Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Рөстәм Шакиров үзнең укучыларның иҗади яктан үстерү юлларын эзли

    Аның мәктәпкә кайтып эшли башлаганына да ике дистә ел вакыт узган. Сүзем хезмәттәшем Рөстәм Шакиров турында. Моннан 50 ел элек, кыш белән язның бер-берсенә юл куярга теләмичә якалашкан чагында, Күгәрчен авылында гади генә тормыш алып баручы Шакировлар гаиләсендә бер малай дөньяга аваз сала. 27 нче февраль Рөстәмнең тормыш дәфтәренең беренче...

    Аның мәктәпкә кайтып эшли башлаганына да ике дистә ел вакыт узган. Сүзем хезмәттәшем Рөстәм Шакиров турында.

    Моннан 50 ел элек, кыш белән язның бер-берсенә юл куярга теләмичә якалашкан чагында, Күгәрчен авылында гади генә тормыш алып баручы Шакировлар гаиләсендә бер малай дөньяга аваз сала. 27 нче февраль Рөстәмнең тормыш дәфтәренең беренче бите ачылган көн.

    Ел артыннан еллар үтә тордылар. 1982 нче елда ул Күгәрчен урта мәктәбен тәмамлый. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Аннан соң колхозда икътисадчы булып эшли. Казан дәүләт педагогия университетының тарих факультетын тәмамлаганнан соң, Күгәрчен мәктәбенә укытырга килә. Ул вакыттан бирле күпме сулар аккан.

    Сайлаган һөнәренә тугрылык күрсәтеп, бөтен барлыгын балалар тәрбияләүгә багышлый ул. Эшенең нәтиҗәләре дә куанырлык. Укучыларының район, республика күләмендә олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңүе, моның ачык мисалы. Ул үзе дә, укучыларына үрнәк булып, еш кына төрле һөнәри осталык бәйгеләрендә катнаша, югары нәтиҗәләргә ирешә. "Ел укытучысы - 2014" бәйгесендә катнашып, дипломант булды.

    Рөстәм Шакиров беренче категорияле укытучы, аның тырыш хезмәте мәктәп, район мәгариф идарәсе, профсоюз комитетының, Балык Бистәсе районы идарәсенең Почет грамоталары, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Югары белемле укытучы буларак, ул дәресләрендә алдынгы технологияләрне кулланып эшли, укучыларны иҗади яктан үстерү юлларын эзли. Укытучының төп максаты - тарих фәне аша кешеләрне яратырга өйрәтү, укучыларда намуслылык, киң күңеллелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, белемле шәхесләр үстерү. Аның укучылары төрле һөнәр кешеләре. Бүген дә аны үзләренең якын дуслары, киңәшчеләре дип саныйлар. "Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка булмаган",-ди хезмәттәшем.

    Пар канат белән очканда гына, гомер юлы тигез һәм җиңел үтә, диләр. Рөстәм дә үз парын таба. Әлки кызы Фәния белән 1987 нче елда тормыш корып җибәрәләр. Бүгенге көндә ике кыз, бер ул үстерәләр. Үрнәк гаиләнең балалары да үрнәк була. Кызлары Миләүшә -Түбән Кама шәһәрендә балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегендә инспектор вазыйфасын башкара. Рәнис өченче курс студенты, яхшы билгеләренә генә укый. Өченче балалары Лилиягә биш яшь, балалар бакчасына йөри.

    Рөстәмнең хезмәт сөючәнлеге, эчке һәм тышкы матурлыгы, сабырлыгы, көчле рухлы булуы белән без горурланабыз. Гаиләсендә тынычлык, хезмәтендә уңышлар телибез.

    Гөлүсә Иминова,

    Күгәрчен мәктәбе.

    Фото: http://www.oprb.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: