Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир!
4-5 ел элек Балык бистәсе районында урнашкан Яншык авылы да соңгы көннәрен уздыра дип шөбһәләнеп йөрдек. Авылда бары берничә генә хуҗалы йорт бар иде. Бер караганда авыллар бетә дип чаң сугабыз, ләкин авыллардан китәбез бит?! Беребез дә бит бил бөгеп эшләргә авылга ашкынып тормыйбыз. Тик кемнәргәдер кирәк икән әле авыл!...
4-5 ел элек Балык бистәсе районында урнашкан Яншык авылы да соңгы көннәрен уздыра дип шөбһәләнеп йөрдек. Авылда бары берничә генә хуҗалы йорт бар иде.
Бер караганда авыллар бетә дип чаң сугабыз, ләкин авыллардан китәбез бит?! Беребез дә бит бил бөгеп эшләргә авылга ашкынып тормыйбыз. Тик кемнәргәдер кирәк икән әле авыл! Шушы туфракта туып үскән, суын эчкән, һавасын сулап яшәгән кешеләргә кирәк авыл. Яншыкта да буш йортларны сатып ала башладылар. Иң мөһиме, балалар, оныклар хуҗа булып кайталар. Бүгенгесе көнне авылда бер генә ташландык йортны да таба алмассың.
Авылның инде бер күркәм гадәте дә барлыкка килде. Һәр ел саен август ахырында халык "Яншык авылы көне"н үткәрергә җыела. Кайчандыр авылда туып үскән, шәһәрдә төпләнгән кешеләр бу бәйрәмне читләтеп үтми. Яншыклылар өчен ул Сабантуй бәйрәме югарылыгында уза. Авылга кайтып эш мәшәкате белән кайсыдыр вакытта күршеңне дә күрергә өлгермисең. Монда исә һәркем дус-ишләре, туган-тумачалары, сыйныфташлары белән күрешергә, хәл-әхвәл сорашырга кайта. Үзләре әйтмешли, бер күрешү үзе бер гомер бит ул! Бәйрәм булса да, авыл халкы монда күңел ачып кына калмый. Авылда булган җитешсезлекләр хакында уйланалар, аз-азлап булса да төзекләндерү эшләре алып баралар. Ел дәвамында һәр кеше авылга ярдәмгә дип акча җыя. Соңгы берничә ел дәвамында җыелган акчага авыл халкы зират рәшәткәләрен яңартты, мәчетне, Мәдәният йортын төзекләндерде, яңа күпер салды. Тамчыдан күл җыела ди, шулай итеп берничә ел дәвамында авыл күзгә күренеп үзгәрде, матурланды.
Быелгы оештыручылар Авыл көнен юмор кысаларында үткәрергә булдылар. Бәйрәмдә барысы да үз кеше, гаебе юк! Шуңа күрә тартынып торучылар булмады. Авыл халкы туган яклары белән бәйле кызыклы вакыйгаларны, яшь чакларын искә төшерделәр.
Яншык халкы-җыр-моңга оста. Кичә барышында кайткан кунаклар үзләре әзерләп килгән җыр, биюләр башкардылар. Авылның атаклы баянчылары Мөнир Гәрәев, Якуб Мостафин татар халкының онытылмас көйләрен сыздырдылар. Яншык авылы кечкенә генә булса да, зур төбәкләрдән бер дә ким түгеллеген тагын бер кабат исбатларга тырышты. Авылның үз сайты да бар. Хәтта чит җирләрдә яшәүчеләр дә булган яңалыкларны Интернет челтәре аша укып, танышып тора.
Яншыклылар кайда гына яшәмәсеннәр, ни белән генә шөгыльләнмәсеннәр, туган җиренә, туган туфрагына тугрылыклы булып калырга омтылалар дигән уй узды башымнан. Мондый омтылыш, теләк булганда Яншык авылы әле бик күп еллар гөрләп, безне үз яшәеше белән шатландырып торыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.12300
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.5800
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.8200
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.10200
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.40500
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.91800
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды7400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!234500
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.14800
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.47500
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.11200
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә17500
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
25 февраль 2021 - 09:44Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
17 февраль 2021 - 09:05Цинкланган материалдан, ныгытып эшләнгән төрле үлчәмдәге теплицалар җитештерүче бәясеннән сатыла. Цинкланган материалдан, ныгытып эшләнгән төрле үлчәмдәге теплицалар җитештерүче бәясеннән сатыла.11000
-
17 февраль 2021 - 09:02«Стройматериалы ВТК» кибетендә кар чистарту техникасының киң ассортименты тәкъдим ителә. «Стройматериалы ВТК» кибетендә кар чистарту техникасының киң ассортименты тәкъдим ителә.5800
-
26 февраль 2021 - 15:22Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.9000
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.12300
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.5800
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.8200
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.10200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика