Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Якташ галим үткәннәрне яңартты

    "Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк", дигән 19 йөзнең мәшһүр татар галиме, тарихчы, философ һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани.

    Биектау авылы җирлегенә кергән Яңавыл авылына быел 100 ел тулды. Шушы уңайдан Яңа-Сала авылы китапханәсендә "Рәхмәт укыйм туган җиремә" дип аталган очрашу-кичә үткәрелде. Кичәгә якташыбыз, тарихчы, археолог, тарих фәннәре кандидаты, язучы, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы , 30 дан артык китап авторы, бүгенге көндә Биектау районы Дача бистәсе урта мәктәбендә физика, информатика, математика фәннәреннән балаларга белем бирүче-укытучы Нурулла абый Гариф чакырылган иде.
    Авылларыбыз тарихы әле тулаем язылмаган. Әлегә авыллар тарихын язарга шул авылдан чыккан зыялылар алына. Шундый зыялы авылдашыбыз Нурулла Гарифның "Яңа-Салалары кала булган", "Без кемнәрнең оныклары әле" дигән китапларында Яңа-Сала, Яңавыл, Мукшы Чаллысы һәм Чаллыбаш авыллары тарихына сәяхәт кылына. Шулай ук Балык бистәсе районы җирлегендә урнашкан авыллар тарихы, Борынгы Чаллы шәһәренең тарихи язмышы, аларны торгызу һәм саклап калу турында, Казан ханлыгы тарихы хакында Нурулла абый үзенең башка күп кенә хезмәтләрендә бәян итә. "Мин сезнең арада яшәдем" дигән китабын автобиографик повесть буларак кабул итәбез. Чөнки ул бу әсәрендә балачагы, үсмер еллары, әти-әнисе, мәктәп еллары, авыл кешеләре турында яза.
    Кичәдә Нурулла абый Яңавыл авылының барлыкка килү тарихын мавыктыргыч итеп сөйләде. Авылның тарихына багышланган күп кенә кызыклы документлар, мәгълүматлар белән таныштырды, авыл халкын кызыксындырган сорауларга җавап бирде, халык белән эчкерсез әңгәмә корды.
    Нурулла абый Гарифның "Яңа-Салалары кала булган" дигән китабыннан Яңавыл авылы тарихына багышланган өзек китереп китәсем килә: "Яңавыл 1912 елда барлыкка килә. (Чаллыбаш авылы кешесе Сафа бабай сөйләве буенча 1914 елда төзелә)
    Авылга нигез салучылар:
    1. Әхмәт (Әхмәтсафа абый) .Яңа-Саладан.
    2. Закир абый. Яңа-Саладан.
    3. Хәбибуллин Хәйрулла. Мукшавылдан.
    4. Шакиров Закир. Мукшавылдан.
    Беренче йортларны салганда Әхмәтсафа абый иптәшкә яңасалаларны күчәргә өндәп йөри. Йортка кертәбез, болыннан печәнлек, җир бирәбез, ди. Барлыгы унлап йорт кына булуга карамастан, революциядән соң (1920 еллар) хәер, халыктан җыелган акчага ярдәмләшеп мәчет салалар. Бу эштә Әхмәтсафа Сафин һәм авылдашыбыз Тәлгать абыйның атасы Хәертдин Фәттахов активлык күрсәтәләр. Хәертдин абый Әхмәтсафа абыйны җитәкләп ( авыл Советыннан рөхсәт кәгазе алып), мишәр якларына (Чистай) чаклы барып җитәләр. Мәчет манарасын Тәберде Чаллы авылы кешеләре эшли. Аның манарасы төз, биек була. Түбәсен кызыл балчыктан эшләнгән түбә кирпече (черепица) белән каплыйлар.
    1934 елда мәчетне җимерәләр. Мәчет бинасы мәктәп, амбар буларак кулланыла. Анда вакытлыча читтән килгән укытучылар торуы да билгеле. Соңрак аны күчереп салып, үрдәк фермасы төзиләр. Түбәсен карамаганлыктан яңгыр суы үтеп, тарала башлый. Искергәч, фермага утынга ягалар. Мәчеттә мулла булып эшләүче Чаллы кешесе куудан куркып читкә качып китә.
    Соңрак мәчет урынына кибет төзиләр. 1995 елда "Кулон" фирмасы җитәкчесе (Әхмәтсафа бабайның оныгы) Альберт Фәхретдинов яңа мәчет төзергә алына. Төзелеп беткәч, бабасы истәлеге итеп аңа "Әхмәтсафа мәчете" исеме кушалар..."
    Кичәдә укучылар чыгышы, Яңа-Сала, Чаллыбаш авылы клублары тарафыннан оештырылган концерт номерлары, Яңавылга багышланган презентация, китап күргәзмәсенә күзәтү кичәгә ямь өстәде.
    Кичәдән һәркем кәнәгать калды. Яңавыл халкы Нурулла абыйга ихлас рәхмәтләрен җиткереп, саулык-сәламәтлек, кабат очрашулар һәм яратып башкарган авыр хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар теләделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: