Вәсимә апа Гыймадиева: өлкәннәр үрнәгендә әдәпле булырга, хезмәтне яратырга, сабырлык белән яшәргә кирәклеген төшендерә
1390
0
0

Авыл җирлекләрендә дә ветераннар саны елдан ел кими. Олы Солтан авылында яшәүче 86 яшьлек Вәсимә апа Гыймадиеваның тормыш юлы күпләр өчен үрнәк булырлык.
Илдә Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 13 яшь була. Гаиләдә берсеннән берсе кечкенә җиде баласын калдырып, әтисен фронтка озаталар. Тик озак та үтми аның Мәскәү өчен барган каты бәрелешләрдә батырларча һаләк булуы хакында хәсрәт хат килеп төшә. Ә авылда тормыш җиңел булмый. Колхозда булган икмәкне, атларны фронтка озаталар. Авыл кешеләре ачлыктан интегә башлый. Вәсимә өч иптәш кызы белән кар астында басудан калган бөртекләрне, башакларны җыеп алып аны кул тегермәне аша тарттырып, умач пешереп ашыйлар. Шуннан соң барлык сеңелләре-энеләренең күңелләре күтәрелеп китә. Бер ничә көннән соң алар кабат шул кәсеб белән басуга юл тоталар. Әмма бу юлы кайсыдыр алар хакында милициягә хәбәр җиткерә. Өйдә тентү үткәреп чиләк төбендә күгәреп беткән өч килогрмага якын, җирдә коелган ашлыкны табып алып, кулга алалар. Бер атнадан авылда ачык суд үткәрелә. Өч кыз баланы өчәр елга хөкем итәләр. Әле балалыктан чыкмаган сабыйлар Казан шәһәре төрмәсенә озатыла. Анда да яхшы күңелле кешеләр очрый. Бәхетенә төрмәдә эшләүче Мәскәү шәһәреннән булган бер ханым сабыйларны нык кызганып югары судка хат юллый. Җиде ай төрмәдә утырганнан соң аларны азат итәләр. Иреккә чыккач Казан шәһәрендә яшәүче әтисенең апасы аны җәяүләп туган авылына озата. Шуннан соң Вәсимә җиде чакрым ераклыкта урнашкан Корноухово авылындагы спирт заводына эшкә керә. Анда эш тәмамлангач аны Хутор бүлекчәсендәге кирпеч заводына билгелиләр. Әнә шулай бик кечкенәдән тормыш арбасына җигелеп, эшләп үсә. Колхозга Чулман елгасы утрауларыннан бүлеп бирелгән камыш чабып, азык ташуда кышын Берсут урманнарында агач кисүдә катнаша ул. 23 яшендә гаилә корып яши башлагач та тормышлары җиңеләйми. Улы Нургазиз дөньяга килгәч озак та үтми, ире фаҗигале төстә вафат була. Шуннан соң аны дүрт бала белән тол калган Миннеәхәткә димлиләр. Кечкенәдән авыр тормыш шартларында үсеп, зур чыныгу алган Вәсимә балаларга ятимлек ачысын күрсәтмәскә тырышып яши. Хуҗалык эшеннән дә калмый, гаиләсен дә тәртиптә тота. Еш кына аларны авылда күпләргә үрнәк итеп куялар. 50 елдан артык бергә гомер кичергән иптәше Миннеәхәт абый гына вафат булды. Вәсимә апа бүген уртанчы улы Илдар гаиләсендә тәрбияләнә. Оныкларын карарга, йорт эшләрен башкарырга да булыша ул. Еш кына оныкларына үзенең яшьлек еллары турында сөйли. Аларга өлкәннәр үрнәгендә әдәпле булырга, хезмәтне яратырга, сабырлык белән яшәргә кирәклеген төшендерә.
Бәдамша Валеев.
Фото yandex.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
12 август 2022 - 09:08Котлы авылы истәлегенә таш куелды Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән бер фәлсәфәче. Котлы Бөкәш авылының өске урамының “Фәттах” буасының югары өлешендә Котлы авылы тарихына багышланган истәлек ташын ачу тантанасы булып узды.14600
-
12 август 2022 - 08:56Лилия Кәримуллина: "Безнең хезмәт - ул кешеләрне эштән соң ял иттерү" Җәй нинди вакыйгалар белән истә калды, дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде.12000
-
12 август 2022 - 08:52Степановка авылына туристлар ташкыны кимеми Районыбызның элеккеге Степановка авылы инде бик күптәннән онытылган төбәкләр исемлегенә кертелгән иде.12100
-
12 август 2022 - 08:48Балык Бистәсенең онытылмас легендар җитәкчеләре Бүген еш кына дистәгә якын эшчесе булган коллектив җитәкчеләренең кеше белән эшләве бик авыр хәзер,- дигән зарлану сүзләрен күп ишетергә туры килә.13700
-
11 август 2022 - 10:26Кияү белән кәләш туй вакытында сугышкан Алар бер-берсен ашатырга тиеш булган.21600
-
11 август 2022 - 09:31Каһвә эчүнең йөрәккә зур зыян салуын ачыклаганнар Көн саен күп күләмдә каһвә эчү йөрәк-кан тамырлары системасына бәйле проблемаларга һәм йөрәк мускуллары талчыгуына китерергә мөмкин, ди табиб-терапевт Надежда Чернышова.11700
-
9 август 2022 - 14:25Балык Бистәсендә ике машина йөртүче правасыз калдырдылар Район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе белдерүенчә, Балык Бистәсе муниципаль районында яшәүчеләр Е. Л. Афанасьев, А.Г. Агафонов исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен инспекторлар тарафыннан тоткарлана.27500
-
9 август 2022 - 14:21Зөлфия Фомина: "Хуҗалыгыбызда бар хезмәтне шулай бергәләшеп башкарабыз" Шомбыт авыл җирлеге советында Зөлфия белән Олег Фоминнарны мактап телгә алгач, безгә аларны озаклап эзләп йөрисе дә булмады.15900
-
9 август 2022 - 14:15Балык Бистәсе районының мәктәпләренә уңай бәя бирелде Һәр мәктәп, балалар бакчасы яңа уку елы башланыр алдыннан эшчәнлекләренә әзерлеккә тикшерү узарга тиеш.20800
-
9 август 2022 - 14:12Укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин.14800
-
9 август 2022 - 14:08Вәкил Хаҗиев: "40 ел дәвамында төн йокыларын калдырып, ярдәмгә мохтаҗ авылдашлары янына ашыгулары нәтиҗәсез үтмәгән күрәмсең" Юктан гына кәеф була, аздан гына хәтер кала, дип бер дә тикмәгә әйтмәгәннәр шул әби-бабаларыбыз.34200
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.91200
-
5 август 2022 - 17:43Балык Бистәсенә читтән кайтучылар саны арта Районыбыз биләмәсендә читтән кайтучылар артып тора.27900
-
11 август 2022 - 10:22Балык Бистәсе китапханәсе хезмәткәрләре "Безнең ишегалды уеннары"дигән үңел ачу программасы үткәрделәр
-
28 июль 2022 - 10:32Балыкбистәлеләр , "Мәдәният аланы"на кич утырырга килегез
-
26 июль 2022 - 09:49Котлы - Бөкәш җирлегендә бик матур урам бәйрәме үткәргәннәр
-
10 июнь 2022 - 08:00Порядок технологического присоединения к электрическим сетям, возможность получения услуг через электронные порталы Согласитесь, что возможность получения любых услуг через электронные порталы значительно облегчает нашу жизнь?!32000
-
9 июнь 2022 - 10:29Памятки по электробезопасности для школьников Закончился учебный год, у школьников начались долгожданные каникулы.30500
-
12 август 2022 - 09:08Котлы авылы истәлегенә таш куелды Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән бер фәлсәфәче. Котлы Бөкәш авылының өске урамының “Фәттах” буасының югары өлешендә Котлы авылы тарихына багышланган истәлек ташын ачу тантанасы булып узды.14600
-
12 август 2022 - 08:56Лилия Кәримуллина: "Безнең хезмәт - ул кешеләрне эштән соң ял иттерү" Җәй нинди вакыйгалар белән истә калды, дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде.12000
-
12 август 2022 - 08:52Степановка авылына туристлар ташкыны кимеми Районыбызның элеккеге Степановка авылы инде бик күптәннән онытылган төбәкләр исемлегенә кертелгән иде.12100
-
12 август 2022 - 08:48Балык Бистәсенең онытылмас легендар җитәкчеләре Бүген еш кына дистәгә якын эшчесе булган коллектив җитәкчеләренең кеше белән эшләве бик авыр хәзер,- дигән зарлану сүзләрен күп ишетергә туры килә.13700
-
12 август 2022 - 08:39«Балык Бистәсе ВЗП» игенчеләре районыбызда урып-җыю эшләрен зур оешканлык белән алып баралар «Балык Бистәсе ВЗП» игенчеләре районыбызда бүгенгесе көнне урып-җыю эшләрен зур оешканлык белән алып баралар.11000
© 2011 - 2022. Авыл офыклары (Сельские горизонты). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА": http://tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+