Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сынауларда сыгылмыйча

    Һәр коллективның йөзек кашына тиң җор телле, юморга бай, заманча итеп әйтсәк уңай энергияле кешеләре була. Безнең Балыклы Чүкәй урта мәктәбендә дә аш пешерүче булып эшләгән Минҗамал апа Газизҗанова бар иде. Иде дим, чөнки ул бүген лаеклы ялда.

    Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ачлыкны да, фәкыйрьлекне дә күп татыган.
    -12 яшемнән арба тартып 8 чакрым ераклыктагы аръяк кырына бара идек,-дип сөйли ул. Терлекләргә кышка җитәрлек үлән әзерлиләр, капчыкларга ат колагы үләнен аерым тутыралар. Әнисе аны суда пешереп сыгып черек бәрәңге оны кушып күмәч итеп салган. Ярый әле ул чорларда иген арасында үләннәр күп булган. Хәзерге кебек ашлама белән агуламаганнар аларны. Кече яшьтән өлкәннәр белән беррәттән фермада эшли, 4 ел сыер сава, чиратлашып көтү дә көтә. Кышкы чорда үгез җигеп фермага су ташыйлар, салам, печән кертәләр. 60 нчы елларга кадәр һәр хуҗалыкта диярлек кирпеч сугалар иде. Ул гел кул хезмәтеннән торды. Минҗамал апага да аяк белән балчык изеп формага салуда катнашырга туры килә. Сугыштан соңгы елларда авыл җирендәге хезмәтнең авырлыгын, күплеген сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Һәр эшне өздереп эшли торган, карышуны белмәгән бер төркем кызларны урман кисәргә җибәрәләр.
    -Олы Починок авылында фатирда тора идек. Ашарга-эчәргә чиләк-көянтә белән алып барып 8 километр ераклыкта урман кисәбез. 4 хатын-кызга 6 кубометр норма бирелә. Шуның өчен көнгә ярты килограмм икмәк тия иде,-дип искә ала ул елларны Минҗамал апа.
    Кыр эшләрендә дә сынатмыйлар алар. Печәнен дә чабалар, кибәнен дә куялар. Көненә 30-35 сутый урак уру гадәти хәл була. Әнә шулай кайда гына эшләсә дә, сер бирми, уен-көлке белән авырлыкны җиңел кичерә ул.
    Гаилә корып балалар үстерә башлагач, Минҗамал апаны мәктәпкә техник хезмәткәр итеп эшкә алалар. Монда да аның җитезлегенә сокланырлык. Ул елларда мәктәп утын ягып җылытыла. Төн уртасыннан соң килеп берничә мичкә ягалар. Ә сәгать өчләрдә аны томалыйлар. Иртәнге 7 дән тагын эшкә. Язмы-көзме, бүгенге кебек мәктәптә икенче аяк киеме белән йөрү юк. Идән, парталардагы балчыкны чиләкләп кырып түгәргә, юып чыгарырга кирәк була. Шуның өстенә чишмәдән суын да ташый. Моннан тыш колхозчылар белән беррәттән чөгендер эшкәртәсе, бүлеп бирелгән бәрәңгене үстереп, көзен подвалларга урнаштырасы да була. Урып-җыю чорында ындыр табагында ашлык чистарту мәҗбүри инде. Минҗамал апаның уңганлыгын күреп дирекция ашханәгә пешекче итеп билгели. Күрше Керәшен Казысыннан гына да интернатта 42 укучы яши. Моннан тыш әле Яншык, Кече һәм Олы Укмас, Иске Арыш авылларыннан да килеп укыйлар. Буранлы көннәрдә барысы да интернатта кала. Бу Балыклы Чүкәй мәктәбенең шаулап-гөрләп эшләгән еллары. Ике сменада укыйлар. Кайбер елларда укучылар саны 480 гә җитә иде. Минҗамал апа интернатта яшәүчеләрне көнгә 3 мәртәбә ашата, бик ачыгып килүчеләргә майда ипи кыздырып бирә. Икешәр смена эшләгән укытучыларның да күңелен күрә белә ул. Бүлмә тәрәзәсен шакып (ашханә аерым бинада иде) чәйгә дәшә. Ә безгә шул җитә кала, барыбыз да ашханәгә йөгерәбез. И ул майда кызган ипинең тәмлелеге, әле дә тәмен онытып булмый. Өйдә дә бар, ләкин Минҗамал апаныкы икенчерәк.
    Үзең эшләгән эш читтән караганда гына җиңел күренә, диләр. Җәйге чорда мәктәп ремонтлыйсы, кышка җитәрлек утын әзерлисе, һәр укытучыга 5 әр кубометр утын кисеп кайтару да мәктәпнең техник хезмәткәрләре вазыйфасына керә иде. Шулар өстенә Минҗамал апаның гаиләсендә тормыш алып бару да аның җилкәсенә төште. Чөнки ире Сибгатулла абый 20 елга якын авырып ятып вафат булды. Ярый әле балалары акыллы, эшчән, тәртипле булып үстеләр.
    Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, дигәндәй, Минҗамал апага да тормыш зур сынаулар әзерли. Әнисе янына Казаннан кунакка кайткан улы Миргазиз кинәт кенә вафат була. Бала хәсрәтеннән дә аянычлы кайгы юк инде ул. Җырлап та, елап та җиңәргә тырыша ул аны. Кызлары, оныклары кайтып ярдәм итеп, хәлен белеп торалар. Олы бәйрәмнәрдә барлык туганнары ачык йөзле, киң күңелле Минҗамал апа янына җыела. Миргазизенең улы дәү әнисенә аеруча игелекле. Кайтып йорт-җирне ныгыта, абзар-кураларын, мунча, капкаларын яңарта. Ветеран мәктәп коллективының көтеп алынган кунагы. Очрашу вакытында кызыклы хатирәләрне хәтердә яңарта, җырлап-биеп иптәшләренең күңелен күрә. Ходай аны саулыктан аермасын, күңел тынычлыгында яшәргә язсын.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: