Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сокланырлык авылдашыбыз ул...

    Адәм баласына гомер юлында күп кешеләр белән аралашырга, шатлыклы һәм бәхетле минутлар, кайгы-хәсрәтләр күрергә, һәр төрле вакыйгаларның шаһиты булырга, каршылыкларны хәл итәргә туры килә. Барлык кешеләрнең дә тормышлары бер төрле генә узмый . Кемдер озак һәм нәтиҗәле итеп яши, кайберләре йолдыз кебек янып башкаларга яктылык сибә, күп кешеләр яраткан эшләренә...

    Адәм баласына гомер юлында күп кешеләр белән аралашырга, шатлыклы һәм бәхетле минутлар, кайгы-хәсрәтләр күрергә, һәр төрле вакыйгаларның шаһиты булырга, каршылыкларны хәл итәргә туры килә. Барлык кешеләрнең дә тормышлары бер төрле генә узмый . Кемдер озак һәм нәтиҗәле итеп яши, кайберләре йолдыз кебек янып башкаларга яктылык сибә, күп кешеләр яраткан эшләренә гомер буе тугрылыклы булып бәхетле тормыш кичерә.
    Җир йөзендә күпме кеше яшәсә, шуның кадәр язмыш. Тормыштагы аерымлыклары белән беррәттән, кешеләрнең яшәү рәвешендә уртаклыклар да була. Тормыш шулай корылган.
    Кеше үз тормышының билгеле бер өлешен көнкүрешне җайга салуга багышлый: торак булдыру, гаилә кору һәм балалар үстерү, ял итү-болар барысы да кешенең яшәү рәвеше. Кайбер кешеләр, күңел тынычлыгы, рухи канәгатьләнү чыганагы буларак, һөнәри эшчәнлектән тыш тагын нинди дә булса өстәмә шөгыльләр-чәчәкләр-гөлләр үстерү, шигырь язу, рәсем ясау, сәяхәт итү, коллекцияләр туплау һәм башкалар.
    Табигать тарафыннан бирелгән сәләт һәр кешедә дә тигез түгел. Кемдер җырга-биюгә һәвәс, кемдер каләм тибрәтә, кемдер оста рәссам, ә кайберәүләр - кул эшләренең чын остасы. Менә шундый талант ияләре, осталар һәр төбәкнең энҗе бөртекләре булып торалар. Алар турында, зур хөрмәт белән, алтын куллы диләр. Нәкъ менә шундый кешеләр үз төбәген дөньяга танытучылар да инде. Бай табигатьле гүзәл Олы Солтан авылында да берсеннән берсе оста, эшкә булган, кешеләр яши. Мин сезгә уңган авылдашым - йөз төрле һөнәр иясе турында сөйләргә телим.
    Мөхәммәтхарис Гарипов колхозчылар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Шуңа күрә замана авырлыклары да иң элек аның җилкәсенә төшә. Әти-әнисе өчен ул-төп таяныч. Әтисе Кадыйр бабай бик тырыш, башлаган эшен җиренә җиткереп эшли торган кеше була. Шуның өстенә әле ул данлыклы балта остасы һәм умартачы. Мөхәммәтхарис абый да әтисеннән шушы һөнәрләрне үзләштереп кала. Әтисенең төп сыйфатлары аңа да күчкән.
    Төпле белемле, таләпчән Аграфена Евдокимовна Малова аның беренче укытучысы була. Ул Мөхәммәтхарисның сыйныфта иң тыйнак, иптәшләре арасында оештыру сәләте зур булуын искә ала торган була. Мәктәпнең алдынгы укучысы, яхшы чаңгычысы булуы да мәгълүм. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап бер ел туган колхозында эшли. "Яңалиф" колхоз җитәкчесе Бәдретдин Фәхриев, агроном Равил Нуриев абыйлар егетнең тырыш булуын, киләчәктә авылның алыштыргысыз кадры булачагын алдан ук фаразлап куялар. Егет зур чыныгулар алып, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәнеп, көзге чакырылышка ныклы адымнар белән армия сафларына алына. 9 ай полк мәктәбендә сержантлыкка укый. Егетнең тырышлыгы, башкалардан аерылып тору сәләте тиз арада хәрбиләр арасында сизелә башлый. Шуңа күрә командир дәрәҗәсенә күтәрелә. Туган авылына хәрби бурычын үтәп нык чыныккан егет булып әйләнеп кайта ул.
    Колхоз тормышында, төп нигездә әти-әнисенә ныклы терәк булып эшли башлаган яшь кадрны комсомол путевкасы белән Саранский шәһәренә эчке эшләр идарәсенә укырга җибәрәләр. Балык бистәсе район үзәгенә участок мөдире булып эшкә урнаштыралар. Соңыннан егетне Питрәч районына күчерәләр. Эчке эшләр бүлегендә Мөхәммәтхарис абый бик озак эшләми. "Чөнки көн саен очрап торган гаделсезлек минем йөрәгемә ярамады, вөҗдан газабы кичерәсем килмәде, холкымда хөкем итү, суд каршына бастыруны кабул итә алмадым",-ди ул. Әмма ләкин Мөхәммәтхарис абыйның балалары нәкъ менә шушы юлдан китә. Олы улы Рафис Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң 28 ел буена милициядә кадрлар бүлегендә, аннан башка бүлектә өлкән испектор вазифасын башкара. Икенче улы Рамил Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, 4 ел дәвамында милициядә участок инспекторы булып хезмәт итә. Кызы Рәмзия Алабуга агарту техникумын тәмамлый. Соңрак Ярославль шәһәре Югары милиция академиясен бетереп озак еллар Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында административ практика өлкән инспекторы булып хезмәт итә. Мөхәммәтхарис абыйның балалары да үзе кебек төгәл, үз эшләрендә үрнәк, тәртипле.
    Колхозның кайсы тармагында гына эшләсә дә, йөзенә кызыллык китерми. Һәр эшне күңел биреп башкара. Башта бригадир, аннан ферма мөдире булып эшли, хуҗалык мөдире вазыйфасын да башкара. Колхоз умарталыгына билгеләнә, анда да сынатмый. Умарталыкта 12 ел эшләү дәверендә гел мактаулылар рәтендә була.
    Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, Харис абыйның башка һөнәрләре дә күп әле. Аның эшсез торган бер генә минутын да күрмәссең. Ишек алдында һаман чүкеч тавышы яңгырый: ул көнкүреш кирәк-яраклары: чана, көянтә, арба көпчәкләре ясый. Бик күп итеп умарта тота. "Умарталарым 30-40 башка кадәр җитте 8-9 ар фляга бал алган елларым булды",-ди. Авыл халкын хуш исле, шифалы бал,кыйммәтле бал кортлары дарулары белән сыйлый. Кирәк кешегә мич тә чыгарып бирә. "Үз гомеремдә 200 дән артык мич чыгардым,бу шөгылемне хәтта Алтайга командировкага баргач та күреп алдылар",-ди. Мөхәммәтхарис абыйның яраткан шөгыле бакчачылык та әле. Аның бакчасында 10 лап алма агачы, груша, кура җиләге, бакча җиләге, яшелчәләрен күреп таң каласың. Үзе төзегән йортыннан йорт хуҗасының тырыш, тәртипле кеше икәнлеге күренеп тора. Харис абыйның үз сүзләре белән әйтсәк: "эшсез, хәрәкәтсез бер минут та тора алмый". Һәркемне тормыш кирәк-яраклары белән тәэмин итеп торучы, кем генә килсә дә йомышын кире бормаучы, бу изге күңелле кешене авыл халкы да хөрмәт итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: