Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сызылган сырларда–гомер чаткысы...

    Тирә-ягыбызга карыйк әле. Кем генә күзгә ташланмый да, кемне генә күрмибез. Бигрәк тә тормышта изелгән, рәнҗетелгән кешеләр игътибарыбызны беренчеләрдән булып җәлеп итә. Бу бигрәк бүгенге матбугатта нык чагылыш таба. Тик тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүче өлкәннәребез генә игътибардан читтә кала бирә. Ә андыйлар бит бүген дә бар, алар исән...

    1933 елның 1 апрелендә Кече Укмас авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз сала ул. Хәзер алар буынын балачагы булмаган буын дип йөртәләр. Ачлык, ятимлек, Фәхретдин бабайның маңгаена сызылган сырлардан бүген шуларны укып булыр иде. Әтисе Садретдин абый ул вакытта күмәк хуҗалыкта агроном булып эшли. Фәхретдин бабайның туган нигезе дә авыл фермасына терәлеп үк тора. Шуңа күрә дә тормыш аның хезмәт юлын, шул буын вәкилләренә хас булганча, терлекчелек абзарыннан башлатып җибәрә.
    Сугыш бетеп, тормышлар җайлашкач, Фәхретдин бабай Кызыл Армия сафларында 3 ел хезмәт итеп кайта. Калининград өлкәсендә башланган хәрби хезмәт юлы Красноярск шәһәрендә тәмамлана. Фәхретдин бабай армия сафларыннан үз чоры өчен бик тә актуаль тимерче һөнәренә өйрәнеп кайта.
    Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, күмәк хуҗалыкка эшкә урнаша. 1958 елда авылның Мәймүнә исемле кызына өйләнеп, тормыш корып җибәрәләр.
    Әй гомер дигәннәрең, бигрәкләр дә тиз үтеп китә соң. Гомер көзенә якынлашкан саен узган юлыңа борылып карасаң, исең-акылың китәрлек! Ни генә эшләнмәгән дә, кем белән генә очраштырмаган язмыш дигәнең?! Ничек кенә булмасын, Фәхретдин бабай ышанып әйтә ала: ул гомер бушка узмаган - ул тырыш, намуслы хезмәт юлы белән уралган. Шуңа да бик кадерле аңа бу тормыш. Икесенең бергә пар канаттай гомер итә башлауларына да 55 ел үтеп киткән. Шул гомернең бушка узмавы бүген бигрәк тә җанга рәхәтлек, шатлык өстәп тора. Әнә бит, Мәймүнә апа белән Фәхретдин абыйның мәхәббәт агачы җимешләре булып 5 алма өзелеп төшкән. Ләкин ул агач әле бүген дә шау чәчәктә, һаман яшь. Ул агачны бүген 8 онык һәм 1 оныкчык яшәтеп, көч биреп тора.
    Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Мәхәббәт агачыннан өзелеп төшкән алмалар сыман Фәхретдин абый белән Мәймүнә апаның балалары да олы тормышта үз юлларын тапканнар. Әнә бит, кызлары Резидә туган авылы Мәдәният йортында узган һәр бәйрәмне шаулатып-гөрләтеп уздырып җибәрә.
    Замана агасы
    Фәхретдин бабай әле бүген дә заман белән бергә атлый. Илдә, дөньяда булган хәлләрне матбугат, телевидение, радио аша белеп танышып тора, ул хәлләргә үзе үк анализ бирә. Әле хәзер бар кешедә дә булган кәрәзле телефон аша да иркен аралаша.
    Бакчасына керсәң, анда ни генә юк. Җиләк-җимеш агачы, кыяр, помидор, кишер, суганнан кала карбызны да бик теләп игәрә ул.
    Фәхретдин бабай-авылның тарихчысы да, сакчысы да, хәтта археологы да. Әнә ул тагын таягына таянган да ашыкмыйча гына як-ягына карана-карана атаудан менеп килә. Без аны үзебезчә якын итеп "Атау бабай" дип йөртәбез. Исеме җисеменә туры килә дигәндәй, инде атау урамында да бердән-бер олы, мөхтәрәм, чыннан торып бабай булырлык кеше булып калды ул.
    Чатка җитүгә, ике як-ягына каранып тикшереп ала: барысы да тәртиптәме, үзгәрешләр юкмы, янәсе. Үзгәреш сизмәсә, юлны аркылы чыгып атлавын дәвам итә.
    -Атау бабай нихәл,-дим үземчә хәл-әхвәл сорашып. - Кая юл тотасың болай?
    -Әйбәт кенә, олан. Менә "разведкага" чыктым әле.
    Инде үзенә 80 тулуга карамастан, ул шулай аз гына буш вакыты чыгуга үз туган авылы урамнарын урап кайтырга ярата. Чыннан да үз туган авылына нәкъ олыларча сакчыл караш. Аның "разведкага чыктым әле" диюендә дә җор теллелеге чагылыш тапкан. Сиксәннең аръягында булган өлкәннәрнең әле дә шулай сөйләшүләре үзе аерым бер игътибарга лаек. Хәер, Мәймүнә апада шигъри теллелек тагын да күбрәк чагылыш таба. Синең һәр сүзеңә рифма табып кына тора инде.
    (Тулырак газетадан укый аласыз).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: