Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • СССР иле белән төрле вакытта кем идәрә иткән?

    Заманында СССР кебек олы ил булуын һәм аның белән кемнәр идарә итүен бүгенге яшьләребез белмидер дә әле. Ә үткәнне оныту һичкенә дә килешми.

    Илебезнең данлы эшләрен белү, алардан үрнәк алып яшәү, күренекле җитәкчеләр белән горурланырга кирәк. Илебез тарихын бервакытта да онытырга ярамый. Менә алар СССРның элеккеге җитәкчеләре:
    Ульянов Владимир Ильич (Ленин), ил белән ул 1917-1924 елларда (7 ел) идарә иткән. 1870 елда туган 1924 елда 54 яшендә вафат булган.
    Джугашвили Йосиф Виссарионович (Сталин) ил белән 1924 -1953 елларда (29 ел) идарә иткән. 1879 елда туып 1953 елда (74 яшендә) вафат булган.
    Маленков Георгий Максимиллионович 1953 елда ил белән өч ай гына идарә иткән.1902 елда туган 1988 елда (86 яшендә) вафат булган. Шушы кыска вакыт эчендә халыкны зур салым түләүләрдән азат иткән. Элек һәр гаилә терлеге булу булмауга кармастан 40 килограмм ит, 200 данә йомырка, сыеры булганнар 300 килограмм сөт тапшырыырга тиеш булган.
    Хрущев Никита Сергеевич 1953-1964 елларда ил белән ( 11 ел) идарә иткән. 1894 елда туган 1971 елда (77 яшендә) вафат булган.
    Брежнев Леонид Ильич 1964 елдан башлап 1982 елга кадәр (18 ел) ил белән идарә иткән. 1906 елда туып 1982 елда 76 яшендә вафат булды.
    Андропов Юрий Владимирович 1982 елдан 1984 елга кадәр ике ел илне җитәкләде. 1914 елда туып 1984 елда (70 яшь) вафат булды.
    Черненко Контстантин Устинович 1984 елдан-1985 елга кадәр бер ел ил белән идарә итте. 1911 елда туып 1985 елда 74 яшендә вафат булды.
    Горбачев Михаил Сергеевич 1985 елдан 1991 елга кадәр ил белән (6 ел) идарә итте. 1931 елда туган, бүген Мәскәүдә яши.
    Безнең чордашлар пионер, комсомол, партия сафларында тәрбияләнде. Без барысында күреп, татып үстек. Киләчәктә берүк Рәсәй халыкы яхшы, тыныч, мул тормышта гына яшәсен иде дигән теләк белән:
    Фәйзрахман Нотфуллин.
    Балык Бистәсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: