Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ул бүген дә халык күңелендә, телендә...

    Борынгы тарихи истәлекләрдән, язмалардан укып, ишетеп белгәнебезчә, халык өчен хезмәтен, хәтта тормышын кызганмаган олы йөрәкле легендар шәхесләр халык күңелендә озак еллар, гасырлар буе макталып саклана, легенда итеп сөйләнелә. Шундыйларның берсе бүген дә сагынып сөйләнгән, авылдашыбыз Хафиз Гариф улы Гариповның тормыш һәм хезмәт юлы күпләребез өчен үрнәк. 1898 елда дөньяга аваз...

    Борынгы тарихи истәлекләрдән, язмалардан укып, ишетеп белгәнебезчә, халык өчен хезмәтен, хәтта тормышын кызганмаган олы йөрәкле легендар шәхесләр халык күңелендә озак еллар, гасырлар буе макталып саклана, легенда итеп сөйләнелә. Шундыйларның берсе бүген дә сагынып сөйләнгән, авылдашыбыз Хафиз Гариф улы Гариповның тормыш һәм хезмәт юлы күпләребез өчен үрнәк. 1898 елда дөньяга аваз салган Хафиз ишле гаиләдә 3 нче бала була. Аңа кадәр бер апасы, абыйсы аннан соң тагын 3 ир бала була. Урта хәлле крестьян гаиләсе үз көнен үзе күреп, тырышып эшләп тормыш итә. Бераз кул арасына керә башлаган һәр балага гаилә тормышында хезмәт билгеле: баштарак тавык-чеби, каз-бәбкә көтү, соңрак бозау көтү кебек эшләр чиратлашып бара. Шулай көннәр, еллар уза. Инде уку яше җиткәч, авылда 1893 елда ачылган башлангыч мәктәптә белем алу, яше 11-12 гә җиткәч, үзләренең имана җирендә тырма тырмалау һәм башка хезмәтләр белән гаиләгә ярдәм итү. Укырга, эшкә бик сәләтле була яшүсмер. Ул егет булып үсеп җиткәндә илдә революция шаукымы башлана. Еллар шомлы, билгесезлек. Шуның өстенә, Идел буена ачлык афәте яный. Болганчык, ачлык елларда тормыш юлын дөрес сайлап, артык сәясәткә керми тыныч уздыра елларны алар гаиләсе. Гомер агышы дәвам итә.. Илдә колхозлашу кампаниясе башлана, алар гаиләсе беренчеләрдән булып колхозга керә. Тырыш хезмәт еллары (күмәк хезмәт) башлана. Халык күмәк хезмәтнең уңышларын күреп, сөенеп эшли. Оештыру сәләтен күргән авылдашлар Хафизны колхоз рәисе итеп сайлый һәм ялгышмыйлар. Яшьтән хезмәтне сөйгән, авыл тормышын, халкын яхшы белгән яшь рәис эшне дөрес оештыра. Ул чакта татар авылларында булмаган яшелчәчелек бригадасын оештыра, яшелчә үстерү өчен уңай урынны сайлый. Авылдан өстә - 1,5 чакрым җирдә кул, ат көче белән буа булдырып, аннан яшелчә участогына кул көче белән ерганак ясатып, су китертә. Килгән суны елга аша икенче ярга чыгару җайланмасы төзетә. Шулай итеп, авылның беренче "мелиораторы" төзеткән гидротөзелеш суы бакчага агып килеп, яшелчәчелек бригадасы беренче мул уңыш ала. Яшь үсентеләр өчен яз кояшының беренче җылы нурлары төшә торган урында парник төзелә, үсентеләрне салкыннан саклау өчен арыш саламыннан маталар үрәләр. Хезмәтнең нәтиҗәсе күренә: тирә-як авылларда беренчеләрдән булып халыкка хезмәт хакына яшелчә (кәбестә, помидор, кишер) бирелә, дәүләткә дә күп озатыла. Хафиз абый эшләгән елда бөртекле ашлык мул булып, халыкка күп ашлык тия. Эшләр шулай көйле булып барганда, 1939 елда Фин сугышы башланып, Хафиз сугышка алына. Фин сугышы безнең җиңү белән тәмамлангач та, солдат хезмәтен дәвам итә. Ул Бөек Ватан сугышында да катнаша. 4 баласы, хатыны һәм үзе бәхетенә сугыштан исән-имин кайта. 6 елдан соң исән-имин туган авылын, гаиләсен, тыныч хезмәтне сагынып кайткан фронтовик тагын җаны-тәне белән хезмәткә чума. Яңадан яшелчәчелек бригадасын җитәкли һәм сугыштан соңгы елларда район күләмендә алдынгы урынга чыга аның бригадасы. Халык аңа яңадан колхоз белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыра. 3 елга якын башкара ул әлеге вазыйфаны. Ил күләмендә үзгәрешләр башланып, җитәкче постларда коммунистлар булырга тиеш, дигән карар барлыкка килгәч, парт билеты булмаган авылдашыбызны бу хезмәттән азат итә район җитәкчелеге. Ул яңадан үзенең яраткан хезмәтендә һәм инде лаеклы ялга киткәнче шул кирәкле, файдалы хезмәтен яратып башкарып, авыл халкына, дәүләткә күп итеп витаминлы, файдалы яшелчә үстереп тапшырды. Ул оештырган гидротөзелеш озак еллар авыл халкына хезмәт итте. Ул төзеткән буа урынында инде зур плотина булса да, ул урын авыл халкы телендә "Хафиз буасы" булып, макталып искә алына.
    Менә шулай халык өчен игелекле хезмәтен кызганмаган, авылын, халкын, хезмәтен яраткан мактаулы шәхесләребез күңелләрдә гасырлар буе сакланыр һәм саклансын да иде. Тарихны, үткәнне белү, саклау һәрберебез өчен кирәк. "Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел. Хезмәтен онытма",-дигән канатлы сүзләргә колак салу һич зыянга булмас, шәт.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: