Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Соңлаган үкенеч

    Авыл зираты. Капканы ачып, эчкә атлыйм. Кешеләрнең соңгы төп йорты - ничә гасырлык хәсрәтне үзенә сыйдырып, күңелдә уй-хисләрне уяткан зират!

    Монда һәрчак шомлы, моңлы тынлык. Шулай уйга-чумып, як-яктагы каберләрдәге истәлек ташындагы язмаларны укып, бергә уйнап-үскән авылдашларны, туганнарны искә төшереп бара торгач, яңа кабергә килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. Истәлек тактасындагы исем-фамилияне укыйм - Мансур Гаяз улы Закиров.

    Кабер янында елаудан йөзе алсуланган, 25-30лар тирәсендәге хатын-кыз басып тора. Кулында көзге чәчәкләр. Ул килгәнемне белеп, күтәрелеп карады һәм сүзсез генә исәнләштек. Беләм мин аны - авылдашыбыз Хатирә әбинең оныгы Кәримә ул. Аның бу халәттә боегып басып торуы, уй-фикерләремне узганга кайтарып, йөрәгемне кузгатып куйды.

    Авылдашларым Гаяз абый белән Сабира апаның өченче баласы иде Мансур. Барлык авыл балалары кебек кечкенәдән чирәмдә тәгәрәп, инештән иләк белән балык сөзеп, каз-үрдәк көтеп, әти-әнисе, абый-сеңелләре белән хуҗалык эшләрендә кайнашып үстек. Мәктәптә гел уку алдынгысы булмаса да. Яхшы, тәртипле укучылар рәтендә иде. Бигрәк тә физика, физкультура дәресләрен яратты. Әтисе, абыйлары кебек кечкенәдән гармунда уйнады, 5 сыйныфны тәмамлагач та, әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп, гаилә бюджетына үз өлешен кертте. Инде югары сыйныфларда укыганда ук мәктәп укучылары, авыл яшьләре көче белән уздырылган концерт-кичәләрдә, спорт ярышларында актив катнашып, иптәшләре, өлкәннәрнең ихтирамын яулап, яраткан үз кешегә әйләнде. 9 сыйныфны тәмамлагач, аңа ышанып үзенә комбайн бирделәр. Шул ук урак сезонында тәҗрибәле механизаторларны да узып, ярышта колхоз комбайнчылары арасында 2 нче урынны яулады Мансур. Урта мәктәпне тәмамлагач та, читкә китәргә теләмәде. Туган авылында калып, читкә китәргә теләмәде. Туган авылында калып, район үзәгендәге механизаторлар хәзерләү училищесына укырга керде. Инде үсеп ныгыган оста гармунчы һәм күпләр сокланырлык биюче Мансур авыл кызлары йөрәгенә ут салды. Бигрәк тә урам аша чатта торган Хатирә әбиләргә ел саен кайтып, җәйләрен бергә уйнап-үскән Кәримә якын итә башлады аны. Мансур да битараф түгел иде кызга. Алар бер-берсенә гашыйк булуларын сизми дә калдылар. Авыл-шәһәр арасында мәхәббәт хатлары йөри башлады.

    Шулай бер ел вакыт узды. Механизаторлар таныклыгы алгач, авылга кайтып, яңа урак өстендә инде яратып өлгергән комбайнында эшли башлады Мансур. Сәүдә техникумында белем алган Кәримә дә җәйге каникулга әбисе янына авылга кайтты. Яшьләр кичке уеннарда очрашып, җәйге матур таңнарны бергә каршылады. Шундый шатлыклы мизгелләр белән көз җитеп, егетнең армиягә чакырылу вакыты да җитте. Озату мәҗлесендә авылның олысы-кечесе катнашты. Кичәдән соң Кәримә белән таңны каршы алдылар, бер-берсен көтәргә сүз бирештеләр.

    Үзе теләгәнчә, механикалаштырылган хәрби бригадада хезмәт итә башлады яшь солдат. Ул илнең Ерак Көнчыгыш чикләре сакчысы булды. Монда тыныч. Кечкенәдән спортны яраткан, техниканы яхшы белгән егет армия хезмәтенә тиз ияләште. Хәрби-техника коралын биш бармагыдай белгәнгә, командирлары, иптәшләренең ышанычлы үз кешесенә әйләнде. Ял сәгатьләрендә баянда уйнап, туган якларны, әти-әни, сөйгәннәрне искә төшереп, хезмәттәшләре күңелен күрде. Әти-әнисенә, Кәримәгә, авылдаш, дусларына хатлар еш язып, Мансур аларга сөенечле хәбәрләр җиткезеп торды. Вакыт уза, шулай итеп, солдат хезмәте дә үтеп китә.

    Нишләптер, соңгы вакытта Кәримәдән хатлар сирәгәйде. Бу хакта сорашып, язып та карады ул, әмма җавап кына күренмәде. Хезмәттәш егетләр инде кайтыр көннәрен исәпли башлады.

    Ә бер төнне хәрби тревога - санаулы вакытта алар чыгып, сафка тезелде. Нишлисең, хәрби бурыч. Аларны машиналарга утыртып, аэродромга китерделәр. Самолетка утырырга приказ булды. Караңгы төн, беркем берни белми. Кая баралар? Таң алдыннан аларның очкычы соры ташлар арасындагы мәйданга төшеп утырды. Бу ул вакытта "теге җир" дип аталган Әфган иле иде. Тирә-якта тау-таш, ком. Монда инде башка хәл. Бу - сугыш. Биредә һәр секунд, һәр адым куркыныч астында. Һәр борылышта үлем сагалап тора. Менә кайда кирәк булды ныклы солдат күнекмәләре, хәрби техника коралын яхшы белү.

    Мансурлар берничә тапкыр хәрби бәрелештә булды. Берничә техниканы югалттылар. Өч хезмәттәшен цинк табутта туган якларга озату аның күңелендә мәңге төзәлмәс яра булып калды. Туган якларга хат язулар сирәгәйде, тыелды. Ә беркөнне аларга хәрби бурыч - ике машина белән ерак кышлыктагы яралы иптәшләрен алып кайту йөкләнде. Таң белән юлга чыктылар. Таулар аша барасы. Бер урында тарая һәм кинәт борылыш бар. Сакланып эш иткәч, хәвеф-хәтәрсез барып җиттеләр. Ике яралы иптәшләрен Мансур машинасына утыртып, кайтыр юлга чыктылар. Алда иң хәтәр, куркыныч урын. Бик сакланып барганда кинәт беренче булып барган командир машинасы алдында шартлау. Барысы туктап калды - алдагы машинадан командир хәбәр итә: "Йөртүче солдат нык яралы, авыр хәлдә". Командир да яраланган икән. Мансурга беренче машинаны узып, алга чыгу кирәк. Тирә-якта автомат тавышы, пулялар оча. Бик сак хәрәкәт итеп, алга омтылалар. Үлем күзгә карап тора диярсең. Инде куркыныч урынны уздык дигәндә, тагын шартлау - хәрби машина юл читенә яртылаш ава. Мансур аңын югалтып, караңгылыкка оча.

    Күзен ачканда, инде ул Термез шәһәрендә госпитальдә, ярты гәүдәсе ак бинтка уралган хәлдә караватта ята. Теге куркыныч көннән соң 3 тәүлек вакыт узган. Мансурның нык итеп башы авырта, сулыш алуы авыр, бер кулы йөрми - ике бармагы юк. "Иптәшләр, командирлар ни хәлдә?" - дип пышылдый ул иң бероенче сүз итеп. "Кайгырма, егет, бар да тәртиптә. Командирның ярасы куркыныч түгел. Тиздән сафка басар", - ди табиблар.

    Ә Мансурның тәне генә түгел, күңеле дә авырта. Куркыныч төшләр керә. Башта төрле уйлар: гармунда уйнап булырмы? Кул йөрерме? Хатлар нигә юк?

    Командирлар егетнең әти-әнисенә булган хәл турында хәбәр итә. Хәбәрне алуга, Гаяз абый, Сабира апа һәм абыйсы юлга кузгала. Алар Мансурның Кәримә белән дуслыгын белгәнгә күрә, аны да үзләре белән барыр дип өметләнеп, өенә баралар. Хәлне аңлаталар. Ләкин ишеткәннәренә ышанмыйча, өнсез калалар. "Мансур белән безнең ара өзелде. Мин кияүгә чыгам. Тиздән туебыз", - дип кырт кисә Кәримә. Телсез-өнсез калган әти-әни, туганы ни әйтергә дә белми. Вакыт юк, озата килгән машинада боек хәлдә аэропортка китәләр.

    Мансурны яртылаш бинтка уралган хәлдә күргән әти-әнинең хәлен язып аңлату авыр. Ярый, сөенечкә ул үзе исән. "Кайгырмагыз, улыгыз - батыр егет. Тиздән терелер, сафка бастырырбыз аны", - дип юата аларны табиблар.

    Реклама

    Үзе турында сөйләгәч, авыл хәлләрен белешкәч, егет Кәримә турында сорый. Нишләп хатлары юк? Әти-әни өчен бу - иң авыр сорау. Ни дияргә? Үзе Ватан сугышын кичкән Гаяз абый авыр дөреслекне әйтүне кирәк саный. "Кәримә тиздән кияүгә чыга. Аны әти-әнисе база директоры улына кияүгә бирә. Кыз үзе дә риза булган", - ди ветеран.

    Егет бермәл өнсез кала. Күзләренә яшь килеп тыгыла. Йөрәге авртудан чәнчеп куя. "Түз, егет!" - ди эчке бер сиземләү. Менә ни өчен аңа бу көннәрдә авыр булган икән, менә ни өчен куркыныч төшләр кергән. Саф күңелле, намуслы егет өчен моннан авыр ни бар?!

    Тиз айный Мансур, үзен кулга ала. Әти-әниләренә рәхмәт ен әйтеп, тиздән терелеп, туган авылга кайтырга вәгъдә биреп, күңелләрен тынычландырып озата. Мансур хәлне палатадагыларга да сөйли. Алар ни дисен соң? Үзләре дә яшь, тәҗрибәсез. Командиры килеп киткәннән соң гына эчтәге авырлык бераз басылгандай була. Беренчедән, терелүен күреп сөенә. Аннан ул Мансурның бүләккә тәкъдим ителүен дә әйтә.

    Яшьлек үзенекен итә - егет инде савыгып килә. Иптәшләре, табибларның өметле сүзләре борчулы уйларны читкә куа. Мансур аякка басуга, кулына баян ала.Авырлык белән булса да туган як көйләрен уйнарлык хәлгә килә. Ниһаять, госпитальдән чыгар көн дә җитә. Инде ул хәрби хезмәттән азат. Табиблар, командиры, иптәшләре аңа уңышлар теләп, туган якка озаталар. Менә очкыч Казан аэропортына төшеп утыра. Мансур туган җир туфрагында басып тора. Әнә аны каршыларга туганнар килгән. Шатлыклы күрешү, исәнлек сорашу, кочышу... Бу шатлыкны Кәримә хыянәте дә каплый алмый. Шулай да хәтердән һич кенә дә чыкмый. "Әллә күреп сөйләшергәме?" - дигән уй башны бораулый. Юк! Хыянәткә җавап бер -юк!

    Тормыш дәвам итә. Алга барырга кирәк. Табиблар кушса да, яшь күңел түзми, зш-хәрәкәт тели. Ул үзенә яңа һөнәр үзләштереп, мастерскойда эретеп-ябыштыручы булып эшли башлый. Күбрәк хезмәттә була ул: өйдә, хуҗалык эшендә, кичен күңел сердәше - гармун белән. Йөрәк кенә әле тынычлык тапмый. Беркөнне ул авылдашларыннан Кәримәнең кызы белән кияүдән аерылганын, әти-әнисе янында яшәгәнен ишетте. Әллә ни исе китми тыңласа да, эчтә нидер сулкылдап куйды. Көннәр уза торды. Яңа урак өсте башланыр вакыт җитте. Мастерскойда эш күбәйде. Бүген иртән яшьтәше Азат авылга баласы белән Кәримә кайтканын сөйләде. Әллә нишләде Мансур, кулы бер эшкә дә ябышмады. Төшке ашка да өенә ничектер моңсуланып кайтты. Әнисенә дә: "Мин ашап тормыйм, бераз ял гына итәм", - дип алгы якка узды. Кулына гармун алып, "Хуш авылым" көен сыздыра башлады. Күңел йомшады.

    Шулчак кемнеңдер шомлы итеп кычкырганы ишетелде: "Янгын чыккан!" Мансур тиз арада урамга йөгереп чыкты. Чаттагы Хатирә әбиләр йортын ут урап алган. Халык җыелган, ут белән көрәшә. Ул килеп җиткәндә, йорт бөтенләй ут эчендә була. Шулчак ачыргаланып кычкырган тавыш ишетелә: "Балам, балам, Айзирәм. Коткарыгыз! Ул өй эчендә". Бу аның - сөйгәне Кәримәнең тавышы иде. Әллә нишләде Мансур. Анда - ут эчендә сабый. Егет йорт эченә ташланды. Кемнеңдер: "Йортка кермәгез! Газ баллоны шартлавы бар! - дигән кисәтүле тавышы аны туктатырлык түгел иде.

    Ул йорт эчендә. Төтен тынны кыса, ялкын тәнне көйдерә. Ә Мансур бер хакта уйлый: ничек тә баланы табарга, коткарырга. Менә ул: куркынган кыз диван артында. Баланы кулына ала Мансур. Тагын ике-өч адым, тәрәзә, яктылык... Хәзер котылалар. Баланы тизрәк тәрәзәдән кешеләргә сузды ул. Шулчак көчле шартлау... Ярымпешкән, ярымүле Мансурны авылдашлары ут эченнән тартып ала. Тиз арада район үзәк хастаханәсенә озаталар. Бала исән кала. Яртылаш пешкән Мансурның гомерен саклап калу өчен, 3 көн көрәшә табиблар. Әти-әнисе көн-төн аның янында. Алардан рөхсәт сорап, Кәримә дә килә. Бермәл күзен ача Мансур. Көч-хәл белән "әти-әни" дип пышылдый. Авырлык белән башын калкыта. Алар янында торган Кәримәне күреп, текәлеп карап тора, кулын тотмакчы булып, бармакларын кулына тидерә. Яшь хатын: "Мансур, гафу ит, мин гаепле", - дигәнен сизми дә кала. Кинәт егет талпынып: "Кәримә, мин сине гафу итә ал... бәхил булыгыз", - дип өзек-өзек әйтте һәм тынып калды. Ул мәңгелеккә күчте. Авылдашлары, тирә-як халкы аны зурлап соңгы юлга озатты...

    Кабер янында торган ярым өнсез, яшьлеге сулган Кәримәгә карап, шуларны уйладым мин. Уйланырлык шул. Соңгы үкенеч файда бирми. Шуны аңласак иде.

    Бәдамша Вәлиев.

    Балык Бистәсе районы,

    Олы Солтан авылы.

    Фото: http://gdf.gomel.today/index.php?thumb=uploads/News/2012/06/07/303-ogo.jpg&width=620&height=405

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: үкенеч
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: