Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Укмас “йолдызчыклары”

    Язлар күтәренке кәеф, назлы кояш нурлары, аяз көннәре белән матур диләр. Табигать уянуы белән бергә авыл Мәдәният йорты үзешчәннәре дә күп төрле тамашалар оештыралар, җыр-биюләре белән халыкның күңелен күрә беләләр..

    Сәхнә тормышын бары тик аның казанында кайнаган кеше генә яхшы аңлый. Тамаша залында утырып әзер концертны карау белән, сәхнә артында әзерләнү, дулкынланулар, борчылуларны берни белән дә чагыштырырлык түгел. Читтән барысы да бик ансат төсле тоела. Бер карашка кулга микрофон тотып бер-ике минут сәхнәгә чыгып басарга барыбыз да булдыра кебек. Ә менә шул мизгелдә күпме хезмәт, йокысыз төннәр кичерүе хакында кем дә булса уйлана микән?


    Авылның үзешчән артистлары махсус белемгә ия түгел. Бары тик Ходай биргән сәләтләренә күңел җылысын кушып авылдашлары өчен тырышалар алар. Кичләрен төп эшләрен, гаиләләрен, йорт-җирләрен калдырып, авыл халкын ял иттерәм дип, салкын Мәдәният йортына репетицияләргә киләләр. Минемчә мондый кешеләр хөрмәткә лаек. Хезмәтләре, тырышлыклары өчен аларга халык гөрләтеп кул чаба. Шулай да аларның тавышлары бүгенгесе көнне фонограммасыз авыз да ачмаган атказанган артистларныкыннан бер дә ким түгел.


    Авылыбыз үзешчәннәре Гөлүсә Хисмәтова, Алия Хәмидуллина, Хәбир Сабиров исемнәре сәхнә түрендә һәр бәйрәмдә яңгырый. Җырчыларыбыз сандугачтай тавышлары белән халыкның күңел кылларын тибрәтә. Замана җырларын да, гармунга кушылып халык көйләрен дә моңлы башкаралар.


    Артистларыбыз бик тиз образларын алыштыра. Җырлары елатса, куйган спектакльләре халыкның кәефен күтәрергә сәләтле. Рәйсә Сәхипова, Гөлүсә, Галимова, Гөлфия Харисованың "Мунча ташы" мәзәкләре белән сәхнәгә чыгуларын авыл кешеләре түземсезлек белән көтеп алалар.


    Биюсез бәйрәм ямьле түгел инде ул. Зур һөнәри осталыкка ия булган араларында хореография белән шөгыльләнүчеләр булмаса да, кызларыбыз үзлекләреннән халык биюләрен өйрәнеп тамашачы күңелен күрә. Ә репертуарларында башкорт, чегән, урыс халкы, көнчыгыш биюләре дә бар.


    Сәхнәдә һәркем үз-үзен таба, тормышка ашмаган хыялын чынга ашыра.


    Сәхнәгә чыгып басып тамашачының кул чапканын ишеттеңме, шушы урыннан гомергә аерыла алмаячаксың. Аерылсаң да җаның тәнең шуңа тартыла. Ә Ходай сәләт биргән икән аны үз эчеңдә бикләргә ярамый. Иркен сәхнәләргә чыгып үзеңне һәм халкыңны сөендереп яшәргә кирәк. Безнең авыл үзешчәннәре дә сәхнә белән яши, һәр бәйрәм чарасына ныклап торып әзерләнә. Чыгышлары күп төрле көндәлек мәшәкатьләргә күмелгән авыл халкының күңелен ямьләндерә, җанга рухи көч бирә. Шуның өчен Кече Укмас "йолдызчыкларына" авылдашларыбыз исеменнән рәхмәт белдерәсем килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: