Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • «Яраттым, яратам!”

    Шомбыт авылында яшәүче Мария һәм Михаил Пермяковлар шушы көннәрдә үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәләр. Менә 50 ел инде иңгә-иң торып, җанга-җан сыенып гомер кичерәләр алар. Сөйләүләренә ышансаң кавышулары кызык кына килеп чыккан инде. 1961елның кар буранлы февраль аеның бер көнендә Шомбытның Рязань урамында яшәүче Марияләр капка төбенә ат белән Михаил...

    Шомбыт авылында яшәүче Мария һәм Михаил Пермяковлар шушы көннәрдә үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәләр. Менә 50 ел инде иңгә-иң торып, җанга-җан сыенып гомер кичерәләр алар.
    Сөйләүләренә ышансаң кавышулары кызык кына килеп чыккан инде. 1961елның кар буранлы февраль аеның бер көнендә Шомбытның Рязань урамында яшәүче Марияләр капка төбенә ат белән Михаил килеп туктый. Иптәшкә дустын да алган. Бу вакытта Мария маллар карап йөри торган була. Михаил аңа бер сүз дә әйтмичә йортка уза һәм капчыкларга Марияның әйберләрен тутыра башлый. Өйгә йөгереп кергән Мария аптырап кала инде. "Я, хода, нәрсә эшлисең син?-ди ул гаҗәпләнеп. "Нәрсә, нәрсә, миңа кияүгә чыгасың. Синең белән сөйләшеп торырга вакыт юк. Әйдә өйгә кайтабыз, эш күп,-ди Михаил. Менә шулай итеп Мариябез Пермякова була да куя инде. Әллә чынлап, әллә бераз шаяртып өйләнешүләре тарихын әнә шулай хикәяләделәр алар.
    ... Мария 16 яшеннән колхоз малларын көтә. Иптәш кызы белән Казанга үгезләр, сыерлар куганнарын әле дә булса күз яшьләре белән искә ала ул. Көчле яңгырлар, кызу кояш астында 15 көн, 15 төн баралар. Әле үз җаеңа гына бару да түгел бит ул. Терлекләр кайсы кая чабарга гына торалар. Арып хәлдән тайгач, чиратлашып җиргә ятып йоклап алалар. Учакта ярмадан, төрле үләннәрдән ашарларына пешерәләр. Барлык авырлыкларга түзеп, куркуларын басып хуҗалык малларын исән-имин ит комбинатына илтеп тапшыралар.
    Менә шундый михнәт-газаплар күрүгә карамастан, яшьлекләрен искә төшерергә ярата Мария Васильевна. "Бик авыр яшәдек, әмма күңелле иде. Кичләрен клубта жыр, гармун тавышы тынмады. Арганнарны онытып күңел ача идек",-ди ул.
    Декрет ялларында да ике айдан артык утырырга туры килми аңа. Озак еллар Шомбыт спирт заводында эшли. Спирт җитештерү технологиясен энәсеннән-җебенә кадәр үзләштерә. Заводның барлык цехларында да эшләп чыга. Пенсиягә чыгар алдыннан БРУ аппаратчысы була.
    Михаил Павлович шулай ук бик яшьли совхоз эшенә җигелә. Балта остасы буларак төзелештә эшли. Пилорамада такта ярдыра. Аннары спирт заводы котельныенда эшли. Утынны да үзләре әзерлиләр, капчыкка тутырып күмер ташыйлар, баржалардан ашлык та бушаталар.
    Пермяковлар ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Барысы да әти-әниләренә охшап тырышлар, эш сөючәннәр. Гаиләләр корганнар, балалары, яраткан эшләре бар. Туган йортларын да онытмыйлар, еш кайтып әти-әниләренең хәлләрен беләләр, булышалар.
    ... Пермяковларда кунакта утырам. Өйләре чиста, пөхтә, ямьле. Стеналарда балаларының, оныкларының, оныкчыкларының фотолары эленгән. Бу йорттагы бәхет мизгелләрен санап сәгать текелди. Плитәдә чәй кайный, мичтә пешкән тәмле көлчә исе таралган. Еллар дәвамында җайга салынган көнкүреш сизелеп тора.
    Бик күп яшьләргә үрнәк итеп куяр идем мин аларны. Барысына да түзгәннәр, үз-үзләрен аямыйча эшләгәннәр, бәхетле нигез корганнар. Бу гап-гади авыл кешеләренең батырлыкка тиң тормышы турында китаплар язарга мөмкин булыр иде. Әле дә булса тормыштан ямь, тәм табып яшиләр алар. Уйлап карасаң шактый кайгы-хәсрәт тә күргәннәр бит. 18 яшьлек кызлары фаҗигале төстә вафат булган. Бу кайгыга ничек түзгәнен ана йөрәге үз генә белә инде. Әле дә сыкрый, гомер буе сыкрар да инде ул. Мария апаның чәчләренә чал-кырау төшсә дә, күкчәчәктәй күзләре һаман яшь. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә бары тик яратып кына багалар алар. Шуңа да авылда һәркем хөрмәт итә үзен.
    Картлар дип әйтергә тел әйләнми аларны. Михаил Павлович туктаусыз шаярта. «Әйдә сезне фотога төшерәм»,-дигәч, назлап кочаклап та алды Мариясен. «Әле дә шулай нык яратасыңмыни соң?»- дип сорадым. "Ул минем бердәнберем бит. Яраттым, яратам, яратачакмын",-дип ярып салды да дулкынланудан тәмәкесен кабызып урамга чыгып китте. Ә Мария апаның күзләреннән чиксез шатлык бөркелде инде. Хәләленнән мондый сүз ишетү һәр хатын-кыз өчен бәхет инде ул җәмәгать. Илле ел гомер иткәннән соң бигрәк тә.
    Күркәм бәйрәмегез белән сезне, хөрмәтле авылдашларым!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: