коруына сәбәп булды. Ә андый урыннарда төрле авырулар һәм корткыч бөҗәкләр саны үрчүе аеруча куркынычлы хәл. Әмма урманчыларыбыз күңел төшенкелегенә бирелеп утырмыйлар, үз вазыйфаларын намус белән үтәргә тырышалар. Республикабыз җитәкчелеге һәм урман хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән зур үзгәрешләр күзәтелә. Заманча транспорт чаралары белән тәэмин ителә. Урманнарны янгыннан саклау эшләре дә нәтиҗәлерәк эшли башлады. Ә менә районыбыз күршесендәге Саба урман хуҗалыгында республиканы гына түгел, хәтта күрше-тирә төбәкләрне дә кәлшә белән тәэмин итеп торырлык үсентеләр әзерләү үзәге эшли башлады.


    Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы коллективы да үз алларына зур максатлар куеп эшли. Киселгән карт агачлар урынына яшь үсентеләр утырту быел 26 гектар мәйданда планлаштырылса, киләсе елда ул 116 гектарда башкарылачак. Авыл хуҗалыгында файдаланылмаган җирләргә узган ел 20 гектарда агач үсентеләре утыртылса, быел 50 гектарда башкарырга исәп итәбез. Ел саен 300-350 гектарда санитар чистарту эшләре башкару күздә тотыла. Юл читләрендә, кеше күп йөри торган урыннарда туктап ял итү мәйданчыклары булдырыла. Анда урманнарны сакларга, чиста тотарга өндәүче плакатлар урнаштырыла. Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев та урманчыларның проблемаларын аңлап, аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Урман утыртырга җир бүлеп бирүдә зур ярдәм күрсәтүенә без аеруча рәхмәтле. Урманнарны саклау белән берлектә яшь урманчы кадрлар тәрбияләү мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә. Аны без мәктәпләрдән үк башларга булдык. Мисал өчен Югары Тегермәнлек мәктәбен атарга мөмкин. Бүген анда мәктәп яны урманчылыгы яшь урманчыларның "Каенкай" түгәрәге уңышлы гына эшли. Укучылар экологик белем һәм тәрбия ала, урманчы серләренә төшенәләр, күп төрле чараларда катнашалар. Агымдагы елда урманчылар Яңа Арыш, Күки, Котлы Бөкәш, Балык бистәсе һәм тагын берничә уку йортында мәктәп яны урманчылыклары эшен җанландыруны үз алларына максат итеп куйдылар. Тиздән массалы төстә агачлар утырту чоры да җитә. Бу чараларда барлык укучылар һәм авыл кешеләре дә актив катнашыр дип көтәбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: