Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сабантуйлар батыры ул

    Сабантуй-татар халкының күңел халәтен, рухи байлыгын үзенә туплаган бәйрәм. Безнең халык язгы кыр эшләреннән соң рәхәтләнеп бер ял итә, көрәшеп, ат чабыштырып, җырлап-биеп күңел ача, алдагы көннәргә көч-дәрт туплый. Сабантуй алдыннан авыл халкы йортын, абзар-курасын, ишек алларын җыештыра, ватык-китеген төзәтә, искесен яңага алыштыра, буйый, матурлый. Өлкәнрәк яшьтәге кешеләр эчке бер...

    Сабантуй-татар халкының күңел халәтен, рухи байлыгын үзенә туплаган бәйрәм. Безнең халык язгы кыр эшләреннән соң рәхәтләнеп бер ял итә, көрәшеп, ат чабыштырып, җырлап-биеп күңел ача, алдагы көннәргә көч-дәрт туплый.
    Сабантуй алдыннан авыл халкы йортын, абзар-курасын, ишек алларын җыештыра, ватык-китеген төзәтә, искесен яңага алыштыра, буйый, матурлый.
    Өлкәнрәк яшьтәге кешеләр эчке бер моңсулык белән көтәләр Сабантуйны. Алар үзләренең яшьлекләрен, ул вакытлардагы Сабантуйларны сагынып искә алалар.
    -Элек Сабантуйлар атналарга сузыла иде,-дип искә ала мөхтәрәм авылдашыбыз Кыям абый Сафин. Аның дистәләрчә ел дәвамында авыл, район Сабантуйларында батыр калуын хәзер легенда итеп сөйлиләр. Сугыштан соңгы елларда 8-9 яшеннән колхозда ашлык суктыруда ат куа ул. Шуның өчен көненә ярты кило икмәк бирәләр. 5-6 сыйныфларда укыганда әнисе Нәгыймә апа белән җәяүләп Казанга ит сатарга йөри. Әтиләре Фәрзетдин абый 1943 елда сугышта һәлак була.
    -Алтынчы сыйныфтан соң укуны ташларга туры килде. Җәй буе колхоз көтүен көттем. Шуңа бер чиләк он бирделәр,-ди ул. 1953-54 елларда яшүсмер Кыям туры мәгънәсендә "лаеш шулпасы" ашый. Лаеш урманында утын әзерләүдә катнаша. Аударылган агачларны ат белән ташып штабельгә өяләр. Аннары агачларны Куйбышев сусаклагычына җибәрәләр.
    -Төп ризыгыбыз бәрәңге булды. Аның да күп вакытта өшегәне генә эләкте. Аз булса да тамак хакына җирле халыкка утын сата идек. Хезмәт көненә "таяк" язып бардылар. Зарланып әйтүем түгел, заманасы шул иде. Авырлыкны бөтен ил белән күтәрдек,-дип дәвам итә истәлекләрен Кыям абый.
    Тормыш никадәр авыр булса да, яшьлек үзенекен итә шул. Кызыксынучан, җыр-моңга гашыйк Кыям абый Казаннан ике рәтле гармун алып кайта. Үзлегеннән уйнарга да өйрәнә. Ул вакытта кичке уеннар җыр-биюсез үтми бит. Кыям абый кичке уеннарда, бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә иң дәрәҗәле кешегә әйләнә.
    Шул елларда үсмер егет Сабантуйларда да бил алыша башлый. Район үзәге булган Корноуховода 17 яшьлек егет баш батыр булып кала. Самовар белән итек бүләк итәләр үзенә. Шуннан соң җиңү артыннан җиңү яулый Кыям абый. 4 мәртәбә район Сабантуйларында батыр кала. Аның көндәшләре дә үзе кебек хезмәттә чыныккан пәһлеван егетләр булалар. Авылдашлары Салих Нургалимов, Харис Мингалиев (1953 елда районның баш батыры), Яншык авылыннан элеккеге колхоз рәисе Гыйлман Касыймов, Балык бистәсеннән Геннадий Әминов, Олы Солтаннан Нотфулла абый (фамилиясен искә төшерә алмады) бик оста көрәшә торган булалар. Олы Солтан авылында көрәшеп гармун алып кайта Кыям абый. Ул вакытларда батырларга хәзерге кебек зур бүләкләр бирмиләр инде. Иң зур бүләк чүпләмле яки чигүле сөлге, ситса-мазар. Көрәшчеләр дан өчен чыгалар мәйданга. 1958 еллардан башлап баш батырга сөлге белән бергә тәкә дә бирә башлыйлар. Кыям абый 70 нче елларга кадәр көрәшә. Тирә-якта беренчелекне бирми.
    -Безнең чорда көрәшкә махсус әзерләнү юк иде инде ул. Соңгы елларда гына көрәш профессиональ спорт дәрәҗәсенә күтәрелде бит. Нык, көчле булу өчен аракы эчмәскә, тәмәке тартмаска кирәк инде. Иртән сөт эчү, каймак, йомырка ашау тәнгә хәл кертә. Минем көрәшкә әзерләнүемнең төп серләре шул иде,-ди Кыям абый. Сабантуйларда сөлгеләр өзелгәнче бил алышса да, җиз кыңгыраулы гармунында өздереп уйнаса да, һәр эшкә батыр, тәвәккәл булса да, үзе турында күп сөйләргә яратмый. Алай да, "Безнең чорда көрәш бүгенге дәрәҗәдә булса, Россия чемпионы да булыр идем бәлки",-дип куйды елмаеп.
    Ул уен-көлке ярата, җор телле. Җәйге кичләрдә сыздырып гармунын уйнап җибәрергә дә күп сорамый. Гомере буе төзелештә эшләде ул. Колхоз амбарлары, ферма биналары төзүдә катнашты. Мәчетне ремонтлауга күп көч куйды. Моннан тыш бик күпләргә бура бурады, йорт салды, түбә япты. Үзенең йорт-җирен дә берничә тапкыр өр-яңадан эшләп чыкты ул. 19 ел су кудыру башнясында хезмәт куйды. Ә барлыгы 44 ел хезмәт стажы бар аның.
    Кыям абый бүгенге тормышыннан бик канәгать. Саулыгы да Аллага шөкер. Җиргә нык басып йөри. Тормыштан ямь, тәм табып яши белә. Мәчеткә бара, биш вакыт намазын калдырмый. Умарталар тота, җиләк-җимеш, яшелчә үстерә. Өч баласының игелеген күреп, хатыны Фаягөл апа белән тынычлыкта гомер кичерәләр алар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: