Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Үткәннәрне барлый күңел

    Гомер дигәнең уза да китә икән. Әле былтыр җәй генә гөрләп торган әбием һәм бабамның йорты бүген бушап калды. Балачагымның күп кенә хатирәләре шушы нигез белән бәйле булганлыктан, әлеге җансыз тынлык йөрәкне кыса, күзләргә яшь килә.

    Бүгенгедәй хәтеремдә, без уйнап, арып-талып урамнан керәбез. Әби безне кыстый-кыстый ашата, бал белән чәй эчерә. Аннары бабай янына җыелабыз. Ул бер генә минут та тик тора алмый: төрле төстәге пластмассаларны кисеп, мәрҗән тезә, я йорт өчен кирәк-яраклар ясап мәш килә. Аның эшләгәнен карап тору-үзе бер кызык иде.
    Бабам Фәрзиев Гыйльметдин белән әбием Фәрзиева Шәмсекамал икесе дә Югары Тегермәнлек авылында туып-үсәләр. Беренче сыйныфка кереп аз гына укуга, бабам ул чордагы иң куркыныч авыруларның берсе - тиф эләктереп озак кына урын өстендә ята. Шул чир аркасында ул гомерлеккә телсез-чукрак булып кала.
    Әбием белән бабама сугыш ачысын да татырга туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганда бабайга 16, ә әбигә 12 яшь кенә була. Алар да бөтен ил белән тормыш авырлыкларын үзләренең әле ныгырга да өлгермәгән җилкәләрендә күтәрәләр. Үгез җигеп, кырда җир сукалау, Арча, Чистай якларыннан орлык ташу, урман кисүдә әби белән бабай да үзләреннән бик зур өлеш кертәләр. Сугышның башыннан ахырына кадәр тир түгәләр.
    Илләр тынычлангач, алар гаилә корып, Воркута якларына кузгалалар. Аларның анда 3 балалары дөньяга килә, икесе кисәк кенә авырып үлеп китә. Тормыш итәргә кирәк. Алар биредә дә тик утырмыйлар. Бабай Себер урманнарында агач әзерләп, бараклар төзүдә катнаша, әби хастаханәдә идән юа. Тик бабамның сугыштан исән кайткан әтисе кинәт кенә сукырая. Карт әти-әниләрен карау өчен әбием белән бабаем кабат туган авылларына әйләнеп кайталар. Биредә тагын 4 балалары туа. Шулай итеп алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Барысына да югары һәм урта белем биреп, олы тормыш юлына озаталар.
    Туган якларына әйләнеп кайткач, бабам бөтен тормышын йортлар төзүгә багышлый. Үз авылында гына түгел, хәтта күрше авылларда да аның кулы тимәгән йорт юк.
    Гомер буе инвалид булып та, шулай шат күңелле, тынгысыз булуына чын күңелемнән сокланып карый идем. Мәктәптә аз гына укып калуына карамастан, ул укый-яза да белә. Өйдәге өстәл, шифоньер, тумбочка, урындык кебек җиһазлардан башлап, көрәк, пычак, хәтта энәне дә үз куллары белән ясый иде ул.
    Тик яныңда көч бирүче кешең булмаганда, бернинди уңышларга да ирешеп булмый. Әби дә бабай өчен нәкъ менә шундый яшәү чыганагы була. Ул аның өчен тормыш иптәше генә түгел, ә чын сердәш, ныклы терәк тә иде. Алар бер-берсен бер караштан аңлап, хөрмәт итеп яшәделәр.
    - Әни мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләгәндә, алар әти белән төнге сәгать өчләрдән укучылар килгәнче, мичләргә ягып, классларны җылытып куялар иде, колхоз эшенә дә һәрвакыт бергәләп йөрделәр,-дип искә ала әнием алар турында.
    Бергә картайган парлар берсе артыннан икенчесе озак тормый, диләр. Бабам 2011 елның сентябрь аенда җир куенына күчте. Бабай үлгәч, әби дә биреште, еш авырды. 5 баласы да кулларыннан килгәнчә, аны карадылар. Бу елның 30 нчы маенда әбием дә гүр иясе булды.
    Мин аларны бәхетле карт белән карчык дияр идем. Тигез гомер иттеләр, бакый дөньяга да бергә күчтеләр дисәң була. Иң мөһиме, алар бу дөньяда үзләренең нәсел җебен дәвам итүче 5 бала, 11 онык калдырып киттеләр. Нәсел шәҗәрәсе дәвам итә.




    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: