Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ул җиңел бирелмәде

    Илебез азатлыгы бәхетле, якты киләчәк өчен кан койган, сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре белән хөрмәт яулаган өлкән буын вәкилләре сафы, кызганыч, сирәгәя бара. Аларның үтелгән данлы юлы киләчәк буыннарга үрнәк. Шундый хөрмәткә лаек Камалов Сахибетдин Шәйхетдин улын мин тере тарих дияр идем. Ул 1924 елда Олы Әшнәк авылында туган. Авылдагы...

    Илебез азатлыгы бәхетле, якты киләчәк өчен кан койган, сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре белән хөрмәт яулаган өлкән буын вәкилләре сафы, кызганыч, сирәгәя бара. Аларның үтелгән данлы юлы киләчәк буыннарга үрнәк.
    Шундый хөрмәткә лаек Камалов Сахибетдин Шәйхетдин улын мин тере тарих дияр идем. Ул 1924 елда Олы Әшнәк авылында туган. Авылдагы мәктәптә 7 еллык белем алганнан соң авылда төрле эшләрдә эшли. 1942 елның 2 августында армия сафларына алына, шоферлыкка укый. Аның сугышчан биографиясе 2 нче Украина фронты составындагы 148 автомобильный-санитар полкта шофер булып хезмәт итүдән башлана. Алар сугышның алгы сызыгыннан яралыларны тылга ташыйлар. Җан өшеткеч хәлләрне дә күп күрә ул. 1944 елда исә Сахибетдинне танкистлыкка (механик-йөртүче) укырга җибәрәләр. Курслар тәмамлангач, танкист егет 4 нче Украина фронтының 875 нче үзйөрешле артполк составында СУ-76 арт установкада механик йөртүче булып хезмәт итә. Күп бәрелешләрдә катнашып, батырлык күрсәтә, Украинаны азат итүдә катнаша. Чехословакия җирендәге бәрелеш аеруча хәтерендә аның. 1944 елның декабрь аенда Чехословакиянең Кошице шәһәре янындагы бер авылга разведкага барырга, дошманның хәрби техникасын, җанлы көчен барларга, әгәр кирәк булса, дошман белән сугышырга приказ бирелә. Тигезсез һөҗүмдә алар дошманның ике Зенит установкасын, берничә ут ноктасын юк итәләр. Үзләренә үлемнән башка юл югын белгән дошман аеруча каршылык күрсәтә. Безнең танкка снаряд эләгә, аның пушка көпшәсе сафтан чыга, төзәүче һәлак була. Командир һәм коручы каты яралана. Йөртүче-механик Сахибетдин контузия ала. Ләкин ул каушап калмый, үзенең танкын дошман солдатлары өстенә юнәлтеп алып бара. Шул арада безнең укчылар килеп җитә. Дошман бирелә, 250 солдаты әсир төшә. Бу батырлыгы өчен якташыбыз III дәрәҗә "Дан" орденына лаек була. Курку белмәс батыр егет Чехословакия, Польша, Германияне азат итүдә катнаша. III дәрәҗә "Дан" ордены, ике мәртәбә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп медальләр иясе - якташыбыз илебез азатлыгы өчен күп көч куя. Сугыштан җиңеп кайткан батыр тыныч тормышта да хезмәтен жәлләми. Район масштабында төрле җирләрдә хезмәт итә, уңышлы һәм макталып эшли.
    1955 елның июнь-июль аеннан 1977 елның 1 гыйнварына кадәр район Эчке Эшләр бүлегендә участок инспекторы хезмәтен башкара, читтән торып укып, юрист белеменә ия була. Районда 13 авылны үз эченә алган участокта йөреп эшләү җиңелләрдән түгел әлбәттә. Әмма ул хезмәтенә һәрчак тугры кала, майор дәрәҗәсенә ирешә. Хатыны Сабира апа белән 3 бала-1 ул, 2 кыз тәрбияләп олы тормыш юлына чыгаралар. Кызганыч, Сабира апа инде бакыйлыкка күчте. Сугыш һәм хезмәт ветераны бүген балалары тәрбиясендә яши.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: