Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Шагыйрь эзләре буйлап

    Узган-2011 ел Тукай иҗатын сөючеләргә истәлекле ел буларак кереп калды. Чөнки ул нәкъ менә татар халкының бөек шагыйре Тукай елы иде.

    Газета-журналларда Тукайга багышланган конкурслар, викториналар чыга башлау безне нык сөендерде. Без сыйныфыбыз белән әлеге конкурс-викториналарда актив катнашып, җавапларыбызны җибәреп бардык. Бу, әлбәттә, бер яктан безнең белемебезне арттыру булса, икенчедән без шагыйребезнең үткәнен тирән ача бардык. Мәктәбебездә Тукайга багышланган кичәләр еш үткәрелде. Ә иң истәлекле булып күңелгә кереп калганы Тукайның дүртенче буын туганы Риман абый Гыйлемханов белән Кытай татары Рифкать Фәхретдиновның килүе булды. Алар шагыйрьнең иҗаты белән якыннан таныштырдылар, аның әсәрләрен Кытайда да яратып укуларын, ихтирам итүләрен сөйләделәр.
    Ноябрь ахырында сыйныф җитәкчебез Тәнзилә Закирова безне Казан шәһәрендәге милли музейга Г.Тукайга багышланган күргәзмәнең ачылу тантанасына алып барды. Анда күренекле шәхесләр дә катнашты. Болар барысы да безне Тукай иҗатына якынайтты. "Мәгариф" журналында игълан ителгән конкурста һәм "Сабантуй" газетасында басылган "Син Тукайны беләсеңме" викториналарында катнашып җиңү яулавым минем өчен аеруча сөенечле булды. Шул уңайдан Арчадагы "Милләтемнең кояшы син, и нурлы, моңлы Тукай!" дип аталган йомгаклау фестивалендә катнашу хокукын алдым.
    Арча үзенең гүзәл табигате, тырыш халкы һәм күренекле шәхесе Г.Тукай белән дан тота. Без биредә "Казан арты тарих-этнография музее"нда булдык. Кушлавыч авылындагы Тукаевлар музей йорты комплексына сәяхәт кылдык. Килгән кунаклар өчен оештырылган театральләштерелгән тамаша да бик эчтәлекле иде.
    Әлбәттә, сыйныф җитәкчебез, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Әсәтулла кызы Закирова миңа һәрдаим булышлык, этәргеч бирде. Аның ярдәме белән генә мин шундый уңышларга ирештем. Рәхмәт сиңа, укытучым!

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: