Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Тирәбездә яхшы кешеләр, сөендерә

    Буталчыклы заманада яшибез. Телевизор ачсаң пенсионерларны алдалаулары, йорт-җиһазларын талаулары хакында шомлы хәбәрләр ишетәбез.

    Кайбер яшьләр эшсезлекне сылтау итеп нинди генә җинаять кылмый. Ә бит күңеле теләгән кешегә эш күп хәзер. Без-пенсионерлар гомеребезне намуслы хезмәттә үткәреп, бүген хәләл пенсия алып яшибез.
    Билгеле инде барыбыз да диярлек кешеләргә бик тиз ышанабыз шул. Ләкин аларның да төрлесе очрый бүген. Тирәбездә яхшы күңелле кешеләр дә күп булуын онытырга ярамый.
    Күптән түгел генә Котлы Бөкәш төбәгенең Тәб.Чаллы авылындагы "Юлдаш" кибетендә булырга туры килде. Бер очрак белән биредәге сатучылар бик намуслы булуларын исбатлыйлар. Йомышымны йомышлап авылга кайтып кергәч, кичке сәгатьләрдә Котлы Бөкәштә яшәүче гаилә дустыбыз Фәрит Сибгатуллин шалтырата. "Сез кибеттә булганда, акчагыз төшеп калмадымы",- ди бу.
    Мин шулвакыт акча янчыгымны барладым һәм 500 сум акчамның җитмәвен сиздем. Кибеттә эшләүчеләргә Аллаһның рәхмәте яусын. Авыл халкын сөендереп яшәүләре өчен, Ходай саулыкларын бирсен үзләренә. Үз эшләренең чын осталары, гадел сатучылар Миләүшә, Гүзәлия, Нәзирә ханымнар намусында акчам кире кайтып иреште. Иң кыйммәте, арабызда мондыйларның булуына сөенергә кирәк!
    Вәрәкия Сафина.
    Мамадыш районы Түбән Сөн авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: