Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Тәүбә-истигъфар кылу

    Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим.

    Раббыбыз безне-колларын гөнаһ эшләргә сәләтле итеп һәм дә үзенә генә гыйбадәт кылсыннар, үзенә генә итәгать итсеннәр өчен яралткан. Без моны аңларга, ягъни, Аллаһ безләрне ни өчен вәгъдә алуын, кемнең ни өчен бәхетле яисә бәхетсез булуын, җәннәткә яки җәһәннәмгә ни өчен керәчәгебезне төшенергә бурычлыбыз. Һәм дә көннең һәр сәгатендә ике дөньяны юктан бар иткән һәм аны тәрбия кылучы Аллаһы Тәгаләгә дога вә ялвару, тәүбә итү хәлендә булырга, гаиләбез, якыннарыбыз, күршеләребез өчен яхшы вә файдалы эшләр эшләп, күркәм нәрсәләр турында уйларга, ягъни, гыйбадәтебезне көчәйтергә тиешбез. Ә чын гыйбадәт-Аллаһының барлыгын вә берлеген кабул итеп, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, булганына шөкерана итеп, Ислам кауннары вә Пәйгамбәребез сөннәте буенча яшәргә тырышу, гөнаһларны ярлыкауны, кичерүне сорап, аңа даими рәвештә мөрәҗәгать итү, дога, теләктә булу дигән сүз ул.
    Дога кылу өчен төгәл бер вакыт булмаса да, Аллаһы Тәгалә безләргә, үзенең ризалыгын алу өчен, уңай шартлар тудырган. Рәҗәб, Шәгъбан вә Рамазан айлары Аллаһ рәхмәтенә ирешү өчен иң мөбәрәк айлардан санала. Әйтик, Рамазан аенда кылынган тәүбә-истигъфар, дога вә ялвару, ихлас күңелдән булса, һичшиксез кабул кылыныр икән. Гает, гарәфә, җомга, дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәре дә, сәхәр-ифтар вакыты, кар вә яңгыр яуган вакыт, Кадер кичәсе дә теләк-догаларның кабул булуы өчен уңай көн вә кичәләр исәпләнә. Кадер кичәсе, мәсәлән, гөнаһларның гафу ителүе буенча мең айдан да хәерлерәк диелә.
    Дога, теләкне һәр эшне башлагандагы кебек, Аллаһы Тәгаләгә таянып вә аңардан ярдәм сорап башлау зарур. Эшнең хәерле төгәлләнүен дә сорарга кирәк. Әмма теләкне дөрес теләү мөһим. Югыйсә, теләгәнеңнең киресе килергә мөмкин.
    Доганы вә теләк теләүне Аллаһы Тәгаләгә хәмед вә пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) салават әйтеп башлау хәерле. "Әлхәмддулилләһи раббил галәмин. Үәссаләту үәссәләмәу галәә расулинәә Мүхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин",-диясең. Аннары: "Йа, Раббым, гөнаһларымны кичер, бәрәкәтләр, сәгадәт, саулык-сәламәтлек, иман байлыгы бир!",-дип теләк телисең. Әти-әниең, туганнарың, якыннарың өчен дә сорарга мөмкин.
    Шунысы бар: әгәр кешенең тәүбә итмәгән гөнаһлары булса, фарыз гамәлләрне үтәмәсә, теләге тормышка ашмаска ихтимал. Шуңа күрә теләкне кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, ихлас күңелдән, кабул буласына нык ышанып теләргә кирәк.
    Азан әйтелгән, камәт төшерелгән һәм намаз укыган вакытта кылынган догаларның кабул булуы турында да риваятьләр күп. Бу хакта киңрәк тукталырга исәп.
    Чөнки кайберәүләр белеп бетермәскә мөмкин.
    Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә: "Азан белән камәт арасында кылынган дога кире кайтарылмас",-диелгән. Икенчесендә: "Колның Раббысына иң якын булган вакыты-сәҗдәдәге вакытыдыр. Шулай булгач, сәҗдәдә булган мизгелдә күбрәк дога кылыгыз!-дигән. Һәм үзе күп вакыт "Сүбхәәнәллаһи вә бихәмдиһи. Әстәгъфируллааһи үә бихәмдиһи. Әстәгъфируллаһи үәәтүүбү иләйһи",-кәлимәсен укый торган булган.
    Белгәнебезчә, азан белән камәт арасында вакыт шактый. Үз телеңдәме яки Корһән телендәме-тәһлил чыгарга, иркенләп теләк теләргә була. Ә менә ике сәҗдә арасында вакыт бик аз. Монда нишләргә? "Крепость мусульманина" дигән китапта язылганча "Рабби-гъфирлий!"-дип, 2-3 тапкыр әйтергә кирәк. Безнеңчә: "Йа, Раббым, гафу ит мине! Йә Раббым, гөнаһларымны ярлыка!-дигән сүз ул. Кыска да, тирән мәгънәле дә.
    Дөрес, болай әйтүне кайберәүләр намазны бозу, аңа яңалык кертү дип саныйлар. Әгәр Пәйгамбәребез үзе шулай гыйбадәт кылган, сәхабәләренә өйрәткән вә безләргә дә боерган икән, монда, намазны тулыландырудан һәм савап эшләүдән гайре, бернинди дә намаз бозу юк! Киресенчә, Пәйгамбәребез сөннәтен торгызу үзе зур савап.
    Аллаһ Тәгалә Үзе белүче, үзе күрүче, шәфкать иясе, гөнаһларыбызны ярлыкаучы. Әгәр гыйбадәтләребезне кеше күрсен өчен генә түгел, ә ихлас күңелдән кылсак, дога-ялваруларыбызны, тәүбә-истигъфарларыбызны кабул итмичә, гөнаһларыбызны кичермичә калмастыр, шәт. "Кем миңа дога кыла? Догасын кабул итим. Кем миннән гафу үтенә? Аны гафу итим. Кем миннән берәр нәрсә сорый? Теләгәнен бирим",-дип әйтер ди Раббыбыз даими гыйбадәттә, дога-теләктә булучыларны хуплап, шатландырып.
    Кылган гыйбадәтләребез, теләгән теләкләребез вә тәүбә-истигъфарларыбыз хакы хөрмәтенә, Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны үзенең хак юлында булырга насыйп әйләсә иде.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: